Уфада күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачагын ирештергән идек. Ул Дөнья башкортлары корылтае көннәрендә ачылырга тиеш иде. Һәйкәлнең өлгесе эшләнгән. Аны Мостай Кәрим һәйкәле авторы, Мәскәү сынчысы Андрей Ковальчук ясаган. Кою эшләре бара. Ләкин аны кую урыны тирәсендә җәмәгатьчелектә каршылыклар бара.
Башта ул "Башкортостан" дәүләт концертлар залы каршына куелачак дип хәбәр иткән иделәр. Милли китапханә алдындагы мәйдан, берничә парк та телгә алынды. Аннан һәйкәлнең Телеүзәк каршына куелачагы мәгълүм булды. Интернетта шактый күп кешенең бу урынга риза булмавы турында фикерләр әйтелде. Фикер алышулар әле дә дәвам итә. Алар мәйданда Салават Юлаев һәйкәле булуы сәбәпле, икенче һәйкәл куелуы дөрес түгел дип саный. Бабич һәйкәленең Салават Юлаевка караганда кечерәк булуын билгеләүчеләр ике һәйкәлнең бер мәйданда булуы аларның берсен кечерәйтәчәк дип исәпли. Бәйсез чыганаклар хакимиятнең халыктан башка урынны хәл итүен "качып һәйкәл кую" дип тә бәяли. Алар фикеренчә, һәйкәл урынын халык хәл итәргә тиеш.
Бәйсез ProUfu.ru сәхифәсе интернетта тавыш бирү дә уздырды. Аның нәтиҗәләренә караганда 33% халык һәйкәлне Зәки Вәлиди исемендәге дәүләт милли китапханәсе янында күрергә тели. 24% - Александр Матросов паркында, 14 % - Телеүзәк каршына куюны хуплап тавыш биргән.
3 июнь Уфада "халык фикерен чагылдыру өчен" җәмәгатьчелек тыңлаулары дигән чара узды. Шәһәр мәдәният сараенда узган ул чарада йөздән артык кеше катнашты. Чыгыш ясаучылар арасында төрле фикерләр яңгырады. Уфаның төрле төбәкләреннән җыелган җәмәгатьчелек арасында ял итәргә бер урынга – Салават Юлаев мәйданына йөрүләре сәбәпле, "ике һәйкәлнең бер урында булуы уңай", "Бабич Телеүзәк янында булырга лаек", "Сәяси яктан Зәки Вәлиди һәм Мәҗит Гафури урамнары чаты уңай" һәм башка фикерләр яңгырады.
Кинорежиссер Булат Йосыпов фикеренчә, Телеүзәк каршына һәйкәл кую – Шәехзадә Бабичка түгел, ә Телеүзәккә һәйкәл булачак. Язучы Таңчулпан Гарипова һәйкәл республика парламенты каршындагы Мәҗит Гафури паркында булырга тиеш дип исәпли. Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова фикеренчә, һәйкәлне Телеүзәк һәм Салават Юлаев һәйкәле янында – Мәҗит Гафури һәм Зәки Вәлиди урамнары кисешкән урынга кую отышлы. Чөнки Салават Юлаев та, Шәехзадә Бабич та башкорт халкы өчен башын салган.
Телеүзәк каршын яклаган чыгыш ясаучылар арасында Дөнья башкортлары корылтае рәисе Данир Гайнуллин, тарих фәннәре докторы, профессор Марат Колшәрипов, Башкортстан Язучылары берлеге рәисе Зәки Әлибаев, Милли оркестр җитәкчесе Артур Нәҗиуллин, шагыйрә Лариса Абдуллина булды. Чарада чыгыш ясаган 40 кешенең 34е Телеүзәк каршын яклавын белдерде. Уфа хакимиятенең архитектура идарәлегенә һәйкәл мәсьәләсендә 52 хат килүе, шуларның 52сенең Телеүзәк каршын хуплавын хәбәр иттеләр. Нәтиҗәдә күпчелек тавыш белән Шәехзадә Бабич һәйкәлен Телеүзәк каршына куярга дигән карарга киленде.
Азатлыкка һәйкәл кую урыны турында Дөнья Башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин фикерләре белән бүлеште:
— Без корылтайда фикер алышып Телеүзәк мәйданын сайладык. Чөнки Шәехзадә Бабич Зәки Вәлидинең көрәштәше булган. Зәки Вәлиди урамында, Конгресс-холл янында булуы, төрле чаралар уздырганда да уңай. Туристлар, халык күп йөргән урын. Кайберәүләр Бабичка һәйкәлне тынычрак урынга куюны күтәрә. Ә бит Бабич үзе бер дә тыныч кеше булмаган. Ул халык арасында чыгышлар ясаган, милли көрәштә кайнаган. Башкорт хөкүмәтенең җаваплы сәркатибе вазифасын башкарган. Тормышы да, иҗаты да, үлеме дә халык арасында булган. Шуңа аңа һәйкәл кайдадыр тыныч урындагы почмакта түгел, ә төп мәйданда һәм төп урамда торырга тиеш, — диде Дөнья Башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин.