Accessibility links

Кайнар хәбәр

212нче маддә — "Мәскәү эше" генә түгел


Мәскәүнең InLiberty үзәгендә түгәрәк өстәл очрашуы
Мәскәүнең InLiberty үзәгендә түгәрәк өстәл очрашуы

11 ноябрь Мәскәүдә "212. Бу Мәскәү эше генә түгел" дигән түгәрәк өстәл очрашуы узды. Чараны "212нче маддә тоткыннары" хәрәкәте оештырды. Азатлык төбәкләрдәге сәяси хәрәкәтләр, активистлар турында чыгышларны тыңлады.

Мәскәүнең InLiberty үзәгендә узган түгәрәк өстәл очрашуын "212нче маддә тоткыннары" хәрәкәте координаторы Александра Крыленкова алып барды. Эксперт буларак "ОВД-инфо" координаторы Алла Фролова чыгыш ясады.

Русия җинаять кодексының 212нче маддәсе – митингларда катнашучыларга каршы кулланыла торган массакүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләүче маддә. Быел җәй көне бу маддә нигезендә гаепләнеп кулга алынучылар саны ягыннан Мәскәү беренче урында. Һәрхәлдә, медиада шулай күренә – Мәскәүдә протест хәрәкәтенең һәр күренеше мәгълүмат чараларында бик актив яктыртыла, ә үзәктән ерагайган саен каршылык хәрәкәтен яктырту авыррак бара. Оештыручылар белдерүенчә, бу түгәрәк өстәлнең максаты – шушы гаделсезлекне киметү, башка төбәкләрдәге протест хәрәкәтенә дә игътибар җәлеп итү. Мәскәүдән аермалы кайбер төбәкләрдә хакимият белән низаг та кискенрәк, протестка сәбәпләр дә күпкә аянычрак.

Ростов шәһәрендә плакат белән пикетка чыккан ике активист – 19 яшьлек Ян Сидоров белән 23 яшьлек Влад Мордасов бу маддә нигезендә иң каты җәзага тартыла. Мәхкәмә егетләрне 6,5 елга кырыс режимлы колониягә хөкем итә. Ян Сидоровның әнисе Надежда Сидорова әйтүенчә, егетләр хәтта пикет та оештырмаган, чөнки алар плакатларын ачканчы ук, аларны полиция хезмәткәрләре урап ала, алар плакатларны ачтырып, егетләрне фотога төшерәләр. Шул ук фото җинаять эше материалларына да кертелә, мәгълүмат чараларына да таратыла.

Уңнан: Борис Кодзоев, Надежда Сидорова
Уңнан: Борис Кодзоев, Надежда Сидорова

"Аларга гаеп итеп тагылган "массакүләм тәртипсезлекләр оештыру" түгел, пикет та узмаган – шул ук фотоларда арткы планда мегафон салынган тартма күренә, алар аны ачарга да өлгермәгән. Бу "коточкыч җинаять" фонында прокуратураның гаепләнүчеләргә 8 ел колония бирүне соравы тагын да гаҗәбрәк", дип сөйләде ул.

Надежда Сидорова чыгышы алдыннан улы Ян белән Владның тикшерү изоляторыннан язган хатларын укыды. Надежда "Ростов эше" нигезендә кулга алынучыларны "балалар" дип сөйли — ике ел элек пикетка чыкканда аның улы Янга 17, башкаларына 18-20, иң өлкәне Владка 21 яшь була.

"Мин кулга алынуларын ишетүгә үк иң беренче очраган адвокатны чакырттым, ул өч сәгать буе Тикшерү комитеты ишеге төбендә басып торды. Адвокатлар "сезнең улыгыз гына гаебен танып кул куймаган, без калганнарның эшен гаеп тануларның басым астында эшләнүен дәлилләүдән башлыйбыз" дип гаҗәпләнде. Аларның гаепләрен танулары аңлашыла. Мәсәлән, Владны дүрт полиция хезмәткәрләре һәм экстремизмга каршы хезмәт вәкилләре кыйнавы тәгаен билгеле булды", диде ул.

Алла Фролова чыгыш ясый
Алла Фролова чыгыш ясый

Моңа карата хокук яклаучы Алла Фролова үз фикерен белдерә: "Танысыннар, кул куйсыннар, газаплауларга каршы тора алмаучыларны аңларга була. XXI гасырда нинди газаплаулар, ник кеше аларга түзәргә тиеш? Соңыннан, адвокат катнашында, ул күрсәтмәләрдән баш тартырга була", ди ул.

Ләкин "Ростов эше"нең һаман ябылмавын Ян Сидоровның әнисе нәкъ менә улының үзенә каршы күрсәтмә бирүдән баш тартуында күрә: "Бу эшне, Ростов өчен прецендент ясап, 8 августка ук япмакчылар иде, ләкин бөтен төркем дә гаебен танымагач, бу мөмкин булмады", ди ул.

Төбәкләрдә каршылык хәрәкәте өчен төп сәбәп – социаль мәсьәләләр

"Улым элек сәясәт белән кызыксынмый иде, моңынчы бердәнбер катнашкан пикеты – курчак театрын яклап чыгуы. Төбәкләрдә каршылык хәрәкәте өчен төп сәбәп – социаль мәсьәләләр. Мәскәүдә булган шартлар төбәкләрдә юк. Кулга алыну сәбәбе дә – йортлары янган кешеләрне яклап язылган плакат. Экстремизм нигезендә җавапка тарту өчен иң кулай контингент – балалар, чөнки яшь үзенчәлекләре аркасында алар активрак, шул ук вакытта яклаучысыз да – адвокат, хокук яклаучылар турында белмиләр", диде Надежда.

Ростов эше нигезендә апелляция 10 декабрьдә Сочида каралачак, Надежда Сидорова тыңлаучыларны Сочига чакыра. Модератор Надежда ханымга: "Сезнең балалар шундый әниләре булуы белән бәхетле, бөтен сәяси тоткыннарга да шундый чая әниләр телим", дип аңа соклануын белдерде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Модератор Александра Крыленкова Төньяк Кавказ вакыйгаларын да искә төшерде. "Ингушетиядәге митинглар ел башында телдән төшмәде, хәзер берни ишетелми диярлек. Сездә хәзер нинди вазгыять?" дигән сорауны ул җәмәгать эшлеклесе Борис Кодзоевка юллады. Борис март аенда бөтен дөньяга ишетелгән Ингушетия митингларында ингуш халкының үз җирләрен яклап кына түгел, үз хокукларын яклап чыгуына басым ясады. Бу митинглар нәтиҗәсе буларак, 34 җинаять эше ачыла, кулга алынучыларның икесе – 65 яшьтән дә өлкәнрәк ирләр, берсе – хатын-кыз. Халыкны яклап чыккан полиция хезмәткәрләренә каршы 13 җинаять эше ачылган, "ләкин алар безнең яклауга мохтаҗ түгел, безнең белән аралашырга ашыкмыйлар, адвокатлары аерым, аларның күрсәтмәләре дә аерымдыр", дип уйлый Кодзоев.

Түгәрәк өстәл барышында сөйләгән тагын бер резонанслы эш — Екатеринбурдагы сквер тирәсендә чиркәү төзү омтышылы аркасында чыккан низаг. Сквер урынына гыйбадәтханә төзеләсе билгеле булгач, шәһәр халкы паркны яклап чыга, хакимият куәт хезмәткәрләрен, төзелеш спонсоры клубыннан спортчыларны чакыра. Бу хакта кыскача Екатеринбурның җәмгыяви күзәтүләр комиссиясе вәкиле Ольга Иванцева сөйләде. Аның әйтүенчә, төзелеш хәзер тукталган, ләкин шул биш көнгә сузылган каршылыклар өчен хәзер эзәрлекләүләр бара, "массакүләм тәртипсезлекләр оештыру"да гаепләнеп, активистлар кулга алына. "Хакимият халыкның үз теләге белән мөстәкыйль рәвештә шәһәр бакчасын яклап чыгуын аңлый алмый, скверда да төрле провокаторлар килеп, ә сез Навальный штабыннанмы дип, оештыручыларны ачыкларга тырыша" ди ул.

Очрашуда Шиес вакыйгалары да искә алынды. Һаман тынмаган каршылык активистларын "Мәскәү эше"нең каһарманы" Константин Котов маддәсе нигезендә хөкем итәләр – митинг уздыру тәртибен берничә мәртәбә бозу, шулай ук тәртип саклау хезмәткәрләренә каршы көч куллану.

Дарья Беглец
Дарья Беглец
Ирексездән барыбыз да сәясәт турында уйлый башладык

Чыгышлар арасында сораулар бирергә теләүчеләргә микрофон бирелде. Сораулардан бигрәк аерым фикерләр яңгырады. Мәсәлән, хәзерге вакытта изоляторда тикшерү нәтиҗәләрен көтүче Данила Беглецның хатыны Дарья: "Мин бик ямьсез әйбер әйтәм кебек, ләкин Даниланы кулга алу булмаса, минем дә, дусларымның да күзе ачылмас иде. Уйлап табылган җинаять эшләре, нахакка гаепләнгән кешеләр турында берни дә белмәс идек. Миңа ерак танышлар да, сыйныфташлар да яза – сиңа кагылгач, бу вакыйга миңа да кагыла, диләр. Ирексездән барыбыз да сәясәт турында уйлый башладык", диде ул.

Никита исемле егет: "Балалары өчен күтәрелгән ата-аналарны аңлыйм. Сезне ни кузгатты?" дип спикерларга дәште. Чиләбенең "Ачык Русия" вәкиле Денис Ибраһимов моны җыелып килгән кризислар белән аңлатты, кешеләрне сәяси, икътисади, социаль проблемнар урамга чыгарга, каршылык күрсәтергә мәҗбүр итә дип әйтте.

Өч сәгатькә сузылган түгәрәк өстәлдән соң тыңлаучылар спикерларга, шушы ук залда булган "212нче маддә тоткыннары" Евгений Миняйло, Влад Барабановка сораулар белән мөрәҗәгать итте. Бер почмакта сәяси тоткыннарга ярдәм итү максатында 212нче маддә темасына мерчлар: футболкалар, ябыштыргычлар сату оештырылды.

Уңнан: Евгений Миняйло, Влад Барабанов
Уңнан: Евгений Миняйло, Влад Барабанов

"Мәскәү эше" нигезендә җинаять эше ачылу сәбәпле, Русиядән Литвага китәргә мәҗбүр булган Уфа егете Айдар Гобәйдуллин Азатлыкка әйтүенчә, илдә нәрсәдер үзгәртергә әзер булган актив кешеләр яшәгән җирләреннән Мәскәү һәм Петербурга китә һәм шул сәбәпле төбәкләрдә үз хокуклары өчен көрәшер кешеләр нигездә калмый.

"Минемчә, оппозиция нигездә Мәскәүдә генә бар кебек һәм ул үзе мөһим дип санаган проблемнарны хәл итә", ди Гобәйдуллин.

Татарстанда да каршылык чарасына чыгучылар даими күзәтү астында. Мисал өчен ​"Ачык Русия" хәрәкәте активисты Гөлназ Равиловага "Түрәләр, алай ярамый" кебек шигар белән пикетка чыккан өчен 30 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән иде. Протест чараларында катнашкан өчен аның өенә килеп якыннарына басымнар ясадылар.

Июнь азагында Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Равилованы Русиядә теләнмәгән дип табылган чит ил яки халыкара, хөкүмәттән тыш оешма эшчәнлеген гамәлгә ашыру нигезендә гаепле дип тапты һәм 10 мең сум күләмендә акчалата җәза билгеләде.

* * *

Азатлык төбәктәге вазгыять турында чараның модераторы Александра Крыленкова белән әңгәмә корды.

— Төбәкләрдә "Мәскәү эше" турында беләләрме?

