Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида элекке губернаторны яклап 29нчы протест чарасы узды


Хабаровскида протест чарасы
Хабаровскида протест чарасы

Халык башта үзәк мәйданда җыелган, аннары үзәк урамнар буйлап йөргән. Хакимият вәкилләре чыкмаган. 

Хабаровски кешеләре сак астына алынган төбәкнең элекке губернаторы Сергей Фургалга теләктәшлек күрсәтен бишенче атна рәттән килештерелмәгән урам чараларына чыга. Шимбә чарасында меңнәрчә кеше катнашкан дип хәбәр итә Сибирь.Реалии.

Халык башта үзәк мәйданда җыелган, аннары үзәк урамнар буйлап йөргән. Хакимият вәкилләре чыкмаган.

Край идарәсе мәгълүматынча, хөкүмәт бинасы каршына 2800 кеше җыелган. Йөреш вакытында Хабаровскида машина юллары ябылган.

Протест чаралары Амурдагы Комсомольски, Владивосток һәм башка шәһәрләрдә дә узды. Хабаровскидагы протестларга багышлап Юрий Шевчук һәм аның ДДТ төркеме "Ты не один" дип аталган җыр багышлады.

XS
SM
MD
LG