Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кәҗүл читек (Сафьяновые сапожки) — Гаяз Исхакый


Фрагмент спектакля "Кәҗүл читек" театра имени Г.Кариева в Казани, 2018 год
Фрагмент спектакля "Кәҗүл читек" театра имени Г.Кариева в Казани, 2018 год

Продолжаем знакомится с татарской классикой. "Кәҗүл читек" – это трогательный рассказ, который описывает быт и традиции, татарский уклад жизни начала XX века. В преддверии праздника маленький Ахмадулла мечтает получить в подарок новые сафьяновые сапоги, но все идет не так, как ему хотелось бы.

Кәҗүл читек (Гаяз Исхакый)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:22:53 0:00

Минем әти бүген Казаннан кайта. Улмы? Ул миңа саплы калач китерә.

Аннары миңа читек китерә. Өр-яңа читек.

Аның саурысы синең апаңның намазлык чигә торган үрнәге кебек чәчәкле була. Аның олтаны болгар олтаны, кырыеннан киселгән. Ярып ук киселгән. Үзе кып-кызыл төсле. Кура җиләге төсле кызыл түгел, зияб төсле кызыл. Аның балтыры шадраланып тора, чем-кара. Миңа әти кәжүл читек китерә...

Иртәгә гаеткә мин кәҗүл читек киеп барам. Беләмсең, Миңнегали?

Минем читекнең балтырының очы кып-кызыл иттереп тар сәхтиян тоткан була, ул әнинеке кебек түгәрәкләнеп беткән булмый... тип-тигез киселгән була.

Ул әкертен генә шыгырдый. Солдаттан кайткан Фәхри малаеның итеге шыгырдаган кебек түгел, шыгыр-шыгыр шыгырдый...

Безнең әни иртәгә бәйрәм ашы пешерә. Әйдә, тизрәк чабыйк. Көтү тиз керсен иде дә, сыерларны тиз табып кайтсак иде.

Миңа иртәгә гаеткә киеп барырга әби чапан тегә, минем чапан җем-җем итеп тора. Әби әйтә: "Мондый чапанны бохар патшасының угылы гына киядер, – ди. – Ул саранҗы", – ди... Ул әле өр-яңа! Өр-яңа! Әби әйтә... саранҗы искерми, ди.

Ул әтинең ашка йөри торган чапаны иде. Аның җиңнәре миңа нәни генә була.

Мулла абый миңа иртәгә чалма чалып бирә. Мин гаеткә барам.

Минем кәвешем әле өр-яңы... Өр-яңы... Мин аны кимәгәнгә, әзрәк кибеп киткән. Әби әле аны суга салып куйды. Аннан соң әби каз мае белән майлый, ул өр-яңа була.

Әти миңа перәннек тә алып кайта. Мин сиңа да бирермен... Миңлевәли малаена бирмим... Бая туп уйнатмады.

Чү кә!.. Әйе, әнә көтү күренә. Тиз бул. Чап! Син күпернең Шәмсиләр ягында тор, мин югары оч ягында.

Ишетәмсең, Миңлегали? Әнә, әнә чылтыр-чылтыр тарантас чылтыраганы ишетелә. Ул безнең тарантас.

Мөәззиннәрнеке бит тимерле түгел... Мулла абый әтине Казаннан алып кайта. Миңа читек алып кайта.

Йөгер. Әнә сыерлар су эчәргә төштеләр...

— Миңнегали, Әхмәдулла! Миңлегали, Әхмәдулла!

— Нәрсә?

— Минем ак башлы тананы югары очка җибәрмәгез әле... Иртәгә борчак белене бирермен...

— Миңа синең борчак беленең кирәкми, безнең әни коймак пешерә.

— Безнең әни кыстыбый ясый... Алып кайтыш инде. Җизниләр бакчасында айбагар бар, сезгә дә бирермен... Әйдә... Тиз! Миңа әти яңа читек алып кайта, кәҗүл читек...

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:

кәҗүл читек – ичиги из выделанной козьей шкуры
сауры – кожа, выделанная из шкуры лошадей
олтан – подошва (у обуви)
кура җиләге – малина
зияб – кызылтүш, зяблик
балтыры шадраланып тора – голенище обуви рябится
чем-кара – очень черный
тар сәхтиян – узкий сафьян
әкертен шыгырдый – слабенько скрипит
җем-җем итеп тора – сильно блестеть, ярко сверкать
саранҗы – саржа
җиңнәре – рукава
кәвешем – кавуши (обувь из мягкой кожи, надеваемая, как правило, поверх ичигов)
бая – недавно
чылтыраганы – который дребезжит, звенит
борчак белене – блины из гороховой муки
җизни – зять (муж старшей сестры или родственницы)
айбагар – көнбагыш, подсолнечник

***

— Әхмәдулла!.. Әхмәдулла!.. Әтиең кайтты!.. Әтиең кайтты.

— Әйдә ку, Миңлегали! Ку!

— Әби, сыерны куып алып кайтма, каймагы чайпала, ди... Минем әти кайткан, миңа кәҗүл читек алып кайткан... Өр-яңа кәҗүл читек. Әнә тырантас... Әй җаным тырантас... Кара, алаша, мескен, тирләгән... Минем читек авыр микәнни?..

— Әхмәдулла, Әхмәдулла! Сыерларны алып кайттыңмы?..

— Кайттым, әби, кайттым.

— Әнә, Рәбига тәрәзәдә, кулына нәни генә каймалы читекләр тоткан...

— Әләлики-кызыкый, әләлики-кызыкый. Яңа читегем, яңа читегем...

— Абый, абый, яңа читегем...

Бик исем китте... Үземә дә әти яңа читек алып кайткан... Миңа – мулла абзыйныкы кебек кәҗүл читек.

— Әләлики-кызыкый, әләлики-кызыкый...

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:

чайпала
– расплёскивается
алаша – мерин, рабочая лошадь
бик исем китте – очень уж удивился (пренебр.)

***

Әти түр башына утырган, аның янына мулла абый. Самавыр гаеткә дип ачылган, самавыр көлә-көлә җырлый. Әни чәй ясый, әби әллә нәрсә сөйли.

— Әйдә, угылым, әйдә, угылым, әйдә, Әхмәдулла бәбкәм!

Әни баштан сыйпый, әби аркадан кага.

— Кил, угылым, үз яныма утыр.

Әти мине үз күршесенә утырта.

Рәбига, нәни генә читекләрен кочаклаган да, кулы белән сыйпап сөя, битенә китерә, үбә, тиле!..

— Әти, миңа читек алып кайттыңмы?

— Кайттым, угылым, кайттым. Әнисе, Әхмәдулланың саплы калачын бир әле.

— Саплы калач, саплы калач, әләлики-кызыкый, әләлики-кызыкый! — Мин Рәбиганы кызыктырам. – Синең саплы калачың юк...

— Минем читегем бар, минем читегем бар...

— Минем дә читегем бар, минем дә читегем бар. Әти читегем кая?

— Кәҗә Вәлинең килененең угылы кызамык чыгарган икән, угылым, ул сиңа дигәнне ураза гаетенә генә өлгертәм диде... Аннан Миңлесәхип апаларның кодаларыннан гына алдым.

Мулла абыйга:

— Кая әле, Фәхрулла. Әхмәдулла читеген бир әле. Зур булмаса ярар иде, угылым.

Абый көлемсерәде. Мин:

— Юк, юк, булмый. Минем нәни генә читегем була. Нәни генә. Әти! Кәжүлме?

— Кәҗүл, угылым... Менә читек...

Бу читек бөтенләй башка. Аның олтаны да кып-кызыл. Битлекләре, балтыры да дулкынланып тора. Ләкин... Ул ни дип соң Кәҗә Вәлинең килененең угылы кызамык чыгарган?

— Йә, ки, угылым. Йә, ки, зур булмасмы?.. Зур булса, мулла абыеңа бирерсең...

Читекнең эченә тәпиләремне тыгам. Аның төбенә аягым барып җитми. Тирә-юньнәрендә минем балтырларым-чалтырларым кысылып, кочакланып тормый...

— Тор, угылым. Тор, бисмилла... Йә, тор!

Мин торып бастым. Читекнең кунычы бот төбенә җитте. Аяк башым аның төбен барып таба алмады. Мин төбенә аяк җитми торган суга чумган кебек булып киттем.

— Зурракмыни?.. Тегүче Хисами да юк бит шуны кечерәйтергә... Анда ук әйттем, безнең Әхмәдулланың тәпиләре әле нәни генә булыр, дидем. Миңлесәхип абыстаңның кодасы: "Юк, булмас, хәзрәт, мәхдүм үсәр әле. Бу елгы гаеткә зур булса, киләсесенә чак булыр", – ди.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:

сыйпап сөя – ласкает
тиле – глупый
кызамык – корь
көлемсерәде – ухмыльнулся
дулкынланып – волнится (стоит волнами)
килененең угылы – сын невестки
кунычы – голенище
мәхдүм – почтительное название духовных лиц и родственников мужского пола, чаще
всего сына муллы

чак булыр – будет впору

Мин читекне әйләндереп-әйләндереп карадым... Тагы кияргә аякларымны керттем, тагы икесе дә төбенә барып җитә алмады.

— Эч, угылым, чәеңне. Әнә, саплы калачыңны ал.

Мин читеккә карадым, караган саен ул миңа дошман төсле күренә килде. Мәхәббәтсез читек, дәүкәди читек...

— Рәбига, әләлики-кызыкый, әләлики-кызыкый... Минем чапаным бар!..

— Бар, бәпкәм, бар...

— Минем чыбыркым бар...

— Минем курчакларым бар...

Тиле!.. Малайлар курчак уйныймыни? Мин катымша түгел.

— Эч, угылым, чәеңне. Иртәгә менә мулла абыең үзеңә чалма чалып бирер. Чапаныңны киярсең. Читегеңне, әллә, угылым, гаеткә киеп барырга мулла абыеңа бирәмсең? Аның, мескеннең, гаеткә читеге дә иске...

Мин күземне күтәреп карадым, читек тә кызганыч, мулла абый да кызганыч. Бәхетсез читек, нәни түгел читек! Бу кәжүл дә түгелдер әле!.. Түгел!

Мин читекләрне мулла абыйга суздым.

Әти, әни һәм әби, һәммәсе:

— Менә рәхмәт, менә рәхмәт, мулла абыең менә сиңа чалма чалып бирер. Киләсе гаеткә Кәҗә Вәлинең килененең угылы кызамыктан терелер дә, сиңа нәни генә, үзеңнең тәпиләрең кебек кенә читек килер. Казанның үзеннән: "Ошбу читек тапшырылса иде Габдулла авылында Әхмәдулла мәхдүмгә", – дип, атыңа язылып килер.

Килер шул! Мин ураза бәйрәмендә өр-яңы кәжүл читек киеп гаеткә барырмын. "Әти! Ураза гаете еракмы?" – дияргә башымны күтәрдем. Мулла абый, әти, әни бер-берсенә карашып елмаешып торалар.

Миңа, бердән, минем хәзер дә читегем юк, ураза гаетендә дә читегем булмас, аннары да булмас кебек тоелды. Тамагымны әллә нәрсә кытыклады, борынга әллә ни тулды, күзне әллә нәрсә юешләтте. Биттән кайнарланып әллә нәрсә агып төште...

"Минем читегем юк, минем кәҗүл читегем юк", – дип, әллә кем минем эчемдә сыкранып кычкырына башлады.

Мин тавышланып еларга тотындым. Саплы калачны алмадым. Чәйне эчмәдем. Акырып-барып мендәргә яттым, мине әти дә яратмый, миннән мулла абый да көлә, мине әни дә, әби дә сөйми. Читегем юк... Рәбиганың читеге бар, минем читегем юк.

Минем күз алдыма тагы шул мәхәббәтсез читек килде. Мин тагы кычкырып еладым. Әни:

— Тукта инде, акыллы бул. Мә, алай булса, үз читегемне бирәм.

Әни каймалы зәңгәр җирлекле читек күтәреп килде.

— Мә, ки, үзеңә булсын.

Әби:

— Мин сиңа үзем кәжүл читек тегәм, үзем тегәм. Менә күр дә тор, үзем тегәм. Иртәгә чапаныңны киярсең. Читегеңне киярсең. Мәхдүм булып гаеткә барырсың.

Мин күземне ачтым. Рәбига, тиле, авызын ыржайтып елап утыра. Тиле! Гарәфә көнеңдә еларга ярыймыни? Тиле! Фәрештәләр тәсбих әйткәндә еларга ярыймыни? Әти авырса, нишләрсең?

Мине җилтерәтеп самавыр янына алып киттеләр. Әни чәй ясады. Әти бал кашыгым белән бал алып бирде. Әби чапанымны, яшел чапанымны кигезеп карады.

— Бар да тәмам. Өр-яңа чапан, төймәсен генә тагасы бар. Иртәгә менә читек тә өлгертәм.

— Нәни читекме, әби?

— Нәни читек, угылым.

— Кәжүл читекме, әби?

— Кәҗүл читек.

Мин саплы калач белән малайларны кызыктырырга, ындырлар артына сыерлар ашатырга чыктым. Иртәгә минем кәжүл, нәни читегем була.

Караңгы төшеп өйгә кайтканда, әби түр башында утырган да, колак артларына җеп белән эләктергән күзлеген кигән дә, чынаяк астлыгында ак май белән корымны бергә изеп маташа. Аның янында әнинең иске читеге, Сәрби әбинең үлек өстеннән бирелгән каймасыз кызыл читеге.

— Әби, нишлисең?

— Бар, ят, угылым, бар. Әнә Рәбига – акыллы кыз, күптән йоклый. Иртәгә гает бит. Гаеткә тора алмассың. Бар, ят!

— Әби, читегем өлгердеме?

— Юк әле, юк. Мин аны намазымны укыгач кына тегәм. Бар, ят.

Әбинең миңа читек тегүен, кәжүл читек тегүен күрәсем килсә дә, гаеткә тора алмам дип яттым.

Юрганның кырыеннан гына әбинең нишләгәнен карап яттым. Әби, аркасы белән утырганга, нишләгәне күренмәде. Бүлмә тактасының шәүләсендә генә аның калын бармаклары әллә нәрсә өстеннән бик кызулап йөргәне, аның әллә ни ышкыганы шәйләнде.

Минем күз алдыма нәни генә читек, кәжүл читек килеп басты. Ул минеке.

Кил, кил, кәҗүл читек. Иртәгә гает, кәҗүл читек, иртәгә гает!

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:

мәхәббәтсез читек, дәүкәди читек – неприглядные (ямьсез) ичиги, огромные ичиги
катымша – как женщина
сыкранып – ноя, стоная
ындыр – гумно (амбар)
корым – сажа, копоть
үлек өстеннән бирелгән – истәлеккә бирелгән, полученные в память после смерти
каймасыз – без кайсы
ышкыганы шәйләнде – было заметно, что трёт

***

— Тизрәк, угылым! Тәһарәт ал! Әтиең китте. Әнә мулла абыең сиңа чалма чалырга көтеп тора. Тор, балам, тор. Бүген бит гает.

— Әби! Читекне бетердеңме?

— Бетердем, бетердем, мә комган.

Тышта суык кына җил тәнне кытыклаган кебек булды. Ашыга-ашыга авызга су алганда, әти кебек иттереп "эһе-эһе" дияргә дә оныттым. Битләрне рәтләп себереп бетермәенчә йөгереп кердем.

— Мә, угылым, күлмәк-ыштаныңны ки.

Мулла абый калын гына тавыш белән:

— Тизрәк, Әхмәдулла. Миңа барырга вакыт.

Күлмәкне алай-болай киеп, кыска җиңле казакине кия-кия түргә чыктым. Анда әби чапан тоткан. Мулла абый чалма тоткан.

