Сату-алу барышында 22 июнь көнне бер биткоин бәясе 10 мең долларны узып киткән. Моны CoinDesk һәм CoinMarketCap биржалары мәгълүматыннан күреп була.
Үзенең иң югары ноктасында биткоин 10 882 доллар торган. Казан вакыты белән иртәнге тугызда биткоин 10,7 мең доллар бәясе белән сатылган.
Соңгы ике айда биткоин бәясе ике тапкыр арткан. 9 май көнне криптоакча бәясе 6 мең доллардан арткан булган. Соңгы тапкыр биткоин 10 мең доллар күрсәткече белән 2018 елның май аенда сатылган иде.
Биткоин – интернетта булдырылган яңа буын криптоакчасы. Биткоин нигезендә бернинди реаль акча тормый, ул математикага нигезләнгән. Кайбер илләрдә биткоин белән эш итү тыелган.
Май аенда Bloomberg биткоинның зур тизлек белән үсеше төп мәсьәләдән игътибарны ала дип язып чыккан иде. Төп мәсьәлә дип агентлык биткоинның түләү ысулы буларак кулланылмавын атаган иде. Агентлык хәбәр иткәнчә, 2019 елның гыйнвар-апрель аралыгында барлык финанс транзакцияләрнең нибары 1,3 проценты гына биткоин ярдәмендә башкарылган.