11 мартта Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсендә узган утырыш якларның бер-берсенә сорау-җавап бирүе рәвешендә үтте.
Хөкемдар Лилия Сафина иң беренче сүзне мәчет төзелешенә каршы булучыларның адвокаты Александр Черновка бирде.
Чернов, узган утырышлардагы кебек, бу юлы да Казанның Симонов һәм Годовиков урамнары чатында салынучы "Рәхмәтулла" мәчете төзелеше өчен бирелгән төрле рөхсәт документларының юридик кимчелекләрен күрсәтергә тырышты. Аның фикеренчә, мәчет төзелеше янында машина кую урыннары тиешеннән аз санда каралган, мәчет төзелеше бирелгән төзелеш рөхсәтен бозып алып барыла.
Мәчет төзелеше ягы хокукчысы Артур Атзитаров Черновның бу сүзләренә җавап итеп аннан әлеге фикерләрне утырыш саен ишетүләрен, әмма моның төзелешкә каршы булучыларның кайсы хокуклары бозылуы турындагы сорауга җавап булмавын әйтте.
Кызу бәхәсләр барышында Атзитаров Черновтан мәчет төзелеше өчен бирелгән рөхсәтне канунсыз дип саныйсызмы, мәчеткә төзелеш рөхсәте бирелү белән үзегезнең хокукларыгыз бозылган дип саныйсызмы дип сорады.
Чернов беренче сорауга "юк", икенче сорауга "әйе", дип җавап бирде. Атзитаров, ул вакытта ни өчен сез мәхкәмә процессын төрле документларда хаталар бар дип сузасыз, үзегез бит бирелгән рөхсәт документы кануннарга туры килә дип саныйсыз диде.
Ике сәгатьтән артыкка сузылган сорау-җаваплардан соң бүгенге утырышка соңгы ноктаны хөкемдар куйды.
Сафина Черновның дәгъва гаризасын кәнәгатьләндереп, документларга ачыклык кертү өчен киләсе утырышка “Архитектон” ширкәте һәм шулай ук Казанның шәһәр архитектурасы идарәсе вәкилләрен чакырырга карар итте һәм чираттагы утырышны 25 мартка билгеләде.
Утырыштан соң мәчет төзелешенә каршы якның адвокаты Александр Чернов Азатлыкка үзләренең каршы якка нинди конкрет дәгъвалары булуын әйтте, әмма нинди хокукларының бозылуы турында ачыкламады.
“Безнең дәгъваларыбызның беренчесе — мәчет төзелеше өчен җәмәгать тыңлаулары канунсыз уздырылган булуы. Икенчесе — мәчет төзелеше шәһәр төзелеше нормаларына туры китерелмичә алып барыла. Бу мәчет янындагы машина кую урыннарының аз булуы белән бәйле. Өченчесе — мәчет төзелешенең катларына бәйле. Моны мәхкәмә утырышында белеп булмый аның өчен техник экспертиза уздыру кирәк”, диде Чернов.
Чернов төзелеп килүче мәчет янындагы йортларда яшәүче үзе вәкиллек иткән 68 кешенең мәчетне җимереп ул җирне кире элеккке хәленә кайтару кебек таләпләрнең булмавын да әйтте.
Мәчет төзелешенең адвокаты Руслан Нәгыев Азатлыкка әйтүенчә, мәчеткә каршы чыгучылар утырыш саен тагын да күбрәк документ күрсәтүне таләп итәләр, әмма конкрет кайсы хокукларының бозылуы турында никтер әйтмиләр.
“Алар мәчет төзелешен алып бару мөмкинлеген юкка чыгарырга телиләр. Без аларның барлык таләпләренә үз җавапларыбыз белән каршы чыгабыз. Алар үзләре дә хокукый позияләренең тар булуын яхшы аңлый. Дәлилләре юк диярлек. Бу һәр утырышта тагын да яхшырак аңлашыла. Шуңа күрә алар һәрдаим нәрсәдер уйлап чыгарырга маташа.
Иң мөһиме — алар һаман да мәчетнең үзләренең кайсы хокукларын бозганын әйтеп бирә алмыйлар. Әмма канун мәхкәмәдә дәгъва итүченең нинди хокукының бозылганын белүне таләп итә. Алар мәчетнең, үзләренең конкрет кайсы хокуклары бозылуын әйтми һәм моңа дәлил дә китерми. Минемчә, мәчет төзелешенә каршы чыгучылар принципиаль рәвештә мәчет булуга каршы чыгалар. Алар үз йортлары янында мәчет булуны теләмиләр.
Ә мәчет кешеләр яши торган җирдә булмыйча, тагын кайда була ала? Бу мәчет өчен генә түгел, чиркәү өчен дә шулай. Минем өем янында чиркәү төзиләр икән, аның төзелешенә каршы чыгарга намусым рөхсәт итмәс иде”, диде адвокат Руслан Нәгыев.
Узган елның 24 октябрендә “Рәхмәтулла” мәчете янындагы йортларда яшәүче 40 кеше мәчет төзелешен канунсыз дип тануны, аны туктатуны һәм әлеге җирне элекке шәһәр төзелеше идарәсенә кайтаруны таләп итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.
Мәчет тирәсендә низаг 2019 елны май аенда төзелеш башланганда чыкты.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы Казанның Авиатөзелеш районында мәчет өчен җир кишәрлеге кануни рәвештә бирелгән диде.
Әлеге вакытта төзелеш дәвам итә.