Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтае

28-29 июнь Уфада Дөнья башкортларының V корылтае узды. Азатлык җыенның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

  • Корылтайда барлыгы 512 делегат катнашты, шул исәптән: Башкорстаннан — 288, Русия төбәкләреннән — 157, чит илләрдән — 49.
  • Җыенга берничә көн кала кайбер делегатларның исемлектән сызып ташлануы ачыкланды.
  • Милли хәрәкәт җитәкчеләрнең кайберләре җыенга чакырылмаган булып чыкты.
  • "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов корылтайга килгәч тоткарланды.
  • "Башкорт" оешмасы активисты Илмир Мөхәммәтҗәнов чыгыш ясарга теләгәч бинадан чыгарылды.
  • Оешманың яңа җитәкчесе итеп Элвира Аиткулова сайланды
09:46 28.6.2019

Залдан корылтайга кайбер делегатларны кертмәү турында сайланган делегат, "Башкорт" оешмасы вәкиле Илмир Мөхәммәтҗанов кычкырды. Аны микрофонга чакыргач, ул балконнан залга чыгып китте, ләкин аны шунда ук билгесез кешеләр кулларыннан тотты, полиция янына алып китте. Полиция аңа "читкә китеп сөйләшик" дип тәкъдим итә. Илмир бәйсез делегатларны корылтайга кертелмәде дип әйтте. Сайланган делегатка чыгыш ясарга мөмкинлек бирмәде, утырыш берни булмаган төсле дәвам итә.

Залдан шулай ук Монакодан килгән делегат Гөлшат Үзәнбаева да кычкырды. Ул Мөхәммәтҗановага сүз бирүне таләп иткән иде. Аңа да микрофон бирмәделәр.

09:36 28.6.2019

Мандат комиссиясе тавыш биреп расланды. Залдан кычкырган кешеләр никтер чыгып чыгыш ясый алмады. Аларга соңрак сүз бирелер диелде.

09:35 28.6.2019

Залдан Мөхәммәтҗанов фамилияле делегат кычкыра башлаган. Ул "Башкорт" оешмасын кертмәүгә хисси рәвештә зарлана. Аңа микрофон янына килеп, чыгыш ясарга тәкъдим ителде. Залда тавыш, кычкыру.

09:32 28.6.2019

Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Азамат Колмөхәммәтов министрлык төрле илләрдә яшәүче ватандашлар белән мөнәсәбәтләрне һәм элемтәләрне ныгытуда ярдәм итәргә әзер дип белдерде.

09:30 28.6.2019

Башкорт укытучылары ассоциациясе җитәкчесе, Корылтайның мандат комиссиясе рәисе Фәнзил Саньяров чыгыш ясый. Ул делегатларны сайлау тәртибе, мандатларны аңлата. Башкортстанда һәр дүрт башкортка бер делегат, Русия төбәкләреннән 3 мең башкортка бер делегат сайланган, дип. Иң зур делегация Башкортстанның Баймак раоны һәм Баймак шәһәреннән - 12 делегат.

Һәр мандат үз көчендә, дип белдердә Саньяров. Делегатларны сайлау тәртибенә моң-зарлар булмады, дип белдерде ул.

09:23 28.6.2019

Халыклар ассамблеясе исеменнән Зөһрә Рахматуллина чыгыш ясый. Ул халыклар дуслыгы, башкорт халкының башка халыкларга дустанә мөнәсәбәте турында сөйли. "Үз телебезне үстерү генә түгел, бу эштә башка халыкларга да теләктәшлек белдерү турында гел уйлыйбыз", ди ул. Рахматуллина экстремистлар, милләтчеләр куркынычы булуын әйтә.

09:10 28.6.2019

Корылтайны Башкортстан башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәсе башлыгы Урал Килсенбаев алып бара.

Президиумда Урал Килсенбаев, Данир Гайнуллин, Эльвира Аиткулова, Зөһрә Рахматуллина, Азамат Колмөхәммәтов, Рәшит Шакуров утыра.

Корылтай регламенты кабул ителде, тавыш бирелде, эш телләре булып башкорт һәм урыс телләре аталды.

09:00 28.6.2019

Корылтай пленар утырышы башланды. Галим, филология фәннәре докторы Рәшит Шәкүров беренче булып сөйли. Ул Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка "җыен рәхмәтен" белдерде, корылтайны ачык дип игълан итте.

дәвам

XS
SM
MD
LG