Берләшкән милләтләр оешмасы 2019 елны Халыкара асаба халыклар телләре елы дип игълан итте, әмма Русиядә бу әллә ни сизелмәде, милли телләрне саклау чараларның узуы күзәтелмәде. Киресенчә, белгечләр канунга тел сәясәте белән бәйле үзгәрешләр кертү тәкъдиме милли телләргә файдага булмас дип саный. Татарстанга Ольга Артеменко килеп, аннары Татарстанның урыс телле ата-аналары Мәскәүгә барып янә Татарстандагы укытуны шикаять итүләр дә булды. Русиядә 2019 елда театр елы булса, Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.
Ел башында православ чиркәвенә авырга төште. Ул бүленде. Кайбер православ дини оешмалары каршылык белдерүгә карамастан, дөнья православлары патриархы Варфоломей Украинаның православ чиркәвенә автокефалия хокукын бирде. Русиянең православ руханилары сер бирмәскә тырышты, әмма белгечләр моны урыс чиркәвенең дөнья җәмәгатьчелеге каршында абруе төште дип бәяләде.
Хакимиятләр алмашыну
2019 ел кайбер "мәңгелек" хакимнәрнең алышынуы белән дә тарихка кереп калачак: Бразилия, Швейцария, Мадагаскар, Сальвадорда яңа президентлар сайланды, Малайзиядә хакимияткә яңа патша килде, Конго республикасында соңгы 18 елда беренче тапкыр, Казакъстанда ил бәйсезлек алганнан бирле беренче тапкыр президент алышынды.
Словакия тарихында беренче тапкыр президент итеп хатын-кыз сайланды, ә Финляндиядә хөкүмәт башына яшь ханым килде.
Венесуэла президентының хакимиятне бирергә теләмәве илдә сәяси киеренкелек тудырды. Суданда 30 ел буе идарә иткән президент хәрби түнтәрелеш нәтиҗәсендә кулга алынып, хакимияттән читләштерелде. Перуның элекке президенты полиция кулга алыр алдыннан үзенә кул салды. Украинада майда узган президент сайлауда комик актер Владимир Зеленский җиңү яулады.
Британиянең Европа берлегеннән чыгуы турында килешүе кабул ителмәү сәбәпле, илнең премьер-министры Тереза Мэй вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды, аңа алмашка килгән Борис Джонсонга да бу килешүне кабул итү вакытын берничә тапкыр күчерергә туры килде. Brexit мәсьәләсен хәл итү 2020 елның 31 гыйнварына күчерелде.
Фаҗигаләр
Март аенда Яңа Зеландиянең Әл Нур мәчетендә җомга намазы вакытында террор гамәле нәтиҗәсендә 50 кеше һәлак булды, 50гә якын кеше яраланды. Һөҗүм итүче GoPro камерасы аша мәчеттәге атышны Facebook челтәренә җанлы эфирга чыгарып барды, һөҗүмнең сәбәбе итеп Европага мөселманнарның миграциясен атады. Яңа Зеландия бу терактны ил тарихында иң караңгы көннәрнең берсе дип атады.
Шри-Ланкада католикларның Пасха бәйрәме вакытында террор гамәлләре булды – илнең төрле почмакларында 8 шартлау яңгырады, 250дән артык кешенең гомере өзелде, 500 кеше җәрәхәтләнде.
Апрель аенда Парижда атаклы Нотр-Дамм бинасында янгын чыкты, тарихи гыйбадәтне 12 сәгать сүндерделәр. Янгын үтеп ярты көн узганчы, соборны төзекләндерү фондына төрле эшмәкәрләр, меценатлар һәм төбәкләрдән 600 млн евро акча җыелды.
Мәскәүдән Мурманскига юнәлгән Sukhoi Superjet 100 очкычы Шереметьевога каза хәлендә төшеп утырды һәм аңа ут капты. 41 кеше һәлак булды. Change.org-та чыккан петиция 20 сәгатьтән азрак вакыт эчендә 50 меңнән артык имза җыйды, халык бу очкычны җитештерүне туктатуны таләп итте.
"Мәскәү эше"
2019 елның җәе протестлар җәе буларак истә калачак.
Грузиядә Русия депутаты кыланышы халыкта ризасызлык уятты, илнең премьер-министры Ираклий Кобахидзе урыныннан китәргә мәҗбүр булды. Русия үч итеп Грузиягә туры очышларны туктатты.
Һонконгта озак вакытка сузылган урам каршылыклары һәм эш ташлаулар башланды. Русиядә Мәскәү думасына узмаган депутатларны яклап митинглар узды – бу митинглар "Мәскәү эше" дип аталган кулга алулар дулкынына сәбәп булды.
Экология протестлары
2019 елның иң зур экологик казасы дип Себер урманнары януын атарга була. Социаль челтәрләрдә хакимиятнең янгыннарга каршы берни эшләргә теләмәве тәнкыйтьләнде. Шулай ук экоактивистлар быел Шиеста тупланды. Шиес янындагы чүплекләргә каршы протест хәрәкәте әлегә җиңде – хакимият чигенде, Мәскәү чүбе анда җиберелмәячәге турында әйтелде.
Екатеринбурда да чиркәү төзелешенә каршы чыгучылар шәһәрнең бакчасын яклауда тупланды. Бу мәсьәлә белән Русия президентының үзенә шөгыльләнергә туры килде. Татарстанда да тыныч булмады, Осиново бистәсе халкы чүп яндыру заводын төзүгә каршы чыкты, чатыр шәһәрчеген куып таратырга ОМОН һәм Росгвардия чакырылды, ә Башкортстанда шиханнарны яклау хәрәкәте дәвам итә.
Күренекле экоактивист – БМО утырышында дәүләт җитәкчеләрен гаепләп чыгыш ясаган 16 яшьлек Грета Тунберг экологияне яклаучылар хәрәкәтенең символына әверелде. Сәяси лидерлар Грета яклы һәм аңа каршы булган ике лагерьга бүленде.
Кытай репрессияләре
Кытайның уйгур милләтле ватандашларына каршы репрессия ысуллары куллануын АКШ, Европа берлеге тәнкыйтьләп чыкты. Моңа кадәр Берләшкән милләтләр оешмасының 22 иле Кытай хакимиятен уйгурларга һәм мөселманнарга каршы репрессияләрне туктатырга чакырды. Кытай исә мөселман халыкларны эзәрлекләү сәясәте алып баруын инкарь итә. Татарстанда укучы Кытай студентлары – Шәһрият һәм Шәһризат Шәүкәтләргә депортация яный, алар ватаннарында "тәрбия лагерьлары"на эләгүдән яки үтерелүдән курка, Русия мәхкәмәләре егетләрне ватаннарына кайтаруда куркыныч булуын танырга теләми.
Импичмент
Ел азагында АКШ президентына импичмент игълан итү процессы башланды. Дональд Трампның Украина президенты Владимир Зеленский белән телефон әңгәмәсенә нигезләнгән гаепләүгә карата Конгрессның Вәкилләр палатасы уңай тавыш бирде – хәзер Трамп тарихта импичмент игълан ителгән өч президент исемлегенә керә. Соңгы сүзне Сенат әйтергә тиеш, Сенатта тавыш бирү көне әлегә игълан ителмәде.
Кеше хокуклары
Быел Русия кануннарны кырыслату ягыннан да истә калачак. Җәйге протестлардан соң берничә елга хөкемнәр чыгару белән берәттән Русиянең Югары мәхкәмәсе юстиция министрлыгы мөрәҗәгате нигезендә Лев Пономарев җитәкләгән "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәте юк ителә. 1 ноябрьдә Русиядә суверен интернет турындагы канун гамәлгә керде.
Русия думасы физик затларны да "ят агент" дип тану турында канун кабул итте.
2019 елда Русиядәге нахакка гаепләнеп төрмәләргә утыртылганнарның әниләре берләшә, сәяси тоткыннарның аналары хәрәкәте барлыкка килә – Русиядә рәсми рәвештә сәяси тоткыннар булуы танылмаса да, "Новое величие", "Сеть", "Хизб ут-Тәхрир", "Мәскәү эше" кебек эшләр нигезендә гаепләнүчеләрнең аналары бу кулга алуларны репрессия дип атый һәм 2019 елның азагында алар күп төрле пикетларга, урам җыеннарына чыкты, түгәрәк өстәлләр, ярминкәләр оештырды, берничәсе ачлык та игълан итте.
Шулай ук киң яңгырашлы эшләрнең берсе – имам Мәхмүт Вәлитовның, Дагыстан хакимиятенең элекке башлыгы Абдусамад Гамидов һәм аның урынбасары Раюдир Йосыповның адвокаты Дагир Хасавовның кулга алынуы. Дагир Хасавовны шаһитларга басым ясауда гаеплиләр, аның эшчәнлеге белән таныш кешеләр кулга алыну сәбәбен Хасавовның башлыча нахакка гаепләнгән мөселманнарны яклау эше белән шөгыльләнүендә күрә, Хасавовны егермедән артык адвокат яклый.
Русия халкы, бигрәк тә православ чиркәве, гаиләдә көч куллану турындагы канун өлгесенә каршы чыгышлар ясады: чиркәүләрдә бу канунны кабул итүгә каршы гыйбадәтләр оештырды, канун авторлары үзләренә басым ясалуга зарланды. Бу канунга карата Мәскәү мөфтие дә үзе фикерен белдерде.
Ел азагында WADAның Русия спортчыларын дүрт елга халыкара бәйгеләрдән читләштерүе мәгълүм булды.