Австралиянең стратегия сәясәте институты (Australian Strategic Policy Institute, ASPI) галимнәре Кытайның Синҗандагы төп халыклар вәкилләре өчен “тәрбия үзәкләрен" арттыруын белдерә. Бу турыда Financial Times яза.
Моңа кадәр Кытай рәсмиләре бу үзәкләрдә тотылучылар “укуларын” тәмамлап чыкты дип белдереп килде. Әмма институт уздырган тикшеренүләр мөселманнарны ябып тоту урыннары саны арттырылуы, “тәрбия лагерьлары” челтәре киңәя генә баруына дәлилләр тапкан.
Галәмнән төшерелгән видеолар 2019 елның июленнән 2020 елның июленә кадәр вакыт аралыгында Синҗанда ким дигәндә 61 яңа үзәк төзелгәнен күрсәткән.
Узган елның декабрендә Кытай рәсми медиалары Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесенең рәисе Шохрәт Закир китергән саннарны язып чыккан иде. Закир һөнәри-техник укыту үзәкләрендәге “укыту һәм әзерлек програмнарында катнашучы өйрәнчекләр” “укуларын тәмамлады” дип белдергән иде.
Шул ук вакытта бу сүзләрдән бөтен тоткыннарның да чыгарылганмы, әллә уку програмын узганнары гынамы икәне аңлашылмады.
ASPI галиме Натан Рузер (Nathan Ruser) Синҗанда барлыгы 380 мең “тәрбия үзәге” табылуын әйтә. Аның сүзләренчә, 2019, 2020 еллар эчендә яңа үзәкләр дә төзелгән, булганнары киңәйтелгән.
Кытайдагы "тәрбия лагерьләре" хакында хәбәрләр тышкы дөньяга өч ел элек тарала башлады. Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.
Американ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит Кытайның миллионнарча халыкны шундый "тәрбия лагерьларында" тотуын бүгенге көндә милли азчылык хокукларын бозуның иң зур очрагы дип атады.
Рәсми Кытай мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.
Кытайда 8 меңләп татар яши дип санала. Аларның күпчелеге XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Өремче, Кашгар тирәләрендә төпләнгән татар эшкуарлары нәселләре. Андагы татарлар нигездә туган телен яхшы белә. 2000нче елларда Дөнья татар конгрессы ярдәме белән берничә дистә татар студенты Казан югары уку йортларына кабул ителде. Уку тәмамлангач, күбесе Татарстанда калырга тырышса да, Русия ватандашлыгын ала алмады. Нәтиҗәдә, алар Кытайга кайтырга мәҗбүр булды һәм бүгенге көндә күбесенең язмышы билгеле түгел.
Июльдә Jamestown Foundation Синҗан төбәгендә уйгырлар һәм башка асаба халыклар санын чикләү өчен Кытай хакимиятләре андагы хатын-кызларны балага узуга каршы чаралар кулланырга мәҗбүр итүе хакында хисап чыгарды.