Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнием (Мама) – София Вәлиефф


Сегодня читаем отрывок из очень интересного произведения – документальной повести "Әнием". Его написала София Валиефф из Австралии, это история эмиграции одной татарской семьи. Но главное – это произведение о семейных ценностях и великом труде воспитания детей.

Әнием (София Вәлиефф)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:10:14 0:00
йөкләү

ТОРГАН ҖИРЕБЕЗ

Бисмилла әйтеп тор урыныңнан, шайтан китсен муеныңнан!

Әниемнең ягымлы тавышыннан уяндым. Яз иртәсенең нурлары бүлмәгә кергән иделәр. Әнием балаларны иркәли:

– Торыгыз инде, мәктәпкә барырга кирәк. Юыныгыз, чәчләрегезне тарагыз. Ашарга утырыгыз, – ди.

Мин тәрәзәгә күз салдым, урынымнан тордым, әнигә ашханәгә чәй куярга чыктым.

Мин урамга карадым. Анда кошлар сайрый иде. Рәхәт. Сарайда сыерыбыз тора. Аны күргәч:

– Сыерны савып керимме? –дип әнидән сорадым.

– Ярый, сау да, сөтне кайнатырга куй, балалар эчсеннәр, – диде ул.

Җиде яшь тулгач, мин әнидән сыер саварга өйрәндем. Ул да миңа бу эшне курыкмыйча тапшыра иде.

Сөт кайнагач, без, балалар, әти-әни белән чәй эчтек. Аннан мәктәпкә йөгердек. Ул өйдән ерак урнашмаган. Әнием укуларыбызда уңышлар теләде, кулын болгап калды.

ӘТИ-ӘНИЕБЕЗ

Авылда әтием Ибраһим улы Салихны кешеләр Татар Салихы дип йөртәләр иде.

Минем әти чиста күңелле, тырыш, туры сүзле кеше иде. Безгә һәрчак елмаеп, йомшак итеп эндәшә иде. Аның кычкырып сөйләшкәнен бер дә хәтерләмим. Әтием гармун, мандолина, скрипка, балалайка, гитарада төрле милләт көйләрен уйный иде. Аны күршеләр, хәтта урамдагы очраклы кешеләр туктап, тыңлап торалар иде. Ул «Карурман», «Туган тел», «Үткән көннәр», «Сагыну» кебек татар җырларын уйный иде. Аның башкаруындагы казах, уйгыр, монгол халыкларының борынгы җырлары да бар иде.

Кайчакларда әти-әниебез гаилә концертлары оештыралар иде. Анда без дә катнаша идек.

Җомга әни безгә төрле догаларны өйрәтә, Коръәнне, аның тәфсирен укый.

Шимбә кичендә әти безгә әкиятләр, «Туган тел», «Авылым», «Сукыр тавык», «Шүрәле», кебек шигырьләр укый иде.

Габдулла Тукай кем? Мәҗит Гафури кем? Алар кайда? Без нигә күрешмибез? – дигән сорауларыбызга әти җавап кайтара, аңлата иде.

Әти-әнием күрше йортларда яшәгән дус гаиләләрдә туганнар икән. Балачактан бергә уйнап үскәннәр

Алар шул чакларны искә төшерәләр иде. Ә безгә кызык, көлке иде.

Әнием әтиемнән дүрт яшькә кече. Әтием һәркөнне аны уйнарга чакырган. Әбием әниемне иртән юындырып, матур итеп киендереп чыгара икән. Ә кич әни пычракка батып кайта.

Әбием:

– Фатыйма, болай өстеңне пычратып, син нәрсә эшләдең? – дип сорый.

– Йорт салдык, әни. Итәгемә салып, җир ташыдым, – дип җавап биргән әнием.

Икенче көнне әтием капкадан:

– Фатыйма, әйдә уйныйбыз, – дип чакырган.

– Фатыйма сезнең белән уйнарга чыкмый, сез туфрак ташытканга, ул пычранып кайткан, – дигән әбием.

– Юк, бүген өй салмыйбыз, туфрак ташымыйбыз. Бүген ат менәбез, – дигән әтием.

Шулай итеп, аларның дуслыгыннан мәхәббәт туган. Алар ул чын мәхәббәтне саклаганнар, тугыз бала үстергәннәр, авырлыкларга бирешмәгәннәр.

***

Мин әнигә караганда әтигә эшләрендә күбрәк ярдәм иттем. Гаиләбездәге ир балалар миннән кечерәк иделәр. Әтинең малайлар башкарырга тиешле эшләрен үзем эшли идем. Сеңлем Гайшә әнигә күп булыша, өй мәшәкатьләрен ул башкара. Зур апаларыбыз Сөенгөл һәм Зәкия шәһәрдә укыйлар, җәйге каникулга гына кайталар иде.

