Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һонконгта миллионга якын кеше протест чарасына чыкты


Һонгконгта демонстрация
Һонгконгта демонстрация

Һонконгта бер миллионга якын кеше якшәмбе урамнарга протест чарасына чыкты. Алар Һонконг кешеләрен Кытайга экстрадицияләү мөмкинлеге бирүче канун өлгесенә ризасызлык белдерде.

Һонконг хакимиятләре әлеге документта сүз "Кытай кануннарын бозучы җинаятьчел элементлар" турында бара дип белдерә. Әмма хокук яклаучылар чынлыкта канун диссидентлар һәм Кытайның сәяси оппонентларына юнәлергә мөмкин дип борчыла. Протест чараларында катнашучылар шулай ук бу канунны үзгәртү Һонконгның Кытайдан юридик бәйсезлеген чикләячәк ди.

Демонстрация вакытында полиция берничә кешене тоткарлады.

  • Һонконг - аерым административ район, элекке Британия колониясе. 1997 елда ул Кытайга тапшырылганнан соң автоном статус алды һәм "бер ил - ике систем" приницибы нигезендә идарә ителә.
  • Һонконгның үз кануннары эшли һәм анда яшәүчеләрнең хокуклары һәм ирекләре, Кытай белән чагыштырганда, ныграк якланган.
  • Һонконгның 20 ил белән экстрадиция турында килешүе бар, әмма Кытай белән юк. Бу турыда сөйләшүләр 20 елдан артык бара.
  • Соңгы тапкыр мондый зур демонстрация Һонконгта 2014 елда булган иде. Ул вакытта "Кулчатырлар инкыйлабы" дип аталган әлеге чарада катнашучылар Пекин хакимиятләренең төбәктәге җирле хакимият оешмаларына сайлау процессын контрольдә тотарга җыенуларына каршы чыкты. Протест чаралары 2014 елның 28 сентябрендә башланды һәм 79 көн дәвам итте.
XS
SM
MD
LG