— Кил, утыр, бисмиллаһи... Йә, элгәре уң кулыңны бир! Әби чапан кидерде.

— Утыр, Әхмәдулла, утыр.

Мин чәч ала торган тәбәнәк урындыкка утырдым.

— Башыңны туры тот!

Мулла абый акрын гына минем баш тирәсендә кызыл тамчылы ак чалманы сарырга тотынды.

Әби әллә кайдан балтыр чүпрәкләр белән читек алып килде.

— Әби, читекме?

— Читек, угылым.

— Кәҗүл читекме?

— Кәҗүл, угылым.

Мин күзем белән кәҗүл читекне эзләргә тотындым: кап-кара читек тора.

— Әби, күрсәт!

Мулла абый калын тавыш белән:

— Башыңны борма! Чалмаң бозыла.

Мин, яхшы айгыр кебек, муенымны туры тоттым. Әби минем аякларга балтыр чүпрәк урады. Бисмилла әйтеп, уң аякка читек кигезде.

Минем күңелгә рәхәт кереп китте. Мин тагы аягымны, кәҗүл читекле аягымны карарга башымны бордым. Мулла абый тагы: "Тик тор!" – диде.

Менә әби икенчесен дә кигезде. Чалма да чалынып бетте.

— Йә, тор, Әхмәдулла.

Тордым. Аяктагы читек кап-кара булып, җем-җем итеп тора. Чапан – ямь-яшел. Чалма – чуп-чуар.

Әби:

— Менә нинди зур шәкерт булды, – дип, аркамнан какты.

Әни килеп, ислемай сөртенә торган мулла абыйга:

— Әхмәдуллага да хушбуй сөрт, – дигәч, мулла абый ислемай шешәсенең тыккычы белән минем борын төбеннән бер сызып узды.

Борынга әти исе керде.

Мулла абый: "Йә, тиз бул!" – дип кызулагач, мин әле чапаныма, әле читегемә карап өй алдына чыктым.

Анда минем әле өр-яңа, әби кичә генә каз мае белән майлаган кәвешем кечкенә булганга, мин әбинең яшел башмагын гына киеп киттем.

Мәчет йортына әллә никадәр халык җыелган. Мулла абый барып җитеп тамак кыргач та, бар да торып юл бирде. Ул алга, алга китте. Мин дә, малайлардан узып, аларның алдындагы сафка утырдым.

Мин мулла малае. Минем чалмам, чапаным, читегем бар!..

Иртә намазын укыдык. Әти вәгазь сөйләргә тотынды. Мөәззин абзый:

"Сафланыгыз!" – дип, кешеләрнең аякларына тибеп йөрде.

Әтигә, мулла абыйга бөтен кеше, берсе арты берсе барып, акча биреп килделәр. Минем артта малайлар кызыгып карап торалар.

Ә шулаймы? Таз шәйтан! Миңа шалкан бирмәгән идең. Ә алаймы? Минем чапаным бар! Минем читегем бар, кәҗүл читегем бар!

— Мин кулым белән читегемне тотып карадым, йоп-йомшак, майлы кебек.

Менә кояш чыкты. Мәчет йорты тирәсенә киенгән-бизәнгән кызлар, хатыннар, малайлар тулды. Барысы да миңа карый.

"Әнә Әхмәдулла! Әнә Әхмәдулла... Әнә аның чапаны ямь-яшел, әнә аның чалмасы чуп-чуар!" – ди.

— Туктагыз әле. Гает намазына торыйк, аның кәҗүл читеген дә күрерсез...

— Менә мөәззин абзый әллә нәрсә сөйләде. Менә зур тавыш белән әти: "Аллаһе әкбәр!" – диде.

Һәммә кеше кулын күтәрде, төшерде. Мин дә күтәреп төшердем.

Арттан теге таз, аның артыннан тагы әллә кем, берәм-берәм көләргә тотындылар.

— Әхмәдулла әнисенең читеген кигән... Әхмәдулла әнисенең читеген кигән!

Малайлар пырхылдады.

— Әнисенең читеген кигән, әнисенең читеген кигән...

Мин серне белдермәскә тырыштым.

Әти кычкырып "Әлхәм" укырга тотынды.

Малайлар һаман "әнисенең читеген кигән" дигәнне такмаклаудан туктамадылар.

"Ә, Таз! Көнлисеңме? Кәҗүл читектән көнлисеңме?" Менә рөкүгъга киттек.

Ни күзем белән күрим! Минем читегемнең битлеге бөтенләй кып-кызыл. Балтырының кайбер җирендә кап-кара нәрсә ялтырап торса да, кай җирләрендә кызылланып киткән, ул ала-кола.

Рөкүгьда малайлар "Сөбханә раббелгазыйм" урынына: "Әнисе читеген кигән, әнисе читеген кигән", – диләр.

Түгел, ул болай гына кызарган. Минем чапаным да бар. Чапаным ямь-яшел.

Менә тагы тордык. Малайлар "пырых-пырых" көләләр.

— Әхмәдулланың чапанына корым ягылган! Кап-кара корым...

— Әнисенең читеген кигән. Әтисенең чапанын корымлаткан...

Тагы рөкүгъга бардык.

Ни күзем белән күрим: чапанымның алгы чабулары дегеткә буяган кебек кап-кара булган. Әттәхиятта малайлар:

— Әнисенең читеген кигән, әнисенең читеген кигән, әнисенең читеген кигән, катымша, катымша, – дип укыдылар.

Әти сәлам бирде: "Аллаһе әкбәр!" Бөтен халык сикереп торды. Мине малайлар чормап алдылар. Һәммәсе авызын җәйгән, һәммәсе көлә: "Әнисенең кызыл читеген кигән".

Мин һаваланып кына:

— Таз шәйтан, айбагар карагы!.. – дип киттем. Барып башмакларны кидем.

Малайлар тагы гөж иттереп көлделәр:

— Әбисенең башмагын кигән, Әхмәдулла әбисенең башмагын кигән.

Карасам, чын да әбинең башмагы. Әнинең Сәрви әби өстеннән килгән кызыл читеге. Аның эченнән балтыр чүпрәгенең очлары күренеп тора.

Яшел чапанның бер җире ямь-яшел, бер җире кап-кара булып корымлы майга буялган...

Бер малай төртеп җибәрде. Икенчеләре көлеп куйдылар. Тагы берсе төртте. Минем бер башмагым аяктан чыкты, аны кия алмаганга, кулыма алдым. Берсе чалманың коерыгыннан тотты. Ул сүтелеп китте.

Малайлар тагы көлә. "Әнисенең читеген кигән!" дигәнне көйләргә керештеләр. Мин кызу-кызу атларга башладым. Берсе чабуымнан тотты. Мин аның кулын тешләдем. Берсе сүтелә башлаган чалманың очын алып китте. Мин аны куа башлагач икенче башмагым төште.

Капка төбенә җиткәндә әбинең:

— Оятсызлар, кая колагын кисим! — дигән тавышын ишеттем. Күземә яшь тулды.

Умарта кортыннан качкан кеше кебек капкадан атылып кердем. Урамнан гөж итеп малайларның көлүләре, "Әнисенең читеген кигән" дигән такмаклары мине озатты. Хушбуй, исле сумса, пәрәмәч тәме чыккан өй каршы алды.

Әбинең:

— Бәйрәм мөбарәк булсын, угылым! — дип, аркамнан кагуына мин акырып елап җибәрдем.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ

элгәре
– в первую очередь
тәбәнәк – низкий
сарырга – наматывать
хушбуй – духи́
йоп-йомшак – очень мягкий
пырхылдады – фыркнули
гөж иттереп көлделәр – галдя (громко) засмеялись

***

Как вам рассказ, понравился? У нас есть и другие произведения Гаяза Исхаки:

А сейчас предлагаем пройти тест по лексике и содержанию произведения:

Тест: Кәҗүл читек

Тест: Кәҗүл читек

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG