Татарстанда бүген 1172 рус балалар бакчасы һәм 764 татар бакчасы эшли, дип сөйләде укытучыларның август киңәшмәсе алдыннан 19 июньдә узган секция утырышында республика мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин. Ләкин бу бакчаларның бер өлеше тел ягыннан рәсми күрсәтелгән статуска туры килми, татар төркемнәре руслаша ди ул.
"Татар төркемнәрендә 87 процент бала татар милләтеннән, калганнары – руслар. Шул 87 процент арасында телне белмәүче балалар да бар. Икенче яктан – укыту-тәрбия эшен татар телендә алып барырлык кадрлар белән тәэмин ителеш белән дә бәйле", дип аңлатты ул.
Билгеле булганча, татар бакчаларында рус теле киң кулланылып, татар теле кысырыклануның башка сәбәпләре дә бар. Шуларның берсе – рус әти-әниләренең үз балаларын татар бакчасына, төркеменә бирүе. Мондый балалар булган төркемдә тәрбияче дә күпчелек рус телендә сөйләшергә мәҗбүр.
Ләкин журналистларның бу хактагы соравына Татарстан мәгариф министры Рәфис Борһанов "мондый проблем юк", дип җавап бирде. "Чөнки сез әйткән әйбер безнең республика стратегиясенә дә, безнең президент һәм хөкүмәт алып барган сәясәткә дә, минем башыма да сыймый. Теләсә кайсы бала, рус булсынмы ул, татармы, мари, удмурт – Мәгариф турындагы канунга кертелгән үзгәрешләр нигезендә үз туган телендә белем алырга хокуклы. Безнең республикада таралган барлык телләрне дә без педагоглар табып, укытырга әзер. Кайдадыр шундый хәл туа икән, безгә шунда ук хәбәр итергә кирәк", диде министр.
Шулай да Илсур Һадиуллин китергән саннар әллә ни сөенерлек түгел. Сабыйларның яртысы гына бакчада туган телендә тәрбияләнә. "Татар милли балалар бакчаларының челтәрен саклап калуның әһәмияте турында искәртәсе килә. Мәктәпкәчә белемне туган телдә алу хокукы канун белән ныгытлган. Гомумән алганда, туган телдә (рус теленнән тыш) укыту һәм тәрбия белән колачлау дәрәҗәсе Татарстанда 54% дәрәҗәсендә саклана", диде министр урынбасары.
Аның сүзләренчә, бу бакчаларны үзләренең тел статусына туры килерлек итәргә кирәк, моның өчен даими максатчан эш сорала. Туган телдә белем һәм тәрбия бирә торган балалар бакчаларының абруен күтәрергә кирәк. Татар төркемнәре саны берникадәр кимүгә карамастан, милли бакчаларны берләштерү-кыскарту нәтиҗәсендә татар төркемнәрендә татар балалары саны дүрт процентка арткан. Татар бакчасы читтән укытучы китереп 20 минут татар теле дәресе бирә торган булырга тиеш түгел, дип искәртте Һадиуллин. Тәрбия процессы көн буена татар телендә барырга тиеш.
Татарстанда татар милли бакчаларыннан кала, 10 балалар бакчасы мари телендә укыта һәм тәрбия бирә, 49 чуаш һәм 13 удмурт балалар бакчасы бар.