"Алтын Казан" мюзиклы быел узарга тиешле "Үзгәреш җиле-5" фестивале кысаларында куелды һәм Казанның опера һәм балет театрында сәхнәләштерелгән беренче татарча мюзикл булып санала. Либретто авторы Ренат Харис, төп рольләрне Филүс Каһиров, Эльмира Калимуллина, Артур Исламов, Эльмира Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов башкарды. Куючы режиссер — Михаил Панджавидзе. Сүз уңаеннан, мюзиклның музыкаль җитәкчесе — "Үзгәреш җиле"ндә музыкаль җитәкче булган Вадим Эйленкриг.
5 декабрь узган премьерада залда буш урын юк иде диярлек, тамашачының күп өлеше битлек киеп килгән иде, әмма социаль дистанцияне тотып утырулар бик сизелмәде. Тамашачы арасында Мәскәүдән килгән театр тәнкыйтьчеләре дә бар иде.
"Алтын Казан" композитор Эльмир Низамов консерваториядә укыганда диплом эше буларак язылган әсәр булуы белән билгеле, иң әүвәл автор күзаллавында ул рок-опера булган. 2014 елда ул бер вариациядә "Казан" гаилә үзәге каршында тамашачы хозурына күрсәтелде. Быел исә мюзикл "Үзгәреш җиле" фестивале кысаларында уза. Композитор спектакль театр репертуарына керер дип өметләнә. "Белгәнемчә, "Алтын Казан" "Үзгәреш җиле" кысаларында гына түгел, тагын берничә тапкыр күрсәтеләчәк. Ә дәвамы инде әлегә билгесез, барысы да тамашачы ничек кабул итүеннән тора" диде ул Азатлыкка.
Низамов әлеге мюзикл Татарстан башкаласы Казанга булган мәхәббәтен аңлата, дип әйтә. Мондый спектакль булдыру аның "Казанга килгәч тә барлыкка килгән иң зур хыялларының берсе" иде ди ул: "Алтын Казан" мюзиклы — ул безнең яраткан калабызга мәдхия. Төп рольләрне башкаручыларның берсе дә Казанда туып үсмәгән, әмма монда килгәч бу шәһәргә гашыйк булуларын аңлаган кешеләр. Мин дә башкалабызга килгәч Казаныбызның никадәр кадерле шәһәр икәненә инандым һәм аңа багышлап спектакль куясы иде дигән хыял белән яшәгән идем. Менә минем хыялым тормышка ашты".
Сәхнәдә хәзерге заман үткәннәр белән үрелеп бара. Сюжет буенча барлык күренешләр могҗизалы алтын казанга бәйле, имештер борынгы заманда хан үз тимерчесенә алтын казан коярга әмер биргән, әмма ул казанда су утсыз гына кайнап "тере" суга әверелеп барлык чирләрне дә дәваларлык булырга тиеш. Тимерче карт алтын казан коя, әмма аның хикмәтен күрер өчен саф йөрәкле кеше көч куярга тиеш. Могҗиза күрмәгәч, хан тимерчене үтерә. Тимерченең хатыны исә малае белән шул казанны алып явыз ханнан качып китә.
Бер карасаң сәхнәдә Казан шәһәренең хәзерге халәте, ә төп геройлар безнең заман яшьләре булып күрсәтелсә, икенче карауга инде хан заманы вакытлары күрсәтелә. Вакыт үзгәрешләре компьютер графикасы кулланып ясалган, шулай ук Сазаган дигән зилант та сәхнәдә видеография аша барлыкка килә.
Тимерче малае Битимер ролен җырчы Филүс Каһиров башкара. Аның сүзләренчә, мюзиклда ачык күренгән мәгънәдән тыш, яшерен мәгънә дә бар: "Минем герой шундыйрак сүзләр әйтә: "Яманны онытып булмый, ләкин була кичереп. Үчләшеп яшәгән кеше үзеннән-үзе чери". Миңа калса, спектакльнең яшерен мәгънәләренең берсе — һәрбер нәрсәне кичереп булу хакындадыр".
Спектакльне сәхнәләштерү процессы пандемия башында башланган булган һәм кайбер репетицияләрне онлайн форматта да уздырырга туры килгән. Аксылу ролен башкаручы Эльмира Кәлимуллина, арыганлык сизелә, дип әйтә: "Соңгы бер айны театрда көне-төне репетицияләрдә үткәрдек. Чынлап та арыганлык бар, әмма без бөтен команда белән бик зур эш эшлибез, тамашачыга беренче татар мюзиклын тәкъдим итәбез".
"Алтын Казан" мюзиклында төрле жанрлардагы музыка яңгырый, ди Эльмир Низамов. Монда рок, джаз, лирик һәм халык стилендәге музыканы ишетеп була. "Әйтик, Ханзадә холкы белән усал, явыз персонаж, шуңа күрә аның музыкасында күбрәк рок мотивлары яңгырый. Нөкер персонажы сюжет буенча хәйләкәр, аңа күбрәк джаз стиле килешә. Аксылу ул романтик образ, аның музыкасында лирика, эстрада, татар моңнары сизелә".