Бәләкәй чакларда авылда Корбан гаетен (Праздник жертвоприношения в Исламе), Рамазан (Месяц обязательного поста для мусульман), Нәүрүз (Праздник прихода весны) бәйрәмнәрен зур шатлык белән көтә идек. Корбан гаете – безнең өчен аеруча зур бәйрәм. Ул килеп җиткәч, алка, мәрҗән, кулъяулык, баш яулыгы, дәфтәр-каләм, төрле уенчык һәм конфетларны ялтыравык кәгазьләргә төреп, әни безгә дә, авылдагы башка балаларга да бүләкләр әзерли иде.

Гает көнне авыл балалары безнең өйгә беренче булып керергә ашыгалар. Әни хәзерләгән бүләкләрен аларның һәркайсына өләшә. Балалар алган бүләкләрен берберсенә күрсәтеп мактаналар; сөенечләренең чиге юк!

Слова и выражения

  • Бисмилла әйтеп тор урыныңнан, шайтан китсен муеныңнан! – Вставай с постели со словом «бисмилла», пусть шайтан уйдёт от тебя!
  • чәчләрегезне тарагыз – расчешите ваши волосы
  • савып керимме – подоить(?)
  • кулын болгап калды – помахала рукой
  • чиста күңелле, тырыш, туры сүзле – с чистой душой, трудолюбивый, прямолинейный
  • бер дә хәтерләмим – совсем не помню
  • төрле милләт көйләрен – мелодии разных народов
  • очраклы кешеләр – случайные люди
  • җомга – пятница
  • шимбә кичендәв вечер субботы
  • Без нигә күрешмибез? – Почему мы не видимся?
  • күрше йортларда яшәгән гаиләләрдә туганнар – родились в семьях, живших по соседству
  • пычракка батып кайта – приходит грязная
  • итәгемә салып, җир ташыдым – в подоле землю таскала
  • капкаданиз ворот
  • авырлыкларга бирешмәгәннәр – не поддавались трудностям
  • малайлар башкарырга тиешле эшләрен – работу, должную выполнять мальчики
  • өй мәшәкатьләрен – домашние хлопоты
  • аеруча зур бәйрәм – особенно большой праздник
  • алка, мәрҗән, кулъяулык, баш яулыгы, дәфтәр-каләм – серьги, бусы, носовой платок, платок, тетради-ручки
  • ялтыравык кәгазьләргә төреп – обернув блестящей бумагой
  • беренче булып керергә – войти первыми
  • сөенечләренең чиге юк – нет предела радости

ӘТИ-ӘНИ ТӘРБИЯСЕ

Балачагыбыз бик авыр чорга туры килде. Әмма әти белән әни безгә моны сиздермәделәр.

Мәктәптән кайткач әнидән әкият сөйләвен үтенәбез. Ул аларны кызыклы итеп сөйли һәм:

– Әнә шундый бала булырга кирәк, мин шундыйларны яратам, – дип әйтә иде. Шуңа барыбыз да әни яраткан сыйфатларга ия булырга тырыштык.

Белем алу энә белән кое казу ул, тырышып укыгыз – дип әйтә иде әни.

Әни еш кына фикерен шигырь белән аңлата иде. Кич безгә камыр басу, пилмән ясауны өйрәтә, үзе берәр шигырь сөйли иде:

Әүвәле дөньяда җир юк, су гына булган, диләр,
Анда йөзгәннәр, имеш, тик Чын белән Ялган, диләр.
Бу ике дошманга Тәңредән бирелгән бер көймә,
Бәс, утырганнар көймәгә берсе каршы берсенә.
Күп тә йөрми, Чын белән Ялган чыгарганнар сугыш,
Булмаса дуслык, җитә бит сугышырга бер юк эш.
Көчле кулы белән Ялган Чынны бер суккан, ди, дә,
Чын батып киткән, ди, чыкмаска җиһанга мәңгегә!
(Габдулла Тукай. «Чын белән Ялган»)

– Балалар, гыйлемне вакытында алырга кирәк. Олыгайгач, фикерләү сәләте кими… Тагын бер нәрсә әйтим. Балалар, һәрвакыт чынны сөйләргә кирәк. Ялган – үзе зур гөнаһ. Ялганчының йорты янган, беркем дә ышанмаган, ди.

Без әнине тыңлап утырып, пилмәннең ясалып беткәнен дә сизмибез. Әни безне бүлмәгә озата, догалар укый.

Әни белән әти авыр чакларда да биш вакыт намаз калдырмады, ураза тоттылар. Һәр кичне, йокларга ятар алдыннан, безгә догалар укыдылар, ислам дине, пәйгамбәрләр турында сөйләделәр.

* * *

Әтием янына ерактан төрле эш буенча кешеләр киләләр. Авыл кешеләре, өйгә кергәндә, тәмәкеләрен идәнгә ташлыйлар һәм аяклары белән изәләр.

– Нигә алар тәмәкеләрен урамда ыргытмый, – дип, Гайшә идән юа башлады.

– Тәмәке тарту – бик зыянлы. Әмма бу нык таралган гадәт. Килгән кешегә «өйдә тәмәке тартмагыз» дип әйтү – ул хөрмәтсезлек күрсәтү була, – диде әтием.

– Ояла белмәгән кешегә: «Болай кылсаң, оят», – дип әйтеп булмыймы соң, әти?

– Кеше күңелен авырттырасым килми шул, балакаем.

– Уф... Әти, булмаса, үзем әйтим, – диде Гайшә.

– Тукта, без болай эшлик. Бер кәгазьгә: «Тәмәке тартмагыз, идәнгә төкермәгез», – дип язып куябыз да ишеккә эләбез.

– Әйе, бу – әйбәт фикер, – диде Гайшә.

Әти бераз уйланды да:

– Юк, өйгә килгән кешегә алай әйтү әдәпсезлек булыр, чыдагыз инде, алар да юылган идәнгә төкермәс, – диде.

Шулай итеп, аның белән ризалашырга туры килде.

* * *

Җәй көннәрендә без бер-ике айга Күктау (Тяньшань) ураманына китә идек. Туганнарыбызның балалары да безнең янга килә иделәр.

Җәйге айлы матур кичтә бөтенебез әни тирәсенә җыелабыз, җырлаганын, шигырь укыганын тыңлыйбыз.

Аннан ул балалардан:

– Мин күп сөйләдем инде, кайсыгыз тагын әкият белә? – дип сорый.

– Мин бер әкият тә белмим, – ди күрше баласы. – Өебездә әкият сөйләүче юк.

– Ярый, моннан соң мине игътибар белән тыңлагыз. Бүгенге әкиятнең кыскача эчтәлеген иртәгә сездән сорармын.

Бала, шатланып: «Әти-әнигә дә әкият сөйләрмен!» – ди. Әни тәрбия йөзеннән бераз нәсыйхәт бирергә дә онытмый.

– Мин сезгә белгән берничә нәсыйхәтемне дә сөйлим әле, – диде. – Балакайларым, үзегезне түбән дәрәҗәле кешеләр белән чагыштырмагыз. Мин аннан акыллырак дип мактанмагыз. Үзегездән югары, белемле, акыллы кешеләргә тиңләшегез. Мин шундый булу өчен тырышып укырга, гыйлем өйрәнергә тиеш, дип уйлагыз.

Без әкият тә, нәсыйхәт тә тыңлап, уйнап-көлеп, өйгә кайттык.

Әти-әнидән күчкән бу асыл сыйфатлар безне, нинди генә авыр көннәр килсә дә, кыенлыкларга бирешмичә, кеше булып үсәргә һәм яшәргә өйрәтте.

Слова и выражения

  • авыр чорга туры килде – пришлось на трудную пору
  • сиздермәделәрне подавали виду
  • әкият сөйләвен үтенәбез – просим, чтобы рассказала сказку
  • сыйфатларга ия булырга тырыштык – старались вобрать качества
  • белем алу энә белән кое казу – ученье-труд
  • фикерен шигырь белән аңлата – доносит мысль поэзией
  • камыр басу – месить тесто
  • вакытында – вовремя
  • фикерләү сәләте кими – уменьшается мыслительная способность
  • ясалып беткәнен – что доделали
  • йокарга ятар алдыннан – перед сном
  • пәйгамбәрләр – пророки
  • тәмәкеләрен идәнгә ташлыйлар һәм аяклары белән изәләр – бросают сигареты на пол и мнут ногой
  • ыргытмый – не кидает
  • нык таралган гадәт – очень распространённая привычка
  • хөрмәтсезлек күрсәтү – оказание неуважения
  • төкермәгез – не плюйте
  • әдәпсезлек булыр – будет невоспитанностью
  • чыдагыз – терпите
  • ризалашырга туры килде – пришлось согласиться
  • әни тирәсенә җыелабыз – собираемся вокруг мамы
  • күрше баласы – соседский ребёнок
  • кыскача эчтәлеген – краткий пересказ
  • нәсыйхәт бирергә – давать напутствие
  • түбән дәрәҗәле – низкий уровень/-ая должность
  • чагыштырмагызне сравнивайте
  • тиңләшегез – ровняйтесь
  • кыенлыкларга бирешмичә – не поддаваясь трудностям

*****

Понравилось? Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

Тест: әнием

Тест: әнием

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG