Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп һәм Байден сайлаулар алдыннан соңгы тапкыр дебатлар уздырды


Беренче очрашудан аермалы буларак, президентлыкка намзәтләр үз карашларын ачык һәм төгәл итеп аңлатып бирде.

Теннеси штатында АКШ президенты вазифасына намзәтләр Дональд Трамп һәм Джо Байден дебатлары узды. Бу – аларның президент сайлауларына кадәр намзәт буларак икенче һәм соңгы тапкыр очрашуы. Күбрәк кычкырышка һәм бер-берсен кимсетүгә әйләнеп калган беренче дебатлардан аермалы буларак, бу юлы намзәтләр ачык һәм төгәл итеп иң мөһим сорауларга карашларын һәм үзләренең президент вазифасын биләргә ни өчен лаек икәнлекләрен аңлатып бирде.

Беренче сорау коронавирус пандемиясенә һәм аның илне чолгап ала барган икенче дулкынына кагылды. Джо Байден гамәлдәге президентны әлеге кризиска каршы тиешенчә чаралар күрмәүдә гаепләде һәм илне “караңгы кыш” көтә дип кисәтте. Ул шулай ук Трамп дистәләрчә мең кешенең үлемендә гаепле диде. Андый кеше ил җитәкчесе булып кала алмый дип ассызыклады. Дональд Трамп ил җитәкчелеге кризисны туктату өчен бөтен көчен куя диде, берничә атнадан яңа вакцина әзер булырга ихтимал икәнен әйтте. Байден Америка икътисадын туктатып торырга тәкъдим итә, моның нәтиҗәсе начар булачак диде. “Дару чирнең үзеннән дә начаррак булырга тиеш түгел” диде Трамп.

Намзәтләр шулай ук сайлауларның куркынычсызлыгы турында да сөйләште. Байден Трампны Путинның АКШ сайлау процессларына катышуын беркайчан да тәнкыйтьләмәүдә гаепләде. Трамп авторитар илләр, бандитлар белән артык җылы мөнәсәбәттә диде Байден. Моңа җавап итеп Трамп Байден гаиләсе берничә чит илдән зур акчалар алуын әйтте, шул исәптән өч ярым миллион долларны Русиядән алуын да искәртте. Байден барысы да канун нигезендә эшләнде, дип, гаепләүләрне кискен рәвештә кире какты, һәм аларның хак булмавын экспертлар да раслады диде.

Намзәтләр күп кенә сорауларда капма-каршы фикер белдерде. Алар расачылык, медицина иминияте, иммиграция, тышкы сәясәт, глобаль җылынуга карашларын белдерде.

Сайлаучыларга мөрәҗәгать итеп, Трамп, Джо Байден сайланса, аларны салымнар артуы, түбән икүтисад үсеше, глобаль җылынуга каршы көрәш хакына Американың нефть өлкәсен зәгыйфьләндерү көтә дип кисәтте.

Элеккеге вице-президент Байден Америка кыйммәтләрен чагылдыручы президентны сайларга кирәк диде.

АКШта президент сайлаулары 3 ноябрьдә узачак. Бу Трамп һәм Байденның намзәт буларак соңгы очрашуы булды. Хәзерге вакытта Трамп Байденнан сигез проценка диярлек калыша, шуңа күрә аның өчен бу дебатларга уңышлы чыгыш ясау бик мөһим иде. Дебатларны караучыларның беренче бәяләре бәхәстә бер як та җиңмәде дигән нәтиҗәне күрсәтте.

XS
SM
MD
LG