"Татарстан Конституциясенә зур үзгәрешләр кертергә җыенмыйбыз. Бу безнең практика. Төп канун үзенә сакчыл караш таләп итә. Аның барлык маддәләре дә Русия Конституциясенә туры килә. Татарстан Президенты атамасы да. Үз вакытында миңа басым ясамагыз, Татарстан бәхәс чыгарырга теләми дидем", дип белдерде Мөхәммәтшин.
Моннан тыш Дәүләт шурасы рәисе Русия Дәүләт думасында татар-монгол изүен җиңү көнен билгеләү турында канун проектына карата да фикерен белдерде. Хәзер документ төбәк парламентларына юлланган.
"Безгә канун проекты әле килмәде. Без бу хакта хәбәрдар. Конгресс актив кушылды. Ул мәсьәләне югары дәрәҗәдә күтәрмәү, җәмгыятьне бүлмәү яклы. Канун проектын укып чыгарга, мәгънәсен аңларга кирәк. Татарстан Дәүләт шурасына юллангач фикерне белдерербез" диде Мөхәммәтшин.
Татар-монгол изүен җиңү көнен билгеләү тәкъдиме белән Калуга губернаторы белән җирле депутатлар чыккан иде. Алар 1480 елның 11 ноябрен Угра елгасы янындагы каршылыкны урыс дәүләтенең җиңү көне буларак истәлекле дата дип билгеләргә чакырды. Хәзер бу канун проектын Русия Дәүләт думасында карыйлар.
Парламент башлыгы яңа чакырылышта кемнәр рәис урынбасары булып киләчәк дигән сораудан качты. Моңа кадәр Мөхәммәтшин Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовны үзенең урынбасары итеп күрүен әйткән иде. Шулай да Дәүләт шурасында структур үзгәрешләр булырга мөмкин. Гәрчә сайлау әле узмаса да.
"Дәвамчылык саклануын телим. Яңарачак. Хәзер 7 комитет эшли. Алга таба бары биш кенә калырга мөмкин. Яки сигезенче комитет та барлыкка килер. Цифрлашу, интернетта эшләү әзерлекле депутатлар кирәк", диде Фәрит Мөхәммәтшин.
11 июльдә Дәүләт шурасы соңгы утырышка җыелган иде. Көзен яңа сайланган парламент эшли башлый. Татарстан Дәүләт шурасына сайлау 8 сентябрь көнне узачак.