Якын айларда Русиядәге ширкәтләрнең һәр бишенчесе финанс кыенлыклар аркасында салымнар түли алмаячак. Бу турыда “Центр стратегических разработок” оешмасы белгечләре фикеренә таянып Ведомости яза.
Бизнеска коронавирус пандемиясенең икенче дулкыны зыян салачак, моннан тыш, яңа кырыс чикләүләр кертүне көтү дә аларның финанс хәленә тәэсир итә. Ләкин болардан да бигрәк элек кичектереп торылган кредит һәм салым түләүләрен яңадан кайтару бизнеска нык сугачак ди экспертлар, чөнки хәзер аларга агымдагы түләүләр белән беррәттән узган вакыт аралыгы өчен дә салым түләргә туры киләчәк.
Моннан тыш, ширкәтләрнең тауар китерүчеләр һәм клиентларның акча түләмәү проблемы да бар.
Урта бизнес вәкилләренең бер өлеше коронавирус сәбәпле дәүләт ярдәмен ала алмады, андый ширкәтләр арасында салым түләргә хәлләреннән килми торган оешмалар 19 проценттан күпкә артыграк булыр дип фаразлый белгечләр.
Мондый ширкәтләр ябылу куркынычы алдында, әмма моны булдырмау юллары да бар, алар салымнарны кичектерү, яки бурычка акча алып тору ысулы куллана ала, яки бизнесларын көчлерәк, тотрыклырак ширкәткә сата ала дигән “Деловая Россия” баш шурасы әгъзасы Сергей Гебель. Ләкин түләүләрне алты айдан да озагракка кичектереп тору өчен тәэмин итү чарасы кирәк, шуңа күрә бу ысулны чынлыкта бик азлар гына куллана алачак ди экспертлар.
Элегрәк Татарстандагы кече һәм урта бизнес вәкилләре пандемиянең икенче дулкыны эшмәкәрлеккә тагын да көчлерәк бәрәчәк дип сөйләгән иде.