Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат Дагир Хасавов мәхкәмә бинасында тоткарланган


Дагир Хасавов
Дагир Хасавов

Адвокат Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе бинасында тоткарланган. Бу хакта "Коммерсант" газетына Хасавов белән бергә булган адвокат Эдуард Исецкий раслаган.

17 сентябрь иртәсендә Азатлык Дагир Хасавов белән элемтәдә булды. Адвокат өч елга хөкем ителеп, төрмәдә утырып чыккан Мәскәүнең "Ярдәм" мәчетенең элекке имамы Мәхмүт Вәлитовны иртәнге 5:30 да Казан вокзалына каршы алырга барды.

Аннары Хасавов Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе бинасына Дагыстан хакимиятенең элекке башлыгы Абдусамад Гамидов һәм аның урынбасары Раюдир Йосыповны якларга киткән.

Утырыш башлануга ук, Йосыповның адвокаты Дагир Хасавовны мәхкәмә залында ук тоткарлап, Тикшерү комитетына илткәннәр. Аның мәхкәмә эшчәнлегенә аяк чалу мөмкинлеге, шаһитларга басым ясау факты тикшерелә. Адвокатлар хокук сакчыларының бу гамәлен басым ясау дип белдерә.

Адвокат Эдуард Исецкий "Коммерсант" газетына сөйләвенчә, Дагыстан хакимиятенең элекке башлыгын яклаучыларга үткән атна ахырында басым ясалган. "Һәрбер мәхкәмә утырышына битлек кигән куәт хезмәте кешеләре килә, кергәндә безне озаклап һәм җентекләп тентиләр, кулдан тотып диярлек алып керәләр. Утырышлар ябык булса да, залга мәхкәмәгә катышы булмаган куәт хезмәте вәкилләре кереп тула. Аларның шулай кыланулары аркасында кешеләр башка утырышларга барып җитешми", дип сөйләгән ул.

Азатлык хәбәрчесе иртәнге якта Дагир Хасавов белән телефон аша элемтәдә булса, көндезге сәгать өчтән соң адвокат элемтәгә чыкмады – телефоны өзелгән иде.

* * *
Дагир Хасавов – Русиянең билгеле адвокаты. 1959 елда Чечняда туган. Ул башлыча нахакка гаепләнгән мөселманнарны яклау эше белән шөгыльләнде. Тарих фәннәре кандидаты.

XS
SM
MD
LG