Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан төзелеш министрына гаепләү белдерелде


Рәмзил Күчәрбаев
Рәмзил Күчәрбаев

Рәмзил Күчәрбаев Күмертау шәһәрендә төзелеп бетмәгән объектны кабул итүдә гаепләнә.

Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры Рәмзил Күчәрбаевка вазифасы вәкаләтләреннән явыз файдалану турында гаепләү белдерелгән. Җинаять эшен Башкортстан тикшерү комитетының аеруча әһәмиятле эшләре бүлеге алып бара дип белдергәннәр Коммерсантка тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.

Тикшерү Рәмзил Күчәрбаев 2017 елда Башкортстанның капиталь төзелеш идарәсен җитәкләгән вакытта канун бозган дип саный. Күчәрбаев Күмертау шәһәрендә су чистарту корылмаларын эшләтеп җибәрүгә әзер булмаган килеш аларны кабул итү кәгазьләрен имзалаган, әлеге төзелеш 95 миллион сумлык булган диелә. Капиталь төзелеш идарәсе бу объектның дәүләт заказчысы, ә Уфадагы "А-строй" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте әлеге корылмаларны төзүче булган. Күчәрбаев кул куйган документлар нигезендә Күмертау шәһәре идарәсе су чистарту корылмаларын эшләтеп җибәргән, әмма хәзерге көнгә кадәр алар чынлыкта файдалануга яраклы түгел, диелгән тикшерү комитеты аңлатмасында. Нәтиҗәдә Башкортстан бюджетына 95 миллион сумлык зыян килгән диелә.

1 февральдә Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министрлыгында тентүләр узып, Рәмзил Күчәрбаев тоткарланган иде. Сишәмбе Уфаның Совет районы мәхкәмәсе аңа чикләү чарасы сайларга тиеш.

XS
SM
MD
LG