Башкортстанның Баймак районы Түбә авылында район җирләрендә алтын ятмаларын эшкәртүгә каршы халык җыены узды. Җыенда 200дән артык кеше катнашкан, алар арасында район үзәгеннән, республиканың Хәйбулла, Бөрҗән, Әбҗәлил районнарыннан активистлар да булган дип яза Idel.Реалии.
“Семеновский рудник” ширкәте Түбә авылы янында алтын ятмасын эшкәртергә җыена. Монда җирне казып алтын чыгару, аннары шахта казып төшү ниятләнә. Баймак районы халкы бу эшләр табигатьнең пычрануына китерәчәк дип саный. Аерым алганда, авыл янындагы үзенең чисталыгы белән танылган Талкас күленә, чишмә-коелардагы суга пычрану яный. Алтын ятмаларын эшкәрткәндә шартлатулар кулланылачак, алар нурланыш таралуына һәм нәтиҗәдә яман шеш авырулары артуга китерәчәк дип белдерә активистлар.
Халык җыенында Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировка ачык мөрәҗәгать кабул ителде. Мөрәҗәгатьләр шулай ук республиканың табигатне саклау һәм хокук саклау оешмаларына да җибәрелде. Бу мөрәҗәгатьләрдә Түбә авылы янындагы алтын ятмаларын эшкәртүне булдырмау таләп ителә.
Активистлар шулай ук мөрәҗәгать астына имзалар җыеп, аларны Радий Хәбировка җибәрергә дә ниятли.
Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.