15 гыйнвар Русия президенты Владимир Путин Федераль җыенга еллык юллама белән чыгыш ясады. Азатлык чыгышның федератив төзелеш һәм милли азчылыклар күзлегеннән мөһим тоелган биш фикерен аерып бирә.
- "Түләүләрнең күләме конкрет төбәктәге баланың яшәү минимумына бәйле булачак. ... Уртача алганда, бу төбәккә бәйле булачак".
Елдан-ел арткан хәрби бюджетның күләме сакланган хәлдә халыкка ярдәм итү өчен социаль пакетны арттыру (демография, ана капиталын арттыру, башлангыч сыйныф укучыларын мәктәпләрдә бушлай ашату һ.б.) – гади салым түләүчегә дә, ә иң беренче чиратта, Татарстан кебек донор төбәккә өстәмә йөк. Президентның яңа популистик башлангычларын финанслауны тәэмин итү төбәкләргә йөкләнәчәк. Шул ук вакытта бюджет керемнәрен бүлү үзгәрмәячәк, Путин үз юлламасында моны телгә алмады. Әлегә керемнәрнең зур өлеше, якынча 3/4е Мәскәүдәге үзәк хөкүмәткә китеп бара. - "Мәктәптә сыйныф җитәкчесе – кем ул? Ул тәрбияче, ә бу димәк федераль функция. Ләкин, шуңа игътибар итәсем килә: сыйныф җитәкчесенә төбәктән бөтен түләүләр сакланачак, моңа сезнең игътибарны җәлеп итәм. Һәм моның ничек тормышка ашырылуын караячакмын".
Федераллар өстәмә акча түләп, үзләренең идеологиясен үткәрүне арттырачак. Бу мәгариф системында урыслаштыру процессларын тизәйтү дигән сүз. Путин сыйныф җитәкчеләренә федераль казнадан өстәмә акчалар бүләргә кушты. Сыйныф җитәкчесе – ул тәрбияче, ә бу – федераль функция диде ул. Федераль хакимият тарафыннан пропагандаланган гомумурыслыкны ныгыту исәбенә милли үзаңны киметүгә, аны маргинальләштерүгә зур өстенлек биреләчәк. - "Бөтен Русия буйлап социаль яктан әһәмиятле булган үзебездә эшләнгән интернет-сервисларга түләүсез керүне тәэмин итүче проект әзерләргә һәм тормышка ашырырга тәкъдим итәм".
Мәгълүмат иреген алга таба чикләү. Халыкка хакимият тарафыннан катгый контрольдә тотылучы һәм чикләнүче һәм бары социаль әһәмияткә ия булган Русия хезмәтләренә һәм сайтларына гына түләүсез керү мөмкинлеге биреп, халыкның аңы белән идарә итү. - "Халыкара кануннар һәм килешүләр, халыкара оешмаларның карарлары Русиядә бары тик Русия Конституциясенә каршы килмәгән, кешеләрнең хокукларын һәм иреген кысмаган очракта гына гамәлдә булачак".
Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертеп, хокук саклау оешмалары һәм мәхкәмәләрнең башбаштыклыкларын легитимизацияләү. Русиядә бәйсез мәхкәмәләр булмавы, аларның коррупциягә батуы сәбәпле, бәхәсле мәсьәләләрдә гадел карар чыгаруга өмет булмау, үзгә фикер өчен эзәрлекләү, дини караш, халыкара оешмалар һәм мәхкәмәләр аша милли мәсьәләләрдә тигезлеккә ирешү мөмкинлеге юк. - "Бездә теге йә бу төбәкнең ниндидер үз кануннары була алмый, димәк, прокурор – үтәли югары хакимият, ул төбәкләрдәге шартлар нинди булуга карамастан, бу кануннарның үтәлешен күзәтеп тора".
Төбәкләрнең, бигрәк тә үз Конституцияләре һәм кануннары булган милли республикаларның статусын прокуратураның төбәк хакимиятләреннән бәйсезлеген абсолют дәрәҗәдә көчәйтү юлы белән түбәнәйтү.