Президент Владимир Путин Украина көнчыгышында Русия тарафлы фетнәчеләр контролендәге районнар халкы өчен Русия ватандашлыгын алуны гадиләштерүче фәрман имзалады. Документ тексты Кремльнең рәсми сайтында чыкты.
Гадиләштерелгән ватандашлык алу хокукы "һуманитар максатларда" кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен биреләчәк диелә фәрманда. Русия паспорты алырга теләүчеләр Русия эчке эшләр министрлыгы бүлекләренә гариза һәм "ДНР" һәм "ЛНР" хакимиятләре биргән, шул төбәктә яшәүне раслаучы документ тапшырырга тиеш була. Гаризаны карау өчен өч айга кадәр вакыт бирелә.
17 апрельдә Путин Донбасс халык республикалары дип аталган төбәкләр, Көньяк Осетия һәм Абхазия эшләре белән шөгыльләнүче президент идарәсе башлыгын алыштырды. Яңа фәрман белән бу вазифадагы Олег Говорун урынына Алексей Филатов билгеләнде.
Матбугат чараларында һәм кайбер телеграм-каналларда Русия Донбассның Украина контролендә булмаган районнарына паспортлар тарата башлый дигән хәбәрләр элегрәк чыккан иде. Әмма президент сүзчесе Дмитрий Песков бу планнар турында миңа берни дә билгеле түгел дип белдерде.