Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда күренекле татар җәмәгать эшлеклесе Мәҗит Хуҗин вафат булган


Мәҗит Хуҗин. Архив фотосы
Мәҗит Хуҗин. Архив фотосы

Мәҗит Хуҗин 86 яшендә иде. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 28 декабрьдә булачак.

Башкортстан татарлары иҗтимагый үзәгенең беренче рәистәше, күренекле җәмәгать эшлеклесе Мәҗит Хуҗин вафат булган, дип җиткерә "Татар-информ". Агентлыкка моны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы элекке вәкиле, композитор Алик Локманов раслаган.

Мәҗит Хуҗин 1938 елның 2 октябрендә туган, 86 яшендә иде. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 28 декабрьдә, Уфа шәһәрендә, ул яшәгән йортта – Гагарин урамы, 33 йорт, 67 фатирда, 11:00 сәгатьтә булачак, диелә хәбәрдә.

2013 елда Башкортстанда Мәгариф турында канун кабул ителде. Әлеге канунда башкорт теленең республикада дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылуы каралган иде. Татар, урыс, мари, чуваш милли оешмалары, ата-аналары башкорт телен мәҗбүри укытуга каршы пикетка чыкты. Бу пикетны оештыручыларның берсе - Башкортстан татарлары конгрессы рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин иде. Ул чакта "Татар балалары башкортча укытылырга мохтаҗ түгел", дигән шигарь күтәрелгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG