Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләген Казаннан читтә урнашкан "Kazan Expo" концерт залында тапшырачаклар


"Kazan Expo" күргәзмәләр үзәге
"Kazan Expo" күргәзмәләр үзәге

26 апрель көнне "Kazan Expo" үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концерт залы ачыла. Бу көнне биредә Тукай бүләге дә тапшырылачак.

"Kazan Expo" халыкара күргәзмәләр үзәгендә 26 апрельдә Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган концерт узачак. Бу чара шулай ук җырчы ИлҺам Шакиров исемендәге яңа концерт залы ачылуга да багышлана.

Концерт вакытында Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген тапшыру тантанасы да үтәчәк. Моңарчы Тукай бүләген тапшыру тантаналары Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры залында узып килде.

"Kazan Expo" үзәге Татарстанның Лаеш районында, Казан һава аланы янында урнашкан. Яңа концерт залына һава аланына йөрүче җәмәгать транспортында барырга мөмкин, ләкин тукталыш ерактарак урнашкан. Бүләк тапшыру көнендә журналистларны анда махсус автобуслар белән илтәчәкләр.

Татар халкының танылган җырчысы, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Илһам Шакиров 2019 елның 16 нчы гыйнварында вафат булды. Җырчы белән хушлашу мәрәсиме вакытында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Kazan Expo" үзәгендә төзелеп килүче 3 мең кеше сыйдырышлы яңа концерт залына Илһам Шакиров исеме бирергә ниятләнүе хакында әйткән иде.

Танылган җырчы исеме белән Казаннан шулай ук читтә урнашкан "Салават күпере" торак комплексында бер урам аталачак.

XS
SM
MD
LG