Борынгы заманда бар иде бер патша. Аның дүрт улы бар. Бер заман патша, хатыны белән икәү, яхшы атлар, яхшы арбалар җигеп, ялан-япан сахрага чыкты. Сахрада яткан вакытта, төннең бер мизгелендә, боларның чатырларын бик каты җил исеп, күтәреп ташлады. Шул ук вакыт һавадан бер дию патшасы пәйда булды, моның куенындагы хатынын күтәреп алып китте.
Шул сәгать патша уянып, хатынының юклыгын белеп, тиз генә аны эзләргә китте. Шул төнне эзләп, хатынны таба алмыйча, таң аткач патша үзенең шәһәренә кайтты. Патша ат җиткән җиргә ат җибәреп, хат җиткән җиргә хат җибәреп, төрле якка эзләүчеләр җибәреп, хатынны эзләргә тотынды.
Бер ел үткәч, патшаның олы улы укудан кайтты. Егет атасына әйтте:
– Инде, әти, мин укуның чигенә чыктым. Син инде миңа әнине эзләргә рөхсәт бир, – ди.
Патша улының фикерен хуплап рөхсәт бирде. Олы улы йөз гаскәри, бер елга җитәрлек акча һәм азык-төлек белән юлга чыгып китте. Күп кенә көннәр һәм төннәр узгач, болар бик куе бер урманның эченә барып җитте.
Шунда патшаның улы: "Без шунда берәр көн ял итеп, атларыбызны ашатып китәрбез", – дип уйлады. Шунда, ашап утырган чакта, патша улының чатырына бер Ак бүре килеп сәлам бирде һәм әйтте:
– Әй, ахмаклар, кем рөхсәте белән минем урманыма кереп, үләннәрне таптап йөрисез? Хәзер үк чыгып китегез, – диде.
Патша улы:
– Син үзең кайдан килдең, шунда кит. Менә минем йөз гаскәрием бар, хәзер аттырырмын да үтерермен, – диде.
Бу сүзләргә Ак бүренең тагын да ачуы килде. Ул боларга карап бер дога укып өрде, бар да тораташ булып каттылар.
СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
патша – монарх, царь, падишах
арбалар җигеп – запрягли телеги
ялан-япан – открытая ровная местность, равнина, поле
сахра – поле, степь, простор
мизгелләрендә – в мгновении
чатырларын – шатёр, палатка
дию патшасы – царь дивов (злых духов)
пәйда булып – (внезапно) появившись, образовавшись
куенындагы – в объятиях
юклыгын – отсутствие
эзләргә тотынды – принялся искать
чигенә чыктым – завершить, тәмамларга
рөхсәт – разрешение, дозволение
хуплап – одобрив
чатырына – шатер, палатка
аттырырмын – выстрелю
өрде – подул
тораташ – каменная статуя, истукан
Патша улыннан хәбәр көтте. Бер ел узгач, укый торган ике уртанчы улы укудан кайтты. Исәнлек-саулык сорашканнан соң, болар да аталарыннан рөхсәт сорадылар:
– Без дә әнине эзләргә чыгыйк, – диделәр. Патша боларга карап:
– Олы абыегызның киткәненә инде бер ел булды, һич хәбәр-хәтере юк. Инде мин, сездән аерылып, берүзем нишләрмен? – диде.
Ләкин уртанчы уллары һәр көн рөхсәт сорый. Ахыр чиктә, патша аларга да рөхсәт бирде, ләкин кисәтеп куйды:
– Бер елдан артык йөрергә рөхсәт юк сезгә, – ди ул.
Ике уртанчы улы, шулай итеп, юлга чыгалар. Алар да йөзәр гаскәри һәм акча, азык-төлек алып, юлга чыгып китте. Озак кына юл үткәч, урманның бер ягына барып җитәләр. Һәм атларыннан төшеп, чатырларын корып, су эзләп алып килеп, аш пешереп ашарга утырган чакта, Ак бүре килеп җитте.
– Кем рөхсәте белән урмандагы үләннәрне таптап кердегез? – диде ул. – Һич рөхсәт юк сезгә, – дип боларны куа башлады.
Уртанчы уллар да гаскәрләренә таянып, бүре белән каршылыкка керә. Боларга яхшылык белән берничә тапкыр әйткәннән соң, алар тыңламагач, Ак бүре баягыча бер әфсен укып өрде, болар да тораташ булып катты.
***
Тагын бер ел үтә, патшаның төпчек улы мәдрәсәдән укудан кайта. Патша аңа барлык булган хәлләрне сөйли, олы абыйсы һәм ике уртанчы абыйсының әйләнеп кайтмавын әйтә. Моны ишеткәч, төпчек улы:
– Инде алар кайтмады, берәр хәл булгандыр. Миңа да рөхсәт бир дә, мин дә китим, – диде.
Патша аңа:
– Мин синнән дә аерылгач, кемгә карап торырмын, югалганнар югала торсын, әмма сиңа һич рөхсәтем юк, – диде.
Атасына көн-төн ирек бирмичә сорый торгач, атасы моңа да рөхсәт бирмәгәч, улы:
– Әти, мин сине гаскәр сорап, азык сорап борчымыйм, миңа бары бер елга, кая барсам да җитәрлек итеп, акча гына бир, – диде.
Төпчек ул, атка атланып озын юлга чыгып китә. Күп айлар, көннәр, сәгатьләр үтеп, ул да урманга барып җитә, аның эченә кереп китә. Шунда аңа Ак бүре килеп очрый да, әйтә:
– И егет, син монда нишләп йөрисең, кая барасың, кайдан килдең? Монда минем рөхсәтемнән башка үләннәрне таптау җитмәгән, тагы урмандагы кошларны атарга барасыңмы, – ди.
СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
хәбәр-хәтере – вести, слухи, молва
берүзем – в одиночку
ахыр чиктә – в конце концов
кисәтеп куйды – предупредил
азык-төлек – продовольствие, провизия
чаклы – столько
куа башлады – начал прогонять
каршылыкка – в сопротивление, в противоборство
баягыча – как прежде
әфсен – заклинание, волшебство
төпчек улы – младший сын
әйләнеп кайтмавын – не вернуться
берәр хәл булгандыр – наверное, что-то случилось
аерылу – расставаться
гаскәр – войско, армия
атка атланып – оседлав коня
җитмәгән – не хватало
Егет бүрегә:
– Кошны атып, үземә пешереп ашарга уйлаган идем. Бик арыдым, талдым. Инде алай булгач, синең рөхсәтеңнән башка мин монда бер эш тә эшләмим. Чыгам да китәм, – ди.
Бүре аңа каршы:
– Инде, егет, син күркәм, сүзең ямьле, һичбер каршы килгән җирең юк. Мин сиңа рөхсәт бирәм, теләгәнеңне эшлә. Тик менә бу күренгән кошны атма. Тирәкнең башында утырган кош ал да, тазартып пешер. Аш ашарга мин дә килермен, – дип әйтте дә, үз юлына китте.
Моның чатыры янына бер яшь кенә егет килеп чыкты да сәлам бирде. Патша улы чатырга моны да ашарга чакырды, хәзерләнгән ашны тәмам ашап бетерә яздылар. Шул чакта келт итеп патша улының исенә Ак бүре төште һәм "хәзер Ак бүре килсә, ни ашатырмын икән" дип йөрәгенә курку төште.
Кунак егет аңа каршы:
– Әй, егет, син бер дә кайгырма. Ул бүре булып күренгән нәрсә мин идем. Минем җитмеш төрле һөнәрем бар, җитмеш төрле сурәткә керә алам, – диде.
Аннары Төпчек ул Ак бүрегә үзенең кайдан килгәнен, абыйларын эзләргә чыкканын баштанаяк сөйләп бирде. Ак бүре аңа:
– Соң син ул агаларыңны күрсәң таныр идеңме? Әйдә әле мин сине бер җиргә алып барыйм.
Ак бүре егетне агаларының тораташка әйләнгәнен күрсәтә. Егет, бу ташларның чыннан да агасы һәм гаскәрләре икәнен белгәч, елап җибәрә. Ак бүредән аларны терелтүен сорап ялына башлады. Ак бүре барысын да элекке кыяфәтләренә кайтарырга ризалаша.
Дога укып, ташларга өрүе белән, егетнең абыйлары һәм аларның гаскәрләре кинәт кенә терелеп, һәрберсе үз эшенә тотынды. Ак бүре агайларның һичберсен патшаның төпчек улына юлдаш итеп алырга ярамаганлыгын белдерде:
– Бик кирәк булса, бары үзеңнән бер яшь зур агаңны гына алып калырсың. Башкалары синең эшкә ярамаслар, алар кайтып китсеннәр, – диде.
СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
талдым –устал, утомился
күркәм – симпатичный, привлекательный
тирәкнең – у тополя
тазартып – очистив
үз юлына китте – пошел своей дорогой
курку төште – охватил страх, испугался
кайгырма – не переживая
баштанаяк – с головы до ног
исән-сау – жив-здоров
әлбәттә – конечно
исәннәр – живы
агалар – старшие братья
батыр – храбрый, смелый
елап җибәрде – заплакал
терелтүен – исцеление, оживление
элекке кыяфәтләренә – в прежний облик, внешность
дога – молитва
эшкә ярамаслар – не годятся в работу
Егет Ак бүренең киңәшләрен тыңлап, юлга чыкты. Өч көн, өч төн барганнан соң, дию патшасының җиренә килеп кереп, алтын тирәкнең янына барып җитте. Шул вакытта алтмыш колачлы ала айгыр килеп чыкты. Егет аның ялына ябышып, һич тә ычкындырмыйча, утлы таулар, диңгезләр аша кереп китте. Егет моңарга күп рәхмәтләр укып, өстеннән төшеп, тау итәгендә калды. Алтмыш колачлы айгыр үз юлына китте.
Егет никадәр тауның өстенә менәргә тырышса да, һич тә менә алмады. Күңеле тулып, анасын исенә төшереп, елап утырды. Шул вакытта һавадан кара болыт килеп төшкәнен күрде. Болыттан зур кош килеп төште дә, егеткә: "И егет, әйдә минем өстемә менеп утыр. Мин сине бер җиргә алып китим", – диде. Егет аллага тапшырып кошка утырды. Кош аны биек һавага күтәреп:
– И дустым, син мин барында курыкма. Мин – күптәнге дустың Ак бүре, – дип аны тынычландырды. Ак бүре, сәмруг кош кыяфәтендә булып, егетне Каф тавы башына илтеп куйды. "Сау бул, Алла сиңа ак юл бирсен", – дип, саубуллашып, үз юлына очып кире китте.
Шулай итеп, егет янә бер кечкенәрәк тауга очрады. Тауның башына менсә, ерактан ялтыраган бакыр сарай күрә. Сарайның тәрәзәсеннән караса, кырык бер кол кызның адәм итләре юганын күрде. Егет батырланып, ишек янына килде һәм сәлам бирде. Шул минутта бер матур кыз ишекне ачып:
– Син адәми затмы, пәри затмы? – диде.
Егет:
– Адәми затмын, – диде.
Кыз:
– Син ничек килдең? – диде.
– Минем күптәннән ашаганым юк, мине ашарга керт, – диде егет. Кыз аңа: "Минем абыстаема рөхсәт сорарга китәм", – дип кереп китте. Абыстай егеткә ашарга китерергә кушты. Егет ашаганнан соң үзе турында сөйләде: "Мин патша улы, анамны эзләргә чыктым", – диде.
Абыстай аңа:
– Әгәр дә анаңны табып кайта алсаң, сарайда кунак бул, – диде.
Егет керергә вәгъдә бирде. Абыстай янә:
– Мин синең коры сүзеңә ышанмыйм. Син анаңны тапкан шатлыгыннан мине онытырсың. Менә мин сиңа шул үзеңә ишек ачкан кызны никахлап бирим дә, ул монда калсын. Син дә аны исеңә төшереп, минем яныма килерсең, – диде.
Егет, шуңа риза булып, агасы исенә килеп төште дә:
– Мин монда рәхәттә ятам, минем агамның ашый торган ризыгы бетеп, аптырап ятадыр.
Бу бакыр сарай буйлап өч көн, өч төн барганнан соң, егет бер көмеш сарайга килеп чыкты. Көмеш сарайда да кырык бер кол кызның ит юганын күрде. Егет анда да сәлам бирде. Баягы кебек хәл-әхвәл сорашып, егет боларга анасын эзләргә чыкканын, патша баласы икәнен сөйләгәч:
– Бик яхшы, кайтканда минем сараема кер, керми китмә, – диде абыстай. – Син болай гына онытырсың. Менә мин үзеңә каршы чыккан кызны никахлап бирим, аны исеңә төшереп керерсең, – диде. Абыстай кызны никахлап бирде.
Егет янә өченче кич кунганда, агасы исенә төшеп: "Бу җирдә озак торырга ярамас", – дип, яңа кәләше белән саубуллашып, үз юлына китте.
СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
алтмыш колачлы ала айгыр – шестидесятипалый пятнистый жеребец
ялына ябышып – ухватившись за гриву
ычкындырмыйча – не отпуская
тау итәгендә – в подножье горы
тырышса – если постарается
болыт – облако
аллага тапшырып – с божьей помощью
янә – снова
менсә – если поднимется
ялтыраган бакыр сарай – блестящий медный дворец
файда – польза
адәми зат – человеческое существо
пәри зат – мифическое существо
күптәннән – с давних пор
вәгъдә бирде – пообещал
коры сүзеңә – пустым словам
шатлыгыннан – от радости
исеңә төшереп – вспомнив
аптырап ятадыр – наверное, в растерянности
көмеш – серебряный
язмышын кайгыртып – тревожась о судьбе
баягы кебек – как и прежде
хәл-әхвәл – житьё-бытьё
никахлап – совершив обряд бракосочетания
кунганда – кунаклау, гостить (ночевать)
кәләше – невеста
Көмеш сарай буйлап өч көн, өч төн үткәннән соң, бер бик зур алтын сарай янына бик зур вә матур итеп бакчалар корылганын күрде. Шунда да матур бер кыз килеп: "Син адәми затмы, пәри затмы?" – диде. Егет: "Адәми затмын", – диде.
Егет китергән кош итләрен ашап, китергән эчемлекләрне эчкәч, абыстайны тыңлый башлады:
– Мин фәлән патшаның хатыны, фәлән шәһәрдән идем, мине урлап шушы дию бу җиргә алып килде. Инде минем югалганыма фәләнчә ел булды. Минем дүрт улым бар иде. Инде алар үсеп, синең кадәр була торганнардыр, – диде.
Егет аңа:
– Мин синең улың булам. Мин фәләнчә айлардан бирле сине эзләп, монда килеп җиттем. Аллага шөкер, синең нурлы йөзеңне күрдем, – дип, муенына барып асылынды. Шатлыктан алар елашты.
Атасының исәнлеген, ике агасының юлдан кайтканлыгын һәм абзасының базда калганлыгын сөйләп бирде. Абыстай улын алып, сарай ишеген ачып, аны кертеп җибәрде. Сарай уртасында биш йөз потлы шар күреп, анасы егеткә аны чыгаруны кушты. Егет шарга тотынып караса да, аларны кузгата алмады.
Анасы:
– Диюебез унике айлык юлга киткән иде. Тагын ун айсыз кайтмый. Диюнең бер җимеш бакчасы, бер күле бар. Шул алмагачның алмасын ашап, күленнән су эч, – диде.
Егет өч ай алма ашап, шарны күтәрергә тырышты. Аны кулы белән тотып, ыргытып җибәрде. Анасы: "Димәк, көчең диюнеке белән тигезләнде", – диде.
Анасы, һавада очып йөрүче зур иске машинаны чыгарып, аны юлга әзерләп куйды. Ашап туйганнан соң, кырык бер кызны, кәләшен һәм үзләрен утыртып, югарыга күтәрелеп киттеләр.
Киткән вакытта егетнең анасы бер әфсен укып, алтын сарайларны һәм бакчаларны юк итеп, бер алтын күкәй итеп кесәсенә салды. Кайтканда, көмеш сарайга керделәр, ашап-эчеп ял иттеләр. Тагын алга таба очып киткәч, бакыр сарайга килеп җиттеләр, әмма анда һичкем чыкмады.
СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
корылганын – построено, создано
эчемлекләрне – напитки
фәлән – некий
урлап – воруя
югалганыма – моему исчезновению
муенына барып асылынды – бросился на шею
биш йөз потлы – пятьсот пудов
кузгата алмады – не смог сдвинуть
кавырсының катмаган – не вырос, не окреп
җимеш – плод, фрукт
күле – озеро
ыргытып җибәрде – метнуть, зашвырнуть
җитәкләп – вести за руку
кыз куеныннан – из объятий девушки
харап булырбыз – в запущенном состоянии
ватылган – сломан
ашап-эчеп ял иттеләр – поели и отдохнули
Анда керүгә, диюнең хатыны һәм кол кызлары үкереп елап каршы алдылар:
– Бәхетебез юк икән, диюебез кайтты. Ул сине дә, безне дә үтерер, – диделәр.
Егет үзенең хатынына карап:
– Ул кайда йоклый? – дип сорап, кереп китте.
Анда тугыз башын тугыз якка салып, бернәрсә белмичә дию йоклап ята. Егет, алмаз кылычын чыгарып, бер башын кисәргә уйлаганда, дию уянып:
– Нигә кунак итмисез? – диде.
Егет аңа каршы:
– Мин ач түгелмен, бары синең каныңа сусап кына килдем, – диде. Дию, урыныннан сикереп торды, алар алышырга тотынды. Алыштылар, әмма берсен-берсе җиңә алмадылар. Дию, ачлыгы турында әйтеп, ашарга барырга тәкъдим итте. Егет:
– Оятсыз, үзең генә ашарга оят түгелме? Мин дә арыдым, – диде.
Дию егетне дә өйгә алып керде. Диюнең ике төрле суы бар иде – берсе хәл кертә торган, икенчесе хәл китәрә торган. Диюнең хатыны, диюгә хәл китәрә торган суны, егеткә хәл кертә торган суны салып биргән иде, дию эчүгә бөгелеп төште. Соңрак, егет алмаз кылычын чыгарып, диюнең тугыз башын кисеп ташлады. Хатын һәм кызлар, бу хәлне күреп, егеткә рәхмәтләр укыды:
– Бу көнне дә күрәсебез бар икән, – диделәр. Егет, тагын сарайларны тикшерергә кереште. Беренче сарайда картлар, икенчесендә карчыклар тапканда, аларның куркуын күреп:
– И картлар, мин сезне диюнең кулыннан коткарам, – диде.
Сарайда берәү дә калмады. Ике көн киткәннән соң һава көймәсен тикшереп карасалар, күрәләр, егет көймәдә юк. Егетнең кайда калганын белмәделәр, шул ук вакытта алар шәһәргә барып, егетне көтеп калдылар. Егет урманда бераз йөреп, бакыр сарайга барып керсә, ни күзе белән күрсен, бакыр сарайның эчендә һичкем калмаган.
СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
үкереп елап – рыдать, плакать навзрыд
кылычын – меч, сабля
ач түгелмен – не голоден
каныңа сусап – жажда твоей крови
берсен-берсе – один другого
оятсыз – бессовестный, бесстыдный
оят түгелме – как тебе не стыдно
картлар – старики
карчыклар – старушки
кулыннан коткарам – спасу из рук
үләксәсен – его труп
тегермәнгә – на мельницу
көймәсен – его лодку
Ашыйсы килеп, бүлмәләрне карап йөргәндә, егет бер кечкенә бүлмә тапты. Аның уртасында бер өстәл һәм өстендә зәңгәр күк сыман бер әйбер белән бер генә чыбык ята иде. Егет, аптырап, чыбыкны кулга алып: "Бу ни эшкә ярый икән?" – дип, күккә бәреп карады. Шунда гыйфрит килеп чыкты.
– Ни кушасыз? – диде ул.
Егет:
– Минем аналарым моннан киткәннәр. Мин берүзем калганмын. Күпме вакытта анам ягыга илтеп җиткерерсең? – диде.
Гыйфрит:
– Ике сәгать эчендә җиткерермен, – диде. Егет шатланып, аның өстенә менеп утырды.
Шунда егет гыйфриткә:
– Инде син мине туры сарайга илтмә, шәһәрнең читенә илт, – диде. Гыйфрит, егетнең сүзен тыңлап, шәһәрнең читенә илтеп ташлады. Егет шуннан җәяүләп шәһәргә кереп китте һәм бер картның артыннан барып җитте. Егет күрде: карт бер итекче икән. Егет:
– И бабай, син яхшы итекче. Минем бер сүзем бар, шуны эшләсәң, бер мең тәңкә акча бирермен, – диде.
Карт:
– Кулымнан килерлек булса, мөмкин, – диде.
– Шәһәр читендә ике сарай бар. Шунда минем гашыйк булган бер кызым бар. Син шуңарга яучы бул, – диде. Карт, егетнең сүзен тыңлап, сарайга китте. Кыз, төшендә кеше киләсен сизеп, картны каршы алды. Карт:
– И кызым, миндә бер кунак егете бар. Ул сине күреп гашыйк булган, – диде.
Кыз:
– Ярый, ләкин минем калымым бик зур. Әгәр дә булдыра алса, ул минем ирем булыр, – диде.
Сахрага китеп, егет гыйфриткә:
– Әлеге күлмәк белән калушны ничә сәгатьтә табып китерерсең? – диде.
Гыйфрит:
– Бер сәгатьтә табып китерермен, – диде.
Егет:
– Мин көтеп торырмын, – диде.
СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
зәңгәр күк сыман – как синее небо
әйбер – вещь
чыбык – прут
бәреп карады – попробовал ударить
гыйфрит – сказочный демон
илтеп җиткерерсең – доставишь, довезешь
шәһәрнең читенә – на окраину города
җәяүләп – пешком
итекче – сапожник
тәңкә – монета
кулымнан килерлек – по мере возможности
гашыйк – влюблен
яучы – сват
калым – выкуп за невесту, мәһәр
ирем – муж
калушны – галоши
Гыйфрит, кызның янына килеп, күлмәк һәм калушны алып кайтып, егеткә күрсәтте. Егет шатланып, картка китереп тоттырды. Карт, күлмәкне кызга китереп бирде. Кыз:
– Бу эшләр дию мәмләкәтендә булмаган бер кеше эшли ала торган түгел, шул минем киявем икән, дип, кичкә килсен, – дип, картка вәгъдә биреп җибәрде.
Кичен егет карт белән сарайга килеп керде. Боларны кол кызлар, аңасы чыгып каршы алдылар. Алтын-көмеш сарайларны бер йомырка ясап кесәгә салып, үзләре шарларына утырып, картка бирәсе акчасын биреп, анасы киленнәренә: "Улым һәркемнән алда менеп утырсын", – дип, әмер бирде.
Тагын бераз килгәннән соң, Ак бүренең урманына килеп җиттеләр. Егет Ак бүрегә карап:
– И, дустым Ак бүре, менә сиңа сүзем шулдыр: (өч кызны күрсәтеп) менә болар минем хатыннарым, (янә өчне күрсәтеп) боларын агаларыма багышладым. Шул алтыдан калганнарыннан үзегезгә ошаган берсен сайлап алыгыз, – диде.
Бүре сайлап алганнан соң, кыз да:
– Бигрәк матур егеткә туры килдем, – дип шатланды.
Озак бармыйча, үз шәһәрләренә дә кайтып җиттеләр. Шәһәргә биш чакрым калганда, туктап, иртә белән керербез дип уйладылар. Егетнең анасы гыйфриткә: "Шәһәргә хәтле таң атканчы бер алтын күпер эшлә, аның ике ягыннан ике елга агып торсын", – диде. Гыйфрит, хатынның боерыгын үтәп, таң атканчы күперне эшләп чыгарды. Патша, иртән күперне күреп, шатланып, хатыны һәм балалары кайтып җитүен белде. Патшалыкта зур шатлык белән аларны каршы алды. Егет үзенең сараена кайтып, өч хатыны белән үз сараенда рәхәтләнеп тора башлаган, ди.
СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
мәмләкәтендә – страна; государство
киявем – мой жених
йомырка – яйцо
кесәгә – в карман
сайлап алыгыз – выберите
чакрым – верста
таң атканчы – до рассвета
күпер – мост
боерыгын – его приказ
***
Как вам сказка, понравилась? У нас есть и другие татарские сказки:
- "Ай өстендә Зөһрә кыз" (Девушка Зухра на Луне) — Фатыйх Әмирхан
- Аучы Мәргән һәм Болан кыз (Сказка об охотнике Мэргэне) – Әхмәт Фәйзи
- Үги кыз (татарская народная сказка)
А сейчас предлагаем пройти тест по лексике и содержанию произведения:
Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.
Скоро – больше! До встречи, сау булыгыз!