Александра Крыленкова
Александра Крыленкова

— Хокук яклаучылар, активистлар, әлбәттә, белә. Протест хәрәкәтләре кабынган шәһәрләрдә "Мәскәү эше"н яхшырак беләләр. Без регионнарга "Мәскәү эше"н ишеттерү түгел, киресенчә, регионнардагы протестларны Мәскәүдә ишеттерү яклы, без аларны яктыртырга телибез, чөнки биредә аларны белүчеләр бик аз.

— Ни өчен төбәкләрдә активлык аз дип уйлыйсыз?

— Мин алай уйламыйм. Без кайбер төбәкләрдә каршылык хәрәкәтенең Мәскәүгә караганда көчлерәк булуы хакында сөйләштек — Ингушетиядәге митинглар, Мәскәү белән чагыштырганда, халыкның күбрәк өлешен җәлеп итте, Чиләбедә берничә мең кешелек митинглар узды, Екатеринбурда скверны яклап чыгучылар санын шәһәрдә яшәүче халык саны белән чагыштырырга кирәк. Санда түгел, процентларда — бу яктан караганда, Мәскәүдә митингларга чыгучылар проценты бик аз.

— Татарстан яки Башкортстанда ниндидер каршылык учаклары бар, соңгы вакытта экология мәсьәләләре күтәрелә. Ләкин андагы каршылык болай актив түгел. Моның сәбәбе нидә булырга мөмкин?

— Татарстан йә Башкортстан турында гомумиләштереп фикер йөртү дөрес булмас. Мин алар турында әйтә алмыйм, чөнки ул төбәкләрне начар беләм, Башкортстанда булганым юк. Бүген фикер алышканда да әйтеп үтелде — мондый протестларга "җыеп килү" эффекты хас. Ул теләсә кайсы минутта килеп чыгарга мөмкин, моңа ниндидер скверны бетерү дә, төбәкләр арасындагы чикләр бүлү турында килешү дә, экологик хәлләр дә сылтау булырга мөмкин. Мәсәлән, Мәскәү кешеләрен реновациядән, паркларга күпкатлы йортлар салудан бигрәк сайлаулар кызыксындыра дип уйлыйсызмы? Юк, әлбәттә. Ләкин шул кризислар өелә-өелә килде дә, сайлау алдыннан урамга бәреп чыкты.

— Төбәкләрдәге протестларны ничектер берләштереп булмыймы?

Хакимият түзәр урын калдырмаганга күтәрелә халык

— Урыннарда сәяси протестлар ничек пәйда булуын мин әйтә алмыйм, мин сәясәт белгече түгел, моны өйрәнүче галимнәрдән сорарга кирәк. Кеше ниндидер проблем тирәсендә берләшә, төрле кешеләрнең никтер бер үк вакытта сабырлыгы бетә. Төбәкләрдә килеп чыккан бер генә каршылык сәбәбе дә элекке сәбәпләрдән мөһимрәк дип әйтеп булмый — шул ук сквер язмышы һәрвакыт шулай күп кешене борчыр идеме? Хакимият түзәр урын калдырмаганга күтәрелә халык. Мондый каршылык ясалма рәвештә оештырыла алмый. Хакимият халык ниндидер Америкадан курчак уены белән идарә ителә дип уйлый, ләкин мондый хәрәкәтне режиссер кебек "иҗат итеп" булмый. Кайсыдыр мизгелдә җәмәгатьчелек уяна — ШИЕС хәлләрен алыйк, аның янында бернинди торак җирләре юк, ул шәһәр-авыллардан ерак урнашкан, Архангельски белән Мәскәү арасы бик ерак, протест рухы тәэсир итәрлек түгел, ләкин шул ук ерак Мәскәүдән үзләренә чүп килүен урындагылар күтәрә алмады. Төбәкләрдәге каршылыкларның да төп сәбәбе — социаль шартларның начар булуы, башка өлкәләрдә яшәүче халык болай да "Мәскәүгә акча күп бирелә, Мәскәү күп ашый" дип саный, ә Архангельски өлкәсе кешеләренең шул ук акчалы Мәскәү чүбен үзенә китереп ташлауларына ачуы чыкты. Протестлар төбендә дә тормыш дәрәҗәсен Мәскәүнеке белән чагыштыру ята.

XS
SM
MD
LG