Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси тоткыннар аналары корылтайга әзерләнә


Сәяси тоткыннар аналары ярминкәсендә
Сәяси тоткыннар аналары ярминкәсендә

24 ноябрь — Әниләр көне уңаеннан Русиядәге сәяси тоткыннарның әниләре Мәскәүнең Театр.doc документаль пьесалар театры бинасында "Тоткын анасыннан күмәч" ("Пирожки от мамы арестанта") исемле ярминкә оештырды.

Ярминкәне оештыручы "Аналар сәяси репрессияләргә каршы" хәрәкәте оешуга әлегә бер ай да юк, ләкин шушы өч атна эчендә аналар беренче җыелышларын уздырырга, Русия президенты идарәсе каршында ялгыз пикетлар оештырырга, ял көннәрендә узучы пикетларда катнашырга, хәйрия ярминкәсе үткәрергә өлгерде.

Ярминкә уза торган зал — театрның аскы катындагы кара диварлы бүлмә, анда куелган ике озын өстәлгә башкорт балы, татар чәкчәге, кызыл эремчек, өйдә пешерелгән тәм-томнар, кул эшләре тезелгән.

Беренче катка чыгучы балконнан оештыручы кызларның берсе ярминкәдә түләү тәртибен аңлата, һәр тауарга аның шартлы бәясе язылган, үзең теләгәнен сайлап алгач, өстәл каршындагы тартмага аның бәясендәге акчаны салырга кирәк. Күбрәк тә салырга ярый. Гомумән, ярминкәдә донат системы эшләде. Уфадан килгән Эльвира ханым әйтүенчә, йөз сум урынына мең сум салучы да, бушлай алып китүче дә бар.

"Мин барысын да күреп торам бит, хәләл колбасаны түләми генә алып киткән кешене дә күрдем", ди ул. Эльвира ханым өстәленнән кеше өзелми, монда бал да, чәкчәк тә, өйдә ясалган дерелдәвек, кызыл эремчек, сыр да бар. Үзе әйтүенчә, барысы да хәләл.

Эльвира ханым улы Радик Вәлиәхмәтов турында тыныч кына сөйли алмый, күңеле тулып елый башлый. Кайбер сатып алучыларга татарча да җавап бирә, чөнки “минем татар тамырларым бар” дип килеп эндәшүчеләр дә бар. Ярминкәнең табышы уртак. Бу акчага аналар оешмасының киләсе корылтаена башка төбәкләрдән килүчеләрнең юл хакын капларга җыеналар.

Миләүшә Нурлыгаянова
Миләүшә Нурлыгаянова

Тоткын аналары төркеме координаторларының берсе Миләүшә Нурлыгаянова әйтүенчә, киләсе корылтай 7-8 декабрьгә планлаштырыла. “Ярминкә — хокук яклаучы Александра Крыленкова идеясе. Аналар көненә багышлап, митинг йә башка чара уздыру идеясен әйткәч, ул бу фикерне эләктереп алып, ярминкә ясыйк, диде. Ярминкәдән килгән акча 7-8 декабрьдәге корылтайны оештыруга тотылачак”, диде Миләүшә ханым.

Аның улы Ринат — иң зур мөддәткә хөкем ителүчеләрнең берсе. “24 ел. Бирешергә җыенмыйбыз, җиңгәнче көрәшәчәкбез”, ди ул. Аналар төркеме оешкач Хизб-ут Тәхрирга бәйле мәхкәмә эшләре турында күбрәк ишетелә башлавы турында да әйтә ул.

Балконнарда сәяси тоткыннарның әниләре һәм туганнары эшләгән чигүләр, сурәтләр күргәзмәсе. Алар арасында Кол Шәриф сурәте, шамаилләр. Шунда ук "Казан унлыгы" (Хизб ут-Тәхриргә бәйле хөкем ителүчеләр саны күп, төркемләп кулга алынучыларны шәһәр исеме һәм аерым эш кысаларында кулга алынучылар саны белән атыйлар) турында язма да бар.

Гөлнур Хөсәенова
Гөлнур Хөсәенова

Сурәтләр арасында пыялага буяп ясалган әкияти песи рәсеме аеруча күзгә ташлана. "Азатның сеңлесе төшергән рәсем, кызым аны "Уңыш китерүче мәче" дип атады", ди Гөлнур Хөсәенова, экстремизмда гаепләнеп инде бер елга якын сак астында утыручы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты ​Азат Мифтаховның әнисе. Гөлнур ханым сөйләвенчә, Азатның сеңлесенә уналты яшь, алар абыйсы белән бик дус.

Азат белән бу хәлләр башлангач, мин үземне берүзем кебек, ялгыз итеп хис итә идем

Ярминкәдә катнашудан тыш, Гөлнур ханым Мәскәүгә “Аналар сәяси репрессияләргә каршы” төркемендәге башка аналар белән танышырга, улы Азат белән очрашырга дип тә килгән, “Бу оешу бик кирәк булды. Азат белән бу хәлләр башлангач, мин үземне берүзем кебек, ялгыз итеп хис итә идем. Туганнарны санамаганда инде. Ә без хәзер күп, бер-беребезгә терәк. Азат белән дә күрешергә җыенам. Дүшәмбе тикшерүче белән очрашабыз, очрашу өчен рөхсәт алырга кирәк. Азатның сак астына алынуына тиздән бер ел тула бит инде, һаман үзгәрешсез, тикшерү эше бер урыннан кузгалмый. Адвокат әйтүенчә, киләсе елга калдырырлар инде аны, бу ел беткәнче үзгәреш булыр дип уйламыйм”, ди Гөлнур ханым.

Азатның фәнни эш язуын журналистлардан белдем, ди ул. “Ниндидер мәсьәләләр чишүен, телләр өйрәнүен сөйли иде, әлбәттә. Фәнни хезмәт язуы минем өчен көтелмәгән яңалык булды. Дүрт кеше утырган тугыз дүрткел метрлы камерада, эшләп торган телевизор астында фәнни эш язып утыру җиңел эш түгел инде. Азат бу хәлләрне үзе өчен сынау дип атый, “әни, борчылма, бу каршылыклар миңа күбрәк көч бирә”, ди. Сер бирми, минем белән күрешкәндә елмаерга, көләргә тырыша”, ди Мәскәү янындагы "Бердәм Русия" штабына һөҗүм итүдә гаепләнүче Азатның әнисе.

Шушы ярминкәдә үк Азат Мифтаховның дуслары хөкемдар исеменә язылган, Азат өчен җаваплылык алу кәгазьләренә имза җыя, кайберәүләр сәяси тоткыннарга хат яза, Миләүшә Нурлыгаянова үзен урап алган аналарга улы Ринатның төрмәдән җибәргән бәйрәм тәбрикнамәсен күрсәтә.

Сәяси эшләр саны күбәйгән саен, берләшү зарурлыгы да аңлашыла

Ул арада Александра Крыленкова “Әниләр, гомуми фотога төшик”, дип сәяси тоткыннарның аналарын беренче катка чакыра. Крыленкова фикеренчә, әлеге аналар төркеме җыелу табигый күренеш. “Хизб ут-Тәхрир эше тоткыннары аналарының "Аналар теләктәшлеге" оешмасы бар иде, “Новое величие”, “Мәскәү эше” аналарының да берләшмәләре бар, сәяси эшләр саны күбәйгән саен, берләшү зарурлыгы да аңлашыла” ди ул.

Александра Крыленкова
Александра Крыленкова

Александра әйтүенчә, төрле маддәләр нигезендә хөкем ителгән тоткыннарның әниләренә бу оешмага рухи көч бирә. “Берләшү һәр җинаять эшенең аяныч очраклылык кына булмавын аңларга ярдәм итә. Бу бит урамда ялгыш машина астына эләгү түгел. Баласы “дөрес кеше түгел” дигән сүз дә дөрес түгел. Бу — систем. Һәм без күбрәк булган саен, безнең тавыш та ныграк ишетелә.”

Сәяси тоткыннарның аналары очрашуы
Сәяси тоткыннарның аналары очрашуы

Аналар төркеменең Русия президенты Владимир Путинга язган хатына җавап көтелүен, оешманың 7-8 декабрьдә узачак корылтаенда Русиядәге бөтен аналарга мөрәҗәгать белән чыгачагын, урам пикетларына чыгуын да сөйләде Александра. “Элек уллары сәясәт белән шөгыльләнсә, хәзер аналарга шөгыльләнергә туры килә. Элек күзгә күренмәгән гаделсезлекләрне кеше үз гаиләсенә, үз якыннарына килеп кагылгач кына сизә башлый. Бер егет кулга алынган саен тагын бер гаиләнең күзе ачыла, бу кар өеме кебек үсә бара”, дип сөйләде "Аналар сәяси репрессияләргә каршы" хәрәкәте координаторларының берсе Крыленкова.

XS
SM
MD
LG