Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Алексей Навальныйны кичекмәстән иреккә җибәрүне таләп итә


Әлеге карар "мөрәҗәгать итүченең гомеренә куркыныч ихтималларын" карап, аның "сак астында утыруының бүгенге шартларын" исәпкә алып кабул ителгән.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Алексей Навальныйны кичекмәстән иреккә җибәрүне таләп итте. Документның күчермәсе оппозиция сәясәтчесе сайтында урнаштырылган.

Мәхкәмә регламентына ярашлы, аерым очракларда ул үтәү өчен мотлак булган тәэмин итү чаралары кабул итә ала. Страсбург мәхкәмәсе әлеге карарны "мөрәҗәгать итүченең гомеренә куркыныч ихтималларын" карап, аның "сак астында утыруының бүгенге шартларