Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ коронавирус пандемиясе шартларында халыкка тагын 1 триллион долларлык ярдәм күрсәтә


Гаиләләргә 1200 доллар күләмендә акчалата түләү каралган.

COVID-19 пандемиясе китергән зыянны киметү өчен АКШ хакимияте халыкка тагын бер кат акчалата ярдәм күрсәтәчәк. Бу юлы ярдәмнең зурлыгы бер триллион доллар булыр дип көтелә. Дәүләт ярдәменең яңа проекты әзерләнеп килүен илнең финанс министры Стивен Мнучин Fox News каналындагы әңгәмәсендә белдерде. Проектта, аерым алганда, гаиләләргә 1200 доллар күләмендә турыдан-туры түләүләр дә каралган.

Президент Дональд Трамп канун проектын хуплаган диелә. Бүген республиканнар аны Конгресста тәкъдим итә. Аннан алда демократлар да үзләренең пакетларын тәкъдим иткән. Ул өч тапкыр кыйммәткәрәк булган. Аны Вәкилләр пулаты хуплаган, ләкин республиканнар контроле астында булган Сенат кире каккан.

Пандемия чорында Вашингтон барлыгы өч триллионга якын доллар күләмендә ярдәм бүлгән. Бу акчалар икътисадка ярдәм кулы сузуга да, халыкка туры түләүләр ясауга да юнәлтелгән.

Кушма Штатлар COVID-19 пандемиясеннән иң зур зыян күргән ил булып санала. Илдә дүрт миллионнан артык кеше бу вирусны йоктырган. 150 меңгә якын кеше үлгән.

Коронавирус пандемиясе башланганнан алып, дөньяда 16,5 миллион диярлек кешедә коронавирус расланган. Үлүчеләр саны 650 меңнән арткан.

Русиядә узган тәүлектә 5635 яңа очрак ачыкланган, бу соңгы өч айда иң аз күрсәткеч. Узган тәүлектә 85 кеше үлгән. Эпидемия башыннан Русиядә 820 меңгә якын кеше авыру йоктырган, 13 меңгә якын кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG