Казанның Колхоз базары янындагы машина кую урынында көн саен ифтар ашлары тараталар. Барлыгы 550 тартма әзерләнә. Аларга йөзләгән кеше чират тора. Монда яшь студентларны, гаилә белән килүчеләрне, өлкәннәрне, Үзәк Азия вәкилләрен дә күрергә мөмкин. Сукбайларны, эчкече хәер сорашучыларны монда кертмиләр. Аларга башка төрле ярдәм каралган диләр. Чиратта торучыларның күбесе үзара дистанцияне сакларга тырыша. Күбесе битлек кигән. Озын чират хасил булмасын өчен оештыручылар һава аланындагы кебек тасмалар белән берничә чират коридоры ясаган. Әлеге хәйрия чарасын социаль тернәкләндерү үзәге, Татарстан мөфтияте, Казанның Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибе оештырган.
Бер тартманың бәясе 300-330 сумга төшә, ди пешекче Гөлшат Татова. Аңа хөрмә, су, чәкчәк, токмач, бәрәңге белән тавык, камыр ризыгы керә. Көненә барлыгы 165 мең сумлык ашаталар дигән сүз. Бушлай аш алырга килүчеләр саны көннән-көн арта бара, коронавирус сәбәпле халыкның кереме кимегәне сизелә ди оештыручылар. Азатлык чиратта торучылар белән аралашты.
Марсель Гайфуллин – күрмәүче, үзе генә яши. Чиратка беренче килеп баскан иде. Ул көн саен диярлек ланч-бокс алырга дип Казанның читеннән – Юдино бистәсеннән килә.
"Мин сукырлар китапханәсендә эшлим. Хәзерге вакытта эш юк. Китапханә вакытлыча ябылды, эш хаклары киселде. Пенсиягә генә яшибез инде. 5200 сум күләмендә ярты хезмәт хакы бирәләр. Минем пенсия 13 мең сумга җитә", ди Марсель. Ифтар ризыгына килүнең сәбәбе дип ул, беренче чиратта кереме кимүен әйтә.
"Азык-төлеккә бәяләр артты. Хәтта өй янындагы кибетләрдә дә көн саен бәяләрне алмаштырып торалар. Кибетчеләр бәяләрне алмаштырып туйдык диләр. Без инвалидларга аның зур аермасы юктыр да. Ә менә эшләүчеләргә, шәхсән минем туганнарыма бу каты сукты. Чөнки алар шәхси эшмәкәрләрдә эшлиләр иде. Бернинди хезмәт хакы алмыйлар, ике бала үстерәләр. Сәламәт кешеләргә бик авыр. Ярый безнең әле пенсия бар", ди Марсель Гайфуллин.
Чиратта студентлар да төркемләп тора. КАИда укучы Олугбәк Хәмитов узган елларда мондый чараларга йөрмәгән. Ә хәзер көн аралаш киләм ди. Чөнки гаиләсендә кереме азайган, ә стипендиягә генә яшәп булмый.
"Керемнәр кимеде, бушлай ашаталар, тәмле. Хәзер һәркемгә авыр инде. Безгә тулай торак, стипендия бар. Үзем беркайда эшләмәдем. Әниләр ярдәм итте. Хәзер аны да эшеннән кыскарттылар”, диде ул.
Бушлай аш алырга килүчеләр арасында яшьләр шактый. Русия ислам институтында укучы 50 шәкерткә көн саен ифтар ашлары китереп бирәләр икән.
"Көн саен килергә тырышам. Күршеләргә, якыннарга да азык-төлек алабыз. Хәзер хәл авыр. Кемдер өендә утыра, кемнедер эштән кудылар. Мин әлегә эшлим. Хезмәт хакы үзгәрерме – әлегә беркем дә әйтмәде", ди исемен әйтергә теләмәгән бер егет.
Машинада гаиләләре белән килүчеләр дә күренә. Фирдәвес Мадиева – дүрт бала анасы. Монда ул өч кечкенә баласын ияртеп алып килгән.
"Балалар белән ашарга әзерләргә вакыт юк. Барыбыз да уразада. Безгә язган булса, ризык булыр дип килдек. Безне Аллаһы Тәгалә калдырмый. Акча җитә. Җитмәгән кешегә гел җитми инде ул. Без Аллаһка шөкер итә торган халык", дип төшенкелеккә бирелмәвен әйтте Фирдәвес ханым.
Бушлай ифтар ризыгына килүчеләрнең зур өлеше өлкән яшьтәгеләр. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә коронавирус йоктыру куркынычы зур булуга карамастан, яулык бөркегән әбиләр дә шактый.
"Барысы да Аллаһ кулында. Без чиратта төртешмибез. Битлек киябез. Мондый ярдәм булганда киләбез инде", диде бер әби исемен әйтергә теләмичә.
"Пенсия артмый да, кимеми дә. Акча бүген җитми. Һәрбер тиен исәптә. Хәзер дәүләт, хәзрәтләр тарафыннан бирелгән ифтар, сәхәр ризыклары безгә зур ярдәм булып тора. Зур рәхмәт әйтәсем килә. Кибеттә ризыкларга бәя кыйммәтләнде бит", дип кушылды 60 яшьлек Фирдәвес Идрисова.
"Үзем пенсиядә. Туганнан туганның баласы кредитта, икенчесе эшсез бала үстерә, әбигә 95 яшь. Шуңа да без бу ифтарны бүлешеп ашыйбыз. Акча җитми. 13 мең сум пенсия алам, сугышта катнашкан әнигә 19 мең сум килә, апаның пенсиясе 10 мең сум. Без икътисади төшенкелекне сиздек. Беренчедән, азык-төлеккә бәя артты. Икенчедән, сыйфатлы ризыкларны сатып алу мөмкинлеге кимеде. Җиләк-җимешләрне бер урында, итне башка җирдән сатып ала идем. Хәзер ерак китеп булмый. Бакчада казынабыз", дип сөйләде Резидә Абдрахманова.
Бушлай ифтарны оештыручы Татарстанның социаль тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Азат Гайнетдинов монда килүчеләр саны көннән-көн артуын сөйләде. Шуңа да алга таба тартмаларны күбрәк әзерләргә җыеналар.
"Мохтаҗлар гына мөрәҗәгать итми монда, яхшы машиналарда да киләләр. Аларны без волонтер дип әйтә алабыз. 7-8 тартма алып китеп, мохтаҗларга тараталар. Бу ураза тотучы мөселманнарга ярдәм булып тора. Без монда килүче сукбайларны да аерабыз. Сакаллы кешеләр, яулык япкан мөслимәләр икән, аларга өләшәбез. Ифтарның мәгънәсе – авыз ачтыру. Сукбайларны без тәүлек буе аерым ашатабыз.
Монда килүчеләрнең саны көннән-көн арта бара, чиратлар зурая. Керемнәре кимегәне бик сизелә. Ифтар таратудан тыш, төп эшебез – мохтаҗларны ашату. Моңа кадәр торыр урыны булмаган кешеләр килсә, бүген фатирлы кешеләр мөрәҗәгать итә башлады. Эшсез калдык, керем юк диләр. Керемсез калучыларның саны 60 процентка җитте дип ишеттем. Рәсми мәгълүмат түгел. Ләкин мөрәҗәгать итүчеләр арта", дип сөйләде Азат Гайнетдинов Азатлыкка.