Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Навальныйның аны агулауда шикләнелүче белән сөйләшүен “ялган язма” дип атый


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Навальныйның аны ФСБ агулавы турында тикшерүен ФСБ провокация дип атады.

ФСБ Алексей Навальныйны агулау турында тикшерүне "чит ил махсус хезмәтләре ярдәме белән әзерләнгән провокация" дип, ә Навальнының аны агулауда гаепләнүче ФСБ хезмәткәре Константин Кудрявцев белән телефон сөйләшүе язмасын "ялган язма" дип атады. ФСБның белдерүеннән өзекләрне төрле хәбәр агентлыклары таратты.

Белдерүдә бу "провокация" Русия ФСБсын һәм Федераль иминлек хезмәте оешмалары хезмәткәрләрен дискредитацияләү максаты" белән оештырылган, ә аны "чит ил махсус хезмәтләренең оештыру һәм техник ярдәменнән башка гамәлгән ашыру мөмкин булмас иде", диелә.

Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный 21 декабрьдә Кудрявцев белән сөйләшү дип интернеткан чыгарган видео турында исә "абонент номерын алыштыру ысулын куллану — чит ил махсус хезмәтләренең мәгълүм ысулы, сөйләшүдә чынлыкта кемнәр катнашуын билгеләү мөмкинлеге бирмәүче бу ысул Русиягә каршы чараларда элек тә берничә мәртәбә кулланылды", диелә ФСБ белдерүендә. Шулай ук бу хәлгә бәйле тикшерү оештырылуы хәбәр ителә.

ФСБ әлеге сөйләшүнең ялган булуын раслаучы, Навальныйны агулауда ФСБ хезмәткәрләренең катнашуы турында тикшерү нәтиҗәләрен кире кагучы бернинди дә дәлил китерми.

Моңарчы ФСБның Навальный узган атна башында чыгарган тикшерүгә аңлатма биргәне юк иде.

Навальный белдерүенчә, ул агулауга катнашы булулары ихтимал берничә ФСБ хезмәткәренә, шул исәптән Константин Кудрявцевка шалтыраткан. Сәясәтче махсус әсбаб аша шалтыраткан, шуңа Кудрявцев аңа эш телефоныннан шалтыраталар дип уйлаган. Әлеге номерны ФСБ хезмәткәрләре югары дәрәҗәле офицерлар белән элемтәдә торыр өчен комутатор итеп тә кулланган диелә.

Алексей Навальный белән сөйләшү вакытында ФСБ хезмәткәре Константин Кудрявцев дип аталган кеше аңа очкыч Омскида оператив төшеп утырмаса һәм ашыгыч ярдәм табиблары атропин кадамаса, Навальный үлгән булыр иде дип аңлаткан. Ул шулай ук агулаучы матдә Навальныйның эчке киеменә сыланган иде дигән.

Узган атна башында сәясәтче Bellingcat төркеме The Insider, CNN, Der Spiegel һәм Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды ярдәмендә башкарылган тикшерү нәтиҗәләрен бәян итте һәм агулауда Русия махсус хезмәтләрен шулай ук Русия президенты Владимир Путинны гаепләде.

Алексей Навальный 20 августта Томскидан Мәскәүгә очканда аңын югалткач, очкыч Омскида тукталды һәм сәясәтчене шундагы хастаханәге салдылар. 22 августта ул дәвалау өчен Берлиндагы хосусый хастаханәгә җибәрелде. Бундесвер лабораториясе Навальный организмында "Новичок" төркеменә керүче сугыш химик агулаучы матдәсе эзләрен тапты һәм моны башка илләрнең лабораторияләре дә раслады.

Алексей Навальный 20 августта Томскидан Мәскәүгә очканда аңын югалткач, очкыч Омскида тукталды һәм сәясәтчене шундагы хастаханәге салдылар. 22 августта ул дәвалау өчен Берлиндагы хосусый хастаханәгә җибәрелде. Бундесвер лабораториясе Навальный организмында "Новичок" төркеменә керүче сугыш химик агулаучы матдәсе эзләрен тапты һәм моны башка илләрнең лабораторияләре дә раслады.

XS
SM
MD
LG