Украинаның 2020 елгы бюджетында ATR каналына күрсәтелгән 50 млн һривна ($2 млн) күләмендә акчаны казна хезмәте күчерүдән баш тарткан, янәсе телеканал тендерны узмаган. Телеканалның хуҗасы Ленур Ислямов "без Украинада кырымтатар телендә эшләүче бердәнбер канал, без кем белән тендерга чыгарга тиеш?" ди. Финанслау башланмаса, телеканал бөтенләй ябылу алдында тора. Бу хакта соңгы эфирда чыгыш ясаган Ленур Ислямов хәбәр итте. Шулай ук ATR медиаһолдингына кергән LALE балалар телеканалы, Meydan FM радиосы да туктау алдында тора.
Русиядә тыелган кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров АТРга ярдәм максатыннан марафон оештыруны хуплады.
"Мин матбугат чараларын финаслау максатындагы һәртөрле марафоннарны яклыйм, аеруча оккупацияләнгән территорияләргә, шулай ук Кырымга, тапшыруларны алып барган матбугат чараларын. Кырымтатар, украин, урыс телләрендә эфирга чыккан шундый телерадиоканалларның берсе булган ATR Кырымдагы хәлләрне яктырта. Бу беренче чиратта дәүләт вазифасыдыр. Кызганыч, бюджетта бу елда ATR өчен каралган ресурслар ниндидер бюрократик сәбәпләрдән телеканалга килмичә тукталып тора. Шул сәбәпле, Кырымның деоккупациясе өчен беренче сафларда көрәшкән ATR журналистлары украин җәмгыяте аларга ярдәм итәр дигән өмет белән бүген телемарофон үткәрергә әзерләнгәнен белдерде" диде ул.
ATR телеканалының хуҗасы Ленур Ислямов, Кырым мәсьәләсенә битараф булмаган украиннарны каналны якларга чакырды.
"Мин берүзем калсам да, без телеканалны япмабыз. Без моны 2015 елда Кырымнан китәргә мәҗбүр булганда да эшләмәдек. Беренчедән, без хәзер материкта урнашабыз, безнең монда яңа дусларыбыз барлыкка килде, минем кебек фикерләүче хезмәткәрләребез бар. Мәсьәлә ATRда да түгел, Украинаның без теләгән чикләрдә дәүләт буларак сакланып калачагына, торгызылачагына ышануда. Без Кырымда бөтен нәрсәбезне ташлап чыгып киттек, Кырымда мондый кешеләр күп. Моны шыпырт кына өйдә утырып уйлау бер нәрсә, ә менә безнең кебек информацион көрәшне алып бару – икенче нәрсә.
Ярдәм сорау безнең өчен мәсхәрә, ләкин хәзер без мондый адымга барырга мәҗбүр
Без – Украинада Кырымның тавышы, ләкин Кырымның тавышы хәзер шундый хәлдә, без эфирга чыга алмыйбыз. Шуңа күрә, Кырым мәсьәләсенә битараф булмаган украиннар безне яклый алалар. Ярдәм сорау безнең өчен мәсхәрә, ләкин хәзер без мондый адымга барырга мәҗбүр, чөнки дәүләт безнең нәрсә өчен кирәк булуыбызны аңлап бетерми. Президент Владимир Зеленский үзе медиадан килгән кеше. Без аның белән 2015 елда очрашкан идек һәм ул вакытта ATRда уртак бер проект эшләгән идек. Мин Зеленскийны медиа кешесе буларак беләм, ләкин президент Зеленскийны мин белмим. Болар икесе төрле кеше була ала.
Мәдәният министрлыгы финанслауны ачты, ләкин казна хезмәте аңа киртә куйды. Мәсьәлә министрлыкта да, министрда да түгел. Бәлки ниндидер көчләр безне мәгълүмат кырыннан бәреп чыгару өчен моны эшлидер, без мондый ихтималны да инкяр итмибез. 2019 елның декабрь аенда безгә аерылган акчаларны тулысынча бирмәделәр, ә бу юлы инде 2020 елның башында финанслауны туктаттылар" диде ул.
Украина президентының Кырым вәкиллеге "ATR телеканалы кырымтатар телеканалы булганга гына түгел, ул Кырым оккупациясенә каршы көрәш символы, оккупациядә калган безнең ватандашлар белән аралашу чарасы буларак бик мөһим. Без ATRны яклау өчен тиешле дәүләт оешмалары белән элемтәгә кердек. ATR белән бәйле вазгыять буенча мәдәният министрлыгының карашын ишетү мөһим" дип белдерде.
"Европа теләктәшлеге" фиркасе әгъзасы, Украина Югары Радасы депутаты Ирина Геращенко "Кырым оккупациясенең 6 еллыгы алдыннан ATRны туктату – ахмак адым гына түгел, бу – җинаять. Бүгенге хакимиятнең һуманитар сәясәте нәтиҗәсендә украин ватанпәрвәрләге юк ителеп килде, ә инде кырымтатар ватанпәрвәрлегенең юк ителүе –реванш сәясәтедер. "Европа теләктәшлеге" хакимияттән кичекмәстән кырымтатар телеканалының эшен торгызуны таләп итә. Кырымтатарларның телен, мәдәниятен, гадәтләрен яклау – дәүләт вазифасы" дип белдерде.
2014 елда Кырымны аннексияләгәч Русиянең Роскомнадзоры ATR телеканалын 2015 елның апрель аенда теркәмәде, эфирга чыгу лицензиясен бирмәгәннән соң телеканал 2015 елның июнь аенда бер өлеш журналистлары белән Киевка күченеп тапшыруларны шуннан алып барырга мәҗбүр булды. Украина-Кырым чигендә Русия хезмәтләре, Кырым самообороначылары үз тәртипләрен кертүгә карамастан, телеканал кайбер җиһазларны яшерен рәвәштә Кырымнан Киевка күчерә алды. Элек телеканалны аның хуҗасы эшмәкәр Ленур Ислямов тулысынча финанслап барды, ләкин 2014 елдан соң аның Русиядәге бизнесы төрле ысуллар белән юкка чыгарылды, биналары тартып алынды, банк хисаплары сак астына алынды, ул үзе банкротлыкка дучар ителде.
Моңа карамастан, ATR телеканалын Киевта яшәтү өчен ул барлык чараларны күреп килде. Телеканалның финанс мәсьәләләре 2018-2019 елларда кискенләшә башлады. Украина бюджетында күрсәтелгән акчалар ATRга тулысынча килеп җитми иде. Мәсәлән, 2019 елда телеканалга 15 миллион һривна ($600 мең) бик соң, 28 декабрьдә күчерелү сәбәпле телеканал аларны кулланып өлгермәде һәм алар тулысынча кире бюджетка кайткан, телеканал булган бурычларын түли алмаган. 2020 елда бурычлар сәбәпле вазгыять кискенләшә башлагач, телеканал акча туплау кампаниясен игълан итте.
Шуны да әйтергә кирәк, 1 февральдән бер төркем украин телеканаллары үзләренең сигналларын иярчендә кодлаганнан соң, алар ирекле эфирдан юкка чыкты. Хәзер оккупацяләнгән Кырымда аларны карау мөмкин түгел.
13 гыйнвардан Украина хакимияте карары белән Украинаның чит илләр өчен эшләүче UATV телеканалының халыкара эшчәнлеге дә туктатылды, гарәп, кырымтатар һәм инглиз телләрендәге редакцияләр ябылды. Түрәләр 2020 елда UATV нигезендә Украина хакимияте контролендә булмаган төбәкләр өчен урыс телле яңа телеканал ачыла дип белдерде.
Украин телле каналларының эфирдан китүе, йә түләүлегә әйләнүе рус телендәге каналларның тәэсире артуына китерәчәк ди белгечләр. Кырым оккупациясенә каршы, Русия пропагандасын фаш итеп килгән ATR кырымтатар телеканалының бүгенге хәле беренче карашка финанслау белән бәйле кебек булса да, моның төп сәбәбе бөтенләй башка була ала дип фараз итә белгечләр.
Украина президенты каршындагы кырымтатар халкы мәсьәләре өчен җаваплы вәкил вазифасы берелеп кире кйтарылмады. Конституциягә кырымтатар җөмһүрияте турында үзгәрешләр керту кебек мәсьәләләр дә әлегә тынып калды.