Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Кытайда уйгырларны эзәрлекләүләр өчен чикләүләр турында канунны имзалады


Алгы планда Дональд Трамп
Алгы планда Дональд Трамп

Чикләүләр Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендә яшәүче уйгырлар һәм башка мөселман халыкларны кысырыклауга катнашы булган вазифаи затларга каршы кертелә.

АКШ президенты Дональд Трамп Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесе кешеләре – уйгырлар һәм башка мөселманнарны кысырыклауга каршы элек Конгресс тарафыннан кабул ителгән канун проектын имзалады. "Уйгырларга карата кеше хокуклары өлкәсендә сәясәт турында канун" дип аталган документ Кытайның мөселманнарны кысырыклауларга катнашы булган вазифаи затларына карата чикләүләр кертә.

Ак йорт хәбәрендә әйтелгәнчә, ул "Синҗанда аерым мөселман азчылыкларының хокукларын тупас бозуны хөкем итеп чыга... һәм билгеле бер затларга чикләүләр кертүдә аерым вәкаләтләрне үз эченә ала". Трамп белдерүендә уйгырларга карата кеше хокуклары бозылу төрләре санала. Беренче чиратта, бу уйгырларның һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләрен үзбилгеләнүен һәм дини ышануларын юкка чыгару максатыннан аларны махсус лагерьларга урнаштырып, идеология ягыннан эшкәртү һәм хезмәт куярга мәҗбүр итү диелә документта.

Канунга ярашлы, Америка махсус хезмәтләре һәм дәүләт департаменты Конгресска даими рәвештә Кытайдагы уйгырларга карата вазгыять турында мәгълүмат биреп барачак. Президент 120 көн эчендә уйгырларны эзәрлекләүгә катнашы булган Кытай түрәләренең исемнәрен җыеп бирергә тиеш була. Бу түрәләргә карата Магнитский глобаль кануны нигезендә чикләүләр кертеләчәк диелә. Канунда Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендәге коммунистлар фиркасе җитәкчесе, Кытай коммунистлар фиркасенең Үзәк комитеты әгъзасы Чень Квангуо исеме атала.

АКШ Вәкилләр Пулаты Кытайдагы мөселманнарны яклаучы канун өлгесен 2019 елның декабрендә хуплады.

Октябрьдә АКШ мөселманнарны эзәрлекләгән өчен Кытайның 28 оешмасына чикләүләр керткән иде.

Соңгы елларда медиа чаралары Кытай хакимиятенең Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләвен хәбәр итеп тора. Уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар. БМО мәгълүматларына караганда, "тәрбия үзәкләрендә" бүгенге көндә миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла.

XS
SM
MD
LG