Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Татарстаннан күп акча алуына һәм аз бирүенә кабат зарланды


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Русия хөкүмәте башлыгы урынбасары Юрий Борисов Татарстан күрсәткечләренә берникадәр ризасызлык белдергәннән соң, Миңнеханов Мәскәүнең төбәкләр белән булган икътисади сәясәтенә ишарәләде.

Бүген Казанның Ленин мәдәният йортында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры узган елга йомгак ясады. Утырышта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия хөкүмәте башлыгы урынбасары Юрий Борисов катнашты.

Узган ел сәнәгать үсеше республикада 101 процентка җиткән. Җитештерү 2 трлн 877 млрд сум күләмендә. Татарстанда 36,6 млн тонн нефть чыгарылган, 49979 йөк машинасы һәм 9191 җиңел машина ясалган, 11,3 млн көпчәк резинасы, камерасы, 678,7 млн тонн синтетик каучук җитештерелгән. Русия хөкүмәте башлыгы урынбасары бу күрсәткечләргә берникадәр ризасызлыгын белдерде.

"Сәнәгать үсеше 101 процент кына булган дигән сан безне күп нәрсә хакында уйларга мәҗбүр итә. Бер яктан яхшы, икенче яктан, дөньяда уртача сәнәгать үсеше өч процентны тәшкил итә. 2018 елда Русия президенты икътисадны дөньядагы уртача үсештән югарырак күрсәткечкә җиткерергә бурыч куйды. Бу уйланырга мәҗбүр итә. Әгәр дә алга киткән төбәктә үсеш бер процент кына икән, ә башкаларда нәрсә дигән сүз?", дип гаҗәепләнде Русия хөкүмәте башлыгы урынбасары Борисов.

Җавап йөзеннән Миңнеханов үсешнең бер процент кына булуына Мәскәүнең төбәкләр белән булган икътисади сәясәте нәтиҗәсенә ишарәләп күрсәтте.

"Без бит донор. Федераль бюджетка өлеш кертүчеләр арасында бишенче урында булсак та, безгә күп бирмиләр. Шуңа да без үз көчебезгә таянабыз. 2030 елда без эчке төбәк продукты 5 трлн сумга җиткерү бурычын куябыз. Моны бездән башка беркем эшли алмый", диде Миңнеханов.

Узган ел экспорт күләме дә төшкән. Чит илгә сату 15,49 млрд доллардан 12,55 млрдка кимегән. Саклану-сәнәгать үсеше дә 18 процентка азайган. Сәүдә дә үсеш күрсәтмәгән.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов бай төбәкләрнең акчаларын тартып алып, фәкыйрь төбәкләргә таратуны тәнкыйтьләп узган иде. Соңрак Миңнеханов Мәскәүдә узган Гайдар җыенында, төбәкләргә субсидияләрне башкаларның дотациясен кисеп түгел, ә федераль казнаны баету юлы белән бирергә кирәк, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG