Башкорт галиме, язучы, филология фәннәре докторы Рәшит Шәкүров сүзләренчә, корылтайда да, башкорт халкының үсеш стратегиясендә дә җирләрне башкортларга кайтаруга аерым игътибар бирергә кирәк.
"Без илебезне, җиребезне, телебезне саклагыз дибез. Тел мәсьәләсен аерып карарга кирәкми. Җир проблемы бар. Авыл халкы киләчәктә үз җиренә үзе хуҗа буламы, әллә аны сатып алып, кешене җирсез калдыралармы? Без асаба халык булганбыз, җирләребез булган. 1917 елда асабалыкны бетергәннәр. Шул ваккыттан башлап җир турында сызланып яшибез", ди Рәшит әфәнде.
Галим шулай ук Башкортстан җирләрен чит кешеләр арендага алып, анда республика кешеләрен эшләтми, читләрне яллап эшләтүгә борчу белдерә. Ул шулай ук башкорт халкының асабалыгы югалганнан соң үзләрен башкорт дип санаучылар саны да кимүе турында белдерде. "Без гомер буе ыру булып яшәгәнбез. Ыру хокукы җир хокукы белән бергә булган. Шул җиргә хуҗа булу аркасында 1897 елда халыкның 90 процентты үзен башкорт дип таныган. Асабалык югалганнан соң милли үзбилгеләнүгә зур зыян килгән", дип саный галим.
Шәкүров соңгы елларда Башкортстанның көнбатыш башкортларының милли үзаңын торгызуда күп эшләр башкарыла дип сөйләде. "Шәҗәрә бәйрәмнәре уздырабыз. Кешеләр архивларда утырып, үзләренең килеп чыгышын тикшерде. Әлеге вакытта 40тан артык башкорт ыруының тарихы языла, басылып килә. Һәр кабиләгә аерым том әзерләделәр. Анда кемнең кем икәне күренеп тора. Безнең кабиләнең бер ыруы үзенең милли аңын югалтуга дучар булган Чөнки ул ыруның авылларында 30нчы еллардан башлап татарча укыту кертелгән. Хәзер аларда яңача фикерләү туа. Әйтик, Бишбүләк районының Ает авылында 1920 еллардан халык татар дип языла башлаган. Хәзер исә Русиядә мәгариф канунына үзгәрешләр кертелеп, ата-анага мәктәпләрдә туган телләрне сайлау хокукы бирелгәннән соң, башкорт телен сорап гариза язучылар күбәйде", дип сөйләде язучы.
Чираттагы җанисәптә башкортлар саны кимемәс, бер кимәлдә калыр дип фаразлый. Татарларны көчләп башкорт дип язу беркайчан да булмады ди ул. "Тикшерүләргә караганда, Татарстанның көнчыгыш районнарында, элекке Минзәлә, Бөгелмә өязләрендә 250 мең башкорт яшәгән. Монда әле дә башкорт авыллары бар. Ләкин 1926 елда аларның берсен дә башкорт дип язмыйлар. Менә ул көчләп яздыру дип атала", ди галим.
Рәшит Шәкүр фикеренчә, башкортларга хәзер татарлашу янамый, урыс телле булу яный. "Телне югалту бара, бу ассимиляциянең башлангыч чоры. Шул ук вакытта милләтне югалту актив бармый. Телне белмичә, урысча сөйләшеп, үзләрен башкорт дип йөрүчеләр күп", ди Рәшит әфәнде.
Башкорт ата-аналар комиссиясе рәистәше Руслан Беккинин Корылтайның "Башкорт" оешмасы делегатларын утырышка кертмәү карарын дөрес түгел дип саный.
"Аларны халык сайлады бит, димәк, аларны делегат булып халык кына сызып ташлый ала. Кайдандыр өстән кемдер аларны исемлектән сызып ташлый алмый", ди ул. Аның сүзләренчә, әлеге хәл "күңелне какшайтты".
Урыс телле башкортларны да читкә җибәрү ярамый, ди Беккинин. Шул ук вакытта, кеше тели икән, ул башкорт телен җиңел генә өйрәнә ала дип саный ул.
Дөнья башкортлары корылтае кысаларында күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабич һәйкәлен ачу тантанасы узды.
Корылтай башланыр алдыннан без төрле делегатлар белән аралаштык, аларның фикерләре, теләкләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Швейцариядән килгән делегат Гүзәл Усманова Гобе сүзләренчә, аларның оешмасы төрле халыкларны берләштерә. Ул Швейцариядән Русия ватандашлары оешмасын җитәкли.
"Без ун еллап Сабантуй бәйрәмен үткәрп киләбез. Хәзер без башкортларның Европа корылтаен оештырдык, 15 илдән 25 делегат булып килде. Безнең делегатлар корылтайда нәтиҗәле эшләр дип өметләнәм", дип сөйләде ул Азатлыкка.
Барлык чараларны алар үзләре оештыра, әлегә беркем ярдәм итми. Усманова үзе Россотрудничество игътибарын җәлеп итәргә тели, алардан бераз булса да финанс ярдәм алырга телибез, ди ул. Швейцариянең "Юлдаш" татар-башкорт оешмасы бар, аңа Дөнья татар конгрессы ярдәм итә, ди Усманова.
"Танышлар, туганнар белән туган телдә аралашасың икән, башкорт телен саклап була. Мин елына ике тапкыр балаларымны туган авылга алып кайтам, шуңа алар телне югалтмый. Башкортстанда башкорт мәдәниятенә игътибар арттыру кирәк. Мин үзем бөтен дөнья фестивалендә башкорт мәдәниятенә игътибар җәлеп итәм, Башкортстан, Уфа турында сөйлим. Нуриевны бөтен дөньяда беләләр, шуның аша таныйлар", дип сөйләде Швейцария делегаты Азатлыкка.
"Башкорт" хәрәкәте активистлары, утырыштан көч белән чыгарылган делегатлар Фаил Алчынов һәм Илмир Мөхәммәтҗанов хәзерге вакытта Уфаның 9нчы полиция бүлегендә.
Хәзерге вакытта пленар утырышта тәнәфес. Делегатлар яңа ачылган Шәехзадә Бабич һәйкәленә чәчәк салу тантанасында катнашалар.
Әлеге вакытта корылтай делегатларын бүләкләү тантансы уза
Радий Хәбиров "Дуслык ордены" белән "Ак тирмә" милли мәдәни үзәге җитәкчесе Рәйсә Күзбәкова, Стратегик тикшерүләр институтының Сибай филиалы җитәкчесе Җәлил Сөендеков, Мәскәү башкортлары корылтае төбәк җәмгыяте рәисе беренче урынбасары Рәйсә Сырлыбаеваны бүләкләде.
Русия президенты вәкиле киңәшчесе Ришат Халиков, Ростов өлкәсе башкорт корлытае рәисе Мәхкмүт Сәлимов, "Киске Өфө" мөхәррире, "Агыйнәй" оешмасы рәисе Гөлфия Янбаевага "Салават Юлаев" орденын тапшырылды.
Радий Хәбиров, соңлап булса да, корылтайга килеп җитте. Ул делегатларны башкорт телендә сәламләде, шуннан соң шома гына урыс теленә күчте.
"Без, башкортлар, берләшергә тиеш. Чит илләрдә, башкортлар турында стереотиплар яши. Башкорт кем ул? Курайчы, җайдак, умартачы... Әмма башкорт образы ул хикмәтле, кунакчыл, тырыш, актив, заман белән бергә атлаучы дигән сыйфталарыннан торырга тиеш. Башкорт Шәйморатов генерал кебек кыю, Мостай Кәрим кебек хикмәтле, Элвин Грей кебек креатив, Ләйсән Үтәшева кебек чибәр булсын", диде ул.
Радий Хәбиров Дөнья башкорт корылтаена "Аек авыл" програмына кушылырга чакырды.
"Авылларны эчкечелек бетерә, аңа каршы бергә көрәшергә кирәк. Бу – кешеләрнең сәламәтлеген, милләтнең генофондын саклау. Сабантуйда, милли бәйрәмнәрдә хәмер сатуны тыйдым, җитештерүчеләр дәгъва белдерәләр, әмма миңа кешеләр сәламәтлеге мөһим. Кешеләр перспектива булмау аркасында эчәләр дип аңлаталар, башкортлар, актив, җаваплы булырга кирәк, бизнес алып бара башласагыз, республика ярдәм итәчәк", диде ул.
Хәбиров башкорт теле турында да әйтте, ул башкорт телен белмәгән, әмма үзен башкорт итеп тойган кешеләр бар, аларны читкә этәрергә кирәкми, киресенчә, аларга ярдәм итәргә кирәк диде. "Башкорт телен коткарырга кирәк, ул югала дигән фикерләрне еш ишетергә туры килә. Әмма беренче чиратат башкорт телен битарафлыктан, сәясәттән якларга кирәк", диде ул. Хәбиров шулай ук башкорт теле укытучыларына дәүләт гранты булдырылды, яңа укыту методикалары эшләнәчәк дип вәгъдә итте. Башкорт телен мәҗбүри укытырага, кыстрага кирәкми, башкорт телен модалы ясыйк, аны популярлаштырыйк диде.
Шулай ук ул Корылтайга башкорт халыкның үсеше стратегиясен язарга йөкләде. Бу документ объектив булсын дигән фикер әйтте. Шулай ук чит илдә яшәүче башкортларның чараларына финанслау арттырылачак дип вәгъдә бирде Радий Хәбиров.