Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Навальный протестлары: меңнәрчә кеше тоткарланган


Казанда протест белдерүчеләр
Казанда протест белдерүчеләр

Русиядә Навальныйны азат итү таләбе белән күпсанлы протест чаралары үтте. Каршылык чаралары Уфада һәм Казанда да узды.

23 гыйнвар Русиядә оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны кулга алуга каршы протест чаралары узды. Ил буйлап 3 меңнән артык кеше тоткарланган дип хәбәр итә ОВД-Инфо сайты. Кайбер шәһәрләрдә тоткарлаулар бик дорфа узды. Журналистлар да кулга алынды һәм кыйналды. Тоткарланган журналистлар арасында Idel.Реалии журналисты Дарья Комарова да бар иде.

КАЗАН

Казанда протест белдерергә теләүчеләр Тукай мәйданында җыелды. Полиция Бауман урамын уратып алды, протестчыларга урам буйлап барырга юл бирмәде. Бераз басып торганнан соң, халык Ирек мәйданына юл тотты, анда "В отставку!" шигарен яңгыратты.

Казанда Навальныйны яклау чарасы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:36 0:00

Idel.Реалии хәбәр иткәнчә, протестчыларның бер өлеше шуннан соң кире Кольцо сәүдә үзәге һәм Бауман ягына төшеп китте. Алар "Монда без хакимият!" дип кычкыра. Полиция халыкны таралырга өндәде.

Казанда активист һәм социолог Искәндәр Ясәвиев тоткарланды. Ул үзе бу турыда "Idel.Реалии" хәбәрчесенә хәбәр итте.

"Тоткарландылар, халык арасыннан тартып алдылар, ПАЗга алып киттеләр. Кулга алу вакытында шлемдагы офицер, каршылык булмауга карамастан, кулны борды", диде Ясәвиев. Аның белән полиция ПАЗында тугыз кеше барлыгын әйтте. Соңрак алар машинадан чыгып кача алган. Бу хакта Ясәвиев Facebook битендә язды. Элегерәк Навальныйның Казан штабы башлыгы Олег Емеляновның кулга алынуы хәбәр ителгән иде.

Казанда журналистларны да тоткарладылар. "Казанский репортер" баш мөхәррире Антон Райхштат хәбәр иткәнчә, аны үзен, шулай ук "Эфир" телеканалы, "Татар-информ", Progorod, Kazanfirst басмалары журналистлары тоткарланды. Соңрак аларны җибәрделәр.

Казандагы "Коммерсант" газетасының баш мөхәррире язуынча, протестчылар Чернышевский урамы буйлап Кремль урамына менәргә теләгән, әмма көч структуралары аларга ташланган.

Чернышевский урамы буйлап барган "Хурлык" дип кычкырган. ОВД-Инфл язуынча, Казанда барлыгы 62 кеше тоткарланган.

УФА

Уфада каршылык чарасына чыгучы халык Конгресс-холлга таба юл тотты. RusNews хәбәр итүенчә, алар "Долой царя" дигән шигарләр кычкырды. Соңрак халык хөкүмәт бинасы янына таба китте. Урам чарасында яшьләр күп катнашты.

Халык "Путин карак" дигән шигарләр кычкырды.

Уфада
Уфада

Элегрәк Уфада Русия опозиционеры Алексей Навальный штабы координаторы Лилия Чанышева тоткарланды. Аңа кадәр Уфадагы "Эхо Москвы" журналисты Руслан Вәлиев полиция бүлегенә озатылды. Аңа микроавтобуста битлек кимәү сәбәбе белән протокол төзеделәр. "Бармак эзләре бирүдән баш тартканга "төрмәгә" утырту белән яныйлар дип язды Вәлиев "Эхо Москвы в Уфе" Телеграм каналында. Вәлиев янына адвокат кертелмәде.

РУСИЯНЕҢ БАШКА ШӘҺӘРЛӘРЕ

Протест чаралары Русиянең күп кенә шәһәрендә узды. Күп төбәкләрдә полиция митингка килүчеләрне тоткарлады. Хабаровски, Якутски, Владивостокта, Омскида митингка чыгучылар арасында кулга алынучылар булды. Чиләбедә полиция чарага чыгучылар белән бик рәхимсез кыланды.

Аннексияләнгән Кырымда Акмәчетнең үзәк мәйданында каршылык чарасына 200ләп кеше чыкты. Алар арасында иң актив булган унга якын кешене читкә чыгарып документларын тикшерделәр.

Тавыш көчәйткечтән полиция "транспорт һәм кешеләргә комачауламагыз", дип кисәтеп, җыелган халыкны Ленин мәйданыннан чыгып китүен таләп итте. Митингта шигарләр күренмәде, бернинди таләпләр әйтелмәде.

Мәскәү билгеләгән Кырым башлыгы Сергей Аксёнов социаль челтәрдә провокациягә бирешмәскә, җыелганнарга полиция каты чаралар күрәчәгене белдерде.

Төп каршылык чаралары Мәскәү белән Петербурда узды, анда меңнәрчә кеше урамга чыкты. Reuters язуынча, Мәскәүдә протест чарасына 400 мең кеше килгән. Кешеләрне дорфа тоткарладылар. Ил буйлап инде 2500дән артык кеше тоткарланган, дип хәбәр итә "Свободная Россия"

Оренбурда кешеләрне дорфа тоткарлау:

ТОТКАРЛАУЛАР ПРОТЕСТ ЧАРАЛАРЫНА КАДӘР ҮК БАШЛАНГАН

Русиянең кайбер төбәкләрендә Алексей Навальныйның җирле штаблары вәкилләрен тоткарлаулар инде җомга көннән бирле барды. Уфада Навальный штабы юристы Федор Телин һәм активисты Ольга Комлева тоткарланган иде. Телин Facebookтагы язуы өчен биш тәүлеккә сак астына алынды.


Башкортстан мәктәпләре бу көнгә тематик чаралар уйлап тапкан һәм анда килү мәҗбүри диелде. Бу турыда җомга көнне республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин гомумреспублика онлайн җыелышы вакытында белдерде.

Татарстанның күп вузларында һәм көллиятләрендә студентлар белән аңлату эшләре алып барганнар һәм студентларның протест акцияләрендә катнашуын булдырырга ярамавын әйткәннәр.

Татарстандагы Тикшерү комитеты киңкүләм тәртипсезлекләргә чакыру турында җинаять эше ачкан иде.

XS
SM
MD
LG