3 ноябрь АКШ ватандашлары алдагы дүрт елга ил җитәкчесен сайлый. Республиканнардан узган дүрт ел президент кәнәфиен биләгән Дональд Трамп һәм вице-президент вазифасына Майкл Пенс бара. Демократлар президентлыкка Барак Обама чорында сигез ел вице-президент булган Джо Байденны, вице-президент вазифасына Камала Һаррисны чыгарды.
Азатлык АКШка күчеп китеп анда ватандашлык алган һәм президент сайлавында катнашучы татар һәм башкорт вәкилләреннән бу сайлауда ничек тавыш бирүләрен сорашты.
Флориданың Тампа шәһәрендә яшәүче IT-инженер Ленар Мөхәммәдиев быел АКШ президентын сайлауда беренче тапкыр катнаша. Ул инде алдан барып тавыш биреп кайткан. Сайлауда кайсы намзәт җиңүгә карамастан, ул коронавирус сәбәпле аска тәгәрәгән икътисадны күтәрер дип өметләнә.
"Кем җиңсә дә, аның алдында шул ук максатлар булачак. Коронавирус сәбәпле икътисад какшады. Трамп коронавируска каршы бик көрәшеп тормады. Тырышмады. Яңа президент алдында коронавирусның җәмгыятькә һәм икътисадка тәэсирен киметү һәм аска тәгәрәгән икътисадны күтәрү бурычы тора. Бу бик мөһим.
Икътисади кризис фәкыйрь кешеләргә зур йогынты ясады, чөнки аларның күбесе хезмәт күрсәтү өлкәсендә, аерым алганда рестораннар, туристик өлкәдә, отельләрдә эшли. Коронавирус сәбәпле ул өлкә зур зыян күрде. Күп кеше эшсез калды. Эшен югалту сәбәпле күпләр ипотекаларын түли алмый, кредит бурычлары күбәйде. Шуңа халыкның кәефе төшенке.
Демократик илдә яшәүнең кызыгы шунда – кем җиңәсен алдан белеп булмый
Халык, үз вакытында Трамп коронавируска каршы дөрес көрәшкән булса, бәлки бу зыянны киметеп булган булыр иде дип уйлый. Ә гомумән эшне югалтучыларның күпчелеге авыр яшәүче, ягъни түбән сыйныф кешеләре. Алар болай да демократлар өчен тавыш бирә иде, чөнки аларга социаль ярдәм мөһим, медицина ярдәме кирәк. Бу катлау социаль програмы күп булган намзәткә тавыш бирәчәк. Чөнки эш белән тәэмин итү, һөнәр берлекләрен ныгыту алар өчен мөһим. Бизнес артка китте, шуңа алар социаль яклау көтә.
Элекке Совет берлеге илләреннән күчеп килүчеләр һәм гомумән урыс теллеләр күбрәк Трамп өчен тавыш бирергә ярата. Бу консерватив фикер йөртүдән килә дип әйтер идем. Мисал өчен, аларга кара тәнле кешеләр тормышы һәм яшәеше кызык түгел, аларның проблемыннан читтә торалар. ЛГБТ кешеләре проблемнары да аларга ят. Бу катламның проблемнарын аңламыйлар. Бары үз кызыксынулары белән генә яши бирәләр: үземнең өем, бакчам, коймам бар... Кимрәк салымнар түләргә, урамда протестлар булмасын иде дип яшиләр.
Русия кешеләре тулы вазгыятьне белмәү сәбәпле Трамп өчен тавыш бирәләр. Трамп - ул популист, ә безнең илләрдә популизмны яраталар, андый сәясәтчеләр бездә популяр. "Моны эшләргә, тегене эшләргә..." дигән вәгъдәләрне яраталар.
Трамп кайбер тармакка дәүләтнең тәэсирен киметергә, мисал өчен, мәктәпләрне финанслауны киметергә тели. Балаларның әти-әниләре бу акчалар кимесә, мәктәпләрнең сыйфаты да начараячагын аңлап бетерми.
Быелгы сайлау бик күп кеше катнашуы белән аерылып тора. Халык бик актив. Коронавирус белән бәйле хәлләр дә халыкны сәясәткә якынайтты. Халыкның сайлауда катнашасы, нәрсәдер үзгәртәсе килә. АКШның бит халык саны да арта, шуңа тавыш бирүчеләр дә артып бара. Иң кызыгы, кем җиңәсен алдан белә алмыйсың. Русиядә, Татарстанда яшәгәндә алдан ук кем җиңәчәге, синең тавышың бер символик нәрсә икәнен генә аңлыйсың бит. Демократик илдә яшәүнең иң кызыгы шунда – кем җиңәсен алдан белеп булмый".
* * *
Тумышы белән Япониянең Кобе шәһәреннән булган, 57 ел АКШта яшәүче, Лос-Анджелеста үз бизнесын алып баручы Фарук Гыйззәтуллин Дональд Трамп өчен тавыш бирәчәген белдерде.
"Мин Трамп өчен тавыш бирәм, чөнки ул Кытайга каршы бик яхшы сәясәт алып бара. Кытайлар гел алдыйлар һәм АКШтан мәгълүмат, технологияләрне урлыйлар. Трамп иң мөһиме кытайларның түгел, ә американнар мәнфәгатьләрен кайгырту булуын әйтә. Трампка кадәр булган американ президентлары гел анда акча бирде, анда төрле бизнеслар эшләде, Кытайга ярдәм итте. Нәтиҗәдә Кытай башыбызга зур бер бәла булды.
Трампның тагын бер яхшы ягы бар — ул байлардан, бернинди ширкәттән дә акча алмый, шуңа күрә аларга бурычлы булып калмый. Беркемгә бурычлы булмагач, Америка өчен ни яхшы булса, шуны эшли. Элекке президентлар Джордж Буш та, Билл Клинтон да, Барак Обама да сәяси кампанияләре өчен бик зур ширкәтләрдән, иминият ширкәтләреннән акча алдылар. Акча алгач, аларга ярдәм итәргә дә кирәк бит. Ә Трампның беркемгә дә бурычы юк.
Трампка карата белдерелгән ул гаепләүләрнең 90 проценты дөрес түгел
Трампны расизмда гаепләүгә килгәндә, бөтен кешенең дә гаебе була. Трампка карата белдерелгән ул гаепләүләрнең 90 проценты дөрес түгел. Монда телевидениеләр, газетлар Трампка каршы эшли. Алар бөтенесе демократ намзәтне яклый. Шуңа күрә Трамп турында дөрес булмаган нәрсәләрне дә сөйлиләр. Байден улы белән Кытайдан да, Украинадан да акча алды, әмма аларны газетлар язмый, телевидение сөйләми", ди Гыйззәтуллин.
* * *
Тумышы белән Чаллыдан булган, хәзер гаиләсе белән Чикагода яшәүче Айгөл Тимчишин (Исламова) инде президентны сайлаган. Әмма ул кем өчен тавыш бирүен әйтергә теләмәде.
"Сайлау бик җиңел үтә. Алдан да сайларга, сайлап почта аша да җибәрергә була иде. 3 ноябрьдә сайлау безнең балалар укый торган мәктәп бинасында булачак. Без ирем белән шимбә көнне (31 октябрь) сайлап кайттык. Ул сайлау урыны бик якын – бер километр чамасы. 15 минут тирәсе көттек, чөнки әз генә чират булды. Дистанция сакланды, кешеләр битлекләр кигән иде. Бер-ике атна алдарак барган булсак, чиратлар бөтенләй булмас иде. Кергәч исемеңне язасың, адресыңны. Алар шул адреста әлеге кеше яшиме дип тикшерәләр. Шулай ук безнең сайлау хокукы булуын тикшерәләр.
Төрле телдә сайларга мөмкин. Инглизчә, урысча, кытайча... Мин кызык өчен генә урысчаны сайлап карадым, чөнки берәр инглизчә начар белгән кешегә ничек була икән дип сынап карарга булдым.
Кабиналарда экран кебек әйбер беркетелгән, анда күпме вакыт телисең, шулкадәр утырасың. Тавыш бирүгә шулай ук иҗтимагый, көнкүреш тормышка караган сораулар да чыгарылган иде. Барысы бергә 17 бит булды. Кабиналар бер-берсеннән ике метр чамасы ераклыкта урнашкан. Аннары сайлап бетергәч, син чыгасың, шунда принтер тора. Ул чыгарылган битне урнага охшаган бер әйбергә ташлыйсың, ягъни шудырып җибәрәсең, шул бер кәгазь бите генә сыя торган савыт. Сиңа сайлаганчы бер карточка биргән булалар, чыгып киткәндә аны кире кайтарасың һәм сиңа наклейка бирәләр.
Мин сайлауда икенче тапкыр катнашам. Узган сайлауда көнендә барып сайлаган идем. Көнендә барганда чиратлар була".
* * *
Лос-Анжелеста яшәүче Айгөл Лайон да тавыш биргән. Ул даими рәвештә демократ намзәтләрне яклавын белдерде.
"Мин гадәттә почта аша сайлыйм. Бюллетеньне алдан ук җибәрәләр. Мин аны илтеп салдым инде. Тикшердем, ул барып җиткән һәм аны исәпкә алганнар. Безнең гаилә гел демократларга тавыш бирә. Трамп урынына башка кеше булса да, мин барыбер демократ намзәткә тавыш биргән булыр идем. Чөнки миңа демократларның сәяси карашы якынрак. Шуңа күрә мин Джо Байден һәм Камала Һаррис өчен тавыш бирдем. Һаррис киләчәктә вице-президент вазифасына гына түгел, президент вазифасына да намзәт булыр һәм АКШның беренче хатын-кыз президенты булыр дип өметләнәм.
Трампның хакимияткә килүе белән АКШта расизм көчәеп китте. Ул тагын сайланса, шул ук расизм булачак. Әмма ул сайланган очракта да, аның кыланышларына тагын 4 ел түзәргә була. Русиядән аермалы буларак, монда хакимият алышынып тора. Бер кеше президент булып иң күбе 8 ел гына утыра ала. Алдагы көннәрдә ни булыр дип бик куркып торам. Санта-Мониканың үзәк урамнарында зур кибетләрнең тәрәзәләрен такталар белән каплыйлар. Нью-Йорк, Чикаго кебек зур шәһәрләрдә дә шулай. Трамп сайланса да, Байден сайланса да ризасызлык белдерүчеләр белән каршылыклар, бәрелешләр булырга мөмкин дип куркабыз.
Монда урыс телле эмигрантлар, өйләрендә Русия телевидениесен караучылар бөтенесе дә Трамп өчен тавыш бирәчәкләрен белдерә. Аларның шактые дәүләтнең социаль ярдәмендә утыра, бер көн дә Америкада эшләмичә дәүләт хисабына яши. Әмма Трампның афроамериканнарга, латиноамериканнарга каршы сәясәтен хуплаганга, аңа тавыш бирәләр һәм үзләре утырган ботакка балта чабалар, мондый фикерләүне мин һич аңлый алмыйм", ди Айгөл.