Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтае

28-29 июнь Уфада Дөнья башкортларының V корылтае узды. Азатлык җыенның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

  • Корылтайда барлыгы 512 делегат катнашты, шул исәптән: Башкорстаннан — 288, Русия төбәкләреннән — 157, чит илләрдән — 49.
  • Җыенга берничә көн кала кайбер делегатларның исемлектән сызып ташлануы ачыкланды.
  • Милли хәрәкәт җитәкчеләрнең кайберләре җыенга чакырылмаган булып чыкты.
  • "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов корылтайга килгәч тоткарланды.
  • "Башкорт" оешмасы активисты Илмир Мөхәммәтҗәнов чыгыш ясарга теләгәч бинадан чыгарылды.
  • Оешманың яңа җитәкчесе итеп Элвира Аиткулова сайланды
10:45 28.6.2019

Корылтайда чыгыш ясарга мөмкинлек бирелмәгән Илмир Мөхәммәтҗановны тоткарлау видеоязмасы. Ул корылтайга кайбер сайланган делегатларны кертмәү турында залдан кычкырган иде. Аны көч белән залдан чыгаруны күргәч, Монакодан килгән делегат Гөлшат Үзәнбаева, аны яклап сүз әйтте, аңа сүз бирергә таләп итте.

Башкорт корылтаенда активист Илмир Мөхәммәтҗанов тоткарланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:21 0:00

10:39 28.6.2019

Корылтайда Русиянең Милләтләр эшләре федераль агентлыгы җитәкчесе Игорь Баринов да катнашты. Ул XVI гасырда башкортларның үз ихтыярлары белән Русия составына керүләрен билгеләп узды һәм шуннан бирле милләт вәкилләре "гомум ватаныбызны яклап яуларга күтәрелүе" турында сөйләде.

Аның сүзләренчә,"бүген илгә тышкы басым булган вакытта бары тик халыкларның берлеге белән генә, Русия милләтен ныгытуда аңлаешлы алымнар белән генә без авырлыкларны җиңә алачакбыз".

"Бүгенге җаваплы чарада Русия дәүләт милли сәясәтенең төп юнәлешләрен үтәү белән бәйле мәьсәләләр турында фикер алышырга кирәк. Бу милли үзбилгеләнүне саклау, сәнгать, мәдәниятне үстерү, телне саклау, сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү, кадрлар әзерләү, мәдәни төрлелекне саклау", дип сөйләде Баринов.

Ул шулай ук тиздән башлык сайлауда катнашачак Башкортстан җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировны да мактап телгә алмый кала алмады. "Дәүләт милли сәясәтен үтәүдә күп эшләр башкара, алда да бергә халыклар мәнфәгатендә нәтиҗәле эшләрбез, рәхмәт аңа", диде Мәскәү түрәсе.

10:37 28.6.2019

Данир Гайнуллин Дөнья башкорт корылтае карамагында Проект үзәге төзү тәкъдиме белән чыкты.

"Ул иң алдынгы методикалар һәм дөнья тәҗрибәсеннән чыгып мөһим стратегик әһәмияткә ия башкор проектларын әзерләү һәм торышка ашыру үзәге, бөз кытлык кичергән кадрлар һәм проектлар менеджерлары әзреләү урыны булачак", диде Гайнуллин.

10:15 28.6.2019

Утырышка кертелмәгән Фаил Алчынов һәм утырыштан көч кулланып чыгарылган Илмир Мөхәммәтҗанов полиция бүлегендә түгел. Безнең хәбәрчебез хәбәр итүенчә, алар хәзер Корылтай уза торган бина янында полиция янында утыра, полиция алардан сорау ала.

10:08 28.6.2019

Корылтайга Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров килде. Башкортстанның элекке президентлары Мортаза Рәхимов һәм Рөстәм Хәмитов кунаклар арасында күренми.

10:04 28.6.2019

Данир Гайнуллин үз чыгышында милли кадрларны эштән кыскарту бара, БДУда, Бөре педагогик институтта башкорт кафедрлары ябыла, мәктәпләр оптимальләштерелә, уку йортлары, мөгаллимнәр кыскыра дип белдерде. Ул һәр авылда башкорт бакчасы, мәктәбе булырга тиеш, дип белдерде.

Интернет, телевидение аркасында балаларның теле урысча ачыла. Урыслашу бара. Бары өч кенә милли басма федераль реестрга кергән, читтәге башкортлар туган телдә матбугат укудан мәхрүм, ди Гайнуллин.

Моннан тыш, ул башкорт рухи мирасының дигитал нигезгә күчерелмәү проблемын күтәрде. Әдәби әсәрләр, җырлар архивта югалып кала. Социаль челтәрләр башкортча эшләргә тиеш, Яндекс, Гугл тәрҗемшләре башкортча да эшләргә тиеш, әмма бу юнәлештә эш башкарылмый, чөнки финаслар каралмаган, дип сөйләде үз чыгышында Данир Гайнуллин.

09:58 28.6.2019

"Башкорт" оешмасы хәбәренә күрә, Фаил Алчынов һәм Илмир Мөхәммәтҗановны полиция бүлегенә алып киттеләр.

09:54 28.6.2019

Кемнедер көч белән залдан чыгарган арада, пленар утырыш дәвам итә.

Дөнья башкорт корылтаеның Башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин башкорт телен популярлаштыру турында сөйләде, башкорт теленең өч диалекты бар, диде ул. Көнбатыш диалектта сөйләшүләргә күбрәк игътибар итәргә кирәк, барлык башкартлары берләштерү мөһим диде ул.

Әйтергә кирәк, Башкортстанның көнбатыш районнарында татарлар күп яши, башкорт галимнәре фикеренчә, алар татар телле башкортлар. 2020 елда узачак халык җанисәпкә сәлам!

дәвам

XS
SM
MD
LG