Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден җиңүеннән Татарстан һәм Башкортстан ни өмет итә ала


Джо Байден
Джо Байден

АКШта президент сайлауда демократ намзәт Джо Байденның дүрт ел хакимияттә булган республикан Доналд Трампны җиңүе игълан ителде. Байден президентлыгында АКШның тышкы сәясәте ничек үзгәрәчәге, Татарстан белән Башкортстанга, Русиягә тәэсире ничек булу мөмкинлеге турында АКШ белгечләре белән сөйләштек.


АКШ ватандашы, профессор, Казакъстан башкаласында Нурсолтан Назарбаев исемендәге университетта укытучы Юлай Шамиоглы Джозеф Байден өчен тавыш бирүен әйтте.

“Мин тавыш биреп, аны конвертка салып DHL хезмәтенә 75 евро түләп хат юлладым, чөнки минем тавышым да мөһим булганын беләм, аңлыйм”, дип сөйләде ул Азатлыкка. Аның фикеренчә, Байденның җиңүе бөтен дөнья өчен, шул исәптән татарларга да уңай күренеш булачак. Демократ сәясәтче өчен кеше хокуклары беренче урында тора дип аңлатты ул.

Юлай Шамилоглы
Юлай Шамилоглы

"Сайлау үзе дә, тавышларны санау да киеренке. Һәр тавыш өчен көрәш. Байден өчен тавыш бирдем, аның җиңүен телим. Мин сәясәтче түгел, әмма Байденның президент буларак идарә итүенең уңай яклары шактый булыр дип өметләнәм. Трамп яклы кешеләрнең дә аннан күңелләре кайтты, чөнки пандемия вакытында хакимият үзен сәер тотты, күп мөмкинлекләрне кулдан ычкындырды. Шуңа да күпләр Байден өчен тавыш бирде.

Тышкы сәясәткә килгәндә, Русиягә карата чикләүләр көчәергә мөмкин. Шулай булыр дип уйлыйм да. Русия Трампны якын күрә иде, әмма бу да хата дип уйлыйм. Байден чикләүләрне кырыслатыр, Трампның хаталарын төзәтергә тырышыр дип уйлыйм. Бу төрле илләр, БМО, НАТО белән мөнәсәбәтләрне коруга, җайлауга бәйле. Русиягә таба да адым ясалырга мөмкин. Әмма Русия үзен ничек тотар – әйтүе авыр. Һәрхәлдә Байден өчен кеше хокуклары, кече милләтләр хокуклары дигән төшенчә мөһим дип саныйм. Шуңа да империя басымы астында яшәүче татарларга демократиянең көчәюе мөһим.

АКШ белән Кытай берләшсә, Русиягә авырга туры киләчәк

Әйтергә кирәк, Дональд Трампның да уңай яклары булды. Мәсәлән, ул АКШ президенты буларак, Кытайдагы уйгыр, казакъ, татарларга каршы барган геноцидны тәнкыйтьләп чыкты. Төрки дәүләтләр дәшмәгән вакытта аның фикерләре, белдерүләре мөһим иде. Байденның Кытай белән мөнәсәбәтләрне ничек корачагын әйтә алмыйм. Аның вәгъдәләрен ишетмәдем. Әмма элемтәләрне ныгытса да, Синҗанда булган хәлләргә күз йоммас дип өмет итәм. АКШ белән Кытай берләшсә, Русиягә авырга туры киләчәк. Әлеге вакытта Русиянең Кытайны төп терәге итеп күрсәтү дә хата, чөнки Кытай үз мәнфәгатьләрен уйлап эш итә.

Флорида Атлантик университетында сәясәт белемен укытучы Ринат Шәйхетдинов Азатлыкка әйтүенчә, Русия Байденның игътибар үзәгендә булмаса да, милли республикаларга символик булса да ярдәм күрсәтергә мөмкин.

Ринат Шәйхетдинов
Ринат Шәйхетдинов

"АКШтагы президент сайлауда тышкы сәясәт гадәттә игътибар үзәгендә булмый. Шулай да Байден Кытайны Русиядән зуррак куркыныч дип күрүен белдерде. Ул Трамп кебек, Кытайга карата икътисади мәсьәләләрдә дә, иминлек мәсьәләсендә дә кырыс булачагын әйтте. Әмма, Трамптан аермалы буларак, ул Кытайга каршы ялгыз каршылыкны түгел, ә башка беректәшләр белән бергәләп эшләү юлын сайлардыр.

Русия Байденның игътибар үзәгендә булмаска охшый. Байден Мәскәү белән корал контроле мәсьәләсендә хезмәттәшлек итә ала, әмма белгечләр Русия белән мөнәсәбәтләрнең киеренкеләшүен фаразлый. Байден сайлау кампаниясе барышында Трампны Русиягә карата артык йомшак булуда гаепләде. Чикләүләрнең көчәюен көтү соңгы көннәрдә рубльнең арзанаюында да чагыла.

Татарстан яки Башкортстан кебек республикалар, символик булса да, яклауга өмет итә ала

Байденның Татарстан, Башкортстан кебек милли республикаларга карата сәясәте ничек булачагы әлегә билгеле түгел. АКШ икътисади кризис кичерә, пандемия, хакимият алмашу проблемнары, полициянең рәхимсез көч куллануына каршы протестлар һәм башка проблемнар. Шулай да, Байденның Трампка белдергән тәнкыйтьләренә караганда, Русиядәге урыс булмаган милләтләр һәм Татарстан яки Башкортстан кебек республикалар символик булса да яклауга өмет итә ала.

Байден Руcиягә карата төрле финанс чикләүләрен арттырыр, шулай ук “Аэрофлот” һава ширкәтенә каршы да чикләүләр кертер дип уйлыйм. Русия президенты Владимир Путинның яшерен финансларын ачыклау кебек нәрсә дә була ала. Русиядәге асаба халыкларга зур игътибар булмас дип уйлыйм, ул төп игътибарны иң зур мәсьәләләргә юнәлтер. Игътибар үзәгендәнге мәсьәләләр арасында экология турында Киото килешүенә яңадан кушылу һәм Иран белән Трамп чорында гамәлдән чыгарылган атом килешүен яңарту булыр дип уйлыйм.

Татарларга килгәндә, Кытайдагы уйгырларның хәле кебек сенсацион нәрсәләр булмаса, татарларга игътибар бик зур булмас. Чөнки АКШның икътисады шактый начар хәлдә, аңа күбрәк игътибар, икътисади мәсьәләләрне чишү кирәк. Шул ук вакытта Байден Русия белән мөнәсәбәтләрдә НАТОга игътибарны арттырырга мөмкин. Трамп НАТОны какшаткан, аннан чыгу белән янаган иде", ди Шәйхетдинов.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең АКШтагы вәкиле Камил Сукаев фикеренчә дә Байденның төп игътибары илдәге эчке проблемнарга юнәләчәк.

Камил Сукаев
Камил Сукаев

"Джо Байден президент булганда тышкы сәясәт берничә сәбәптән төптән үзгәрмәячәк: АКШ-та президент барлык карарларны кабул итүче шәхес түгел, ә Сенат тышкы сәясәттә бик зур әһәмияткә ия. Гомумән алганда, АКШның бөтен сәяси системы федераль дәрәҗәдә "тикшерүләр һәм баланслар" принцибына корылган. Русиядән аермалы буларак, монда хакимият оешмалары арасында вәкаләтләр бик яхшы бүленгән һәм башкарма хакимият оешмаларына карата ачык битарафлык юк.

Баштагы бер-ике елда яңа хакимиятнең төп тырышлыгы АКШның эчке хәлен тотрыклыландыруга юнәлтеләчәк – коронавирус эпидемиясе нәтиҗәләре, милләтара низаглар, икътисадның тотрыксызлануы һәм эшсезлекнең артуы һ.б. Ләкин, шул ук вакытта, Америка җәмгыяте АКШ армиясенең тышкы җирле конфликтларда катнашуыннан арыды һәм, мөгаен, яңа хакимият элекке АКШ президенты Барак Обама кебек Якын Көнчыгыш һәм Әфганстаннан АКШ гаскәрләрен ипләп кенә чыгару сәясәтен дәвам итәр.

Европа эчендә хәрби төркемнәрне урнаштыру (Русия чикләренә таба) дәвам итәр. Бәлки, Русия чикләре янында яңа базалар төзелеше игълан ителер. Джо Байден үзе һәм аның хезмәттәшләре белән күрсәтелгән яңа хакимият, Трамптан аермалы буларак, Русиягә карата андый оптимистик түгел.

Русия, әлбәттә, яңа максатчан, шәхси һәм тармак санкцияләрен көтәргә тиеш

Русия, әлбәттә, яңа максатчан, шәхси һәм тармак санкцияләрен көтәргә тиеш, ләкин шул ук вакытта “АКШ иминлеген Кремль агрессиясеннән яклау” кануны, икенче төрле әйткәндә "Тәмуг санкцияләре" кабул ителмәячәк.

Беркем дә Swift (дөньякүләм банкара финанс элемтәләр каналы) һәм интернетны сүндермәячәк (әгәр Русия үзе эшләмәсә). АКШ, әлбәттә, Русиядә сәяси режимны үзгәртергә тели, ләкин беркем дә моны тамырдан эшләргә батырчылык итми, чөнки Русиянең почмакка куып кертелгән сәяси элитасы тышкы дөньяга да, үз халкына да куркыныч тудырырга мөмкин. Яңа хакимиятнең максаты Русиягә карата чикләүләр басымын акрынлап арттыру һәм Русиянең "сәяси элитасын" вазгыятьнең үзгәрүенә, хәтта “сарай түнтәрелешенә” яки фетнәгә җиткерү булачак.

Шул ук вакытта, Русия төбәкләрендәге күпчелек кешеләрнең икътисади хәлләре начараюы аркасында ярсулары ихтимал. Суыткыч акрын гына телевизордан өстен чыгачак. Русиянең төрле якка шуышу һәм таркалу процессы инде башланган һәм АКШның яңа хакимияте бу проблемга күбрәк игътибар бирер, чөнки хәзерге хакимият чикләүләргә генә басым ясап, моңа игътибар итмәде. Бу уңайдан, Идел-Урал хәрәкәте вәкиле буларак, киләчәктә алар безне ишетерләр һәм Русиянең сәяси режимына каршы көрәштә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтерләр дип ышанам.

Кытай белән дуслашу һәм якынаюны көтәргә кирәк түгел

Кытай белән мөнәсәбәтләр конструктиврак булачак һәм киеренкелек дәрәҗәсе кимер, протекционизм чаралары кимиячәк (ләкин тулысынча бетерелмәячәк). Кытай белән дуслашу һәм якынаюны көтәргә кирәк түгел, чөнки бу бөтенләй башка сәяси һәм идеологик систем. Уйгырлар белән килеп туган хәл чикләүләр белән янаулар һәм кисәтүләр дәрәҗәсендә калачак. АКШның Кытайда сепаратизмны уятуы бик икеле, чөнки ул инде артыкка китәчәк.

Икътисадка һәм долларга килгәндә, яңа хакмият коронавирустан соң килеп туган хәлдә икътисадның үсешенә ярдәм итмәсә, 2008 елгы кризис сценарие кабатланырга мөмкин, ләкин дөнья икътисады өчен аның нәтиҗәләре тирәнрәк булачак", диде Сукаев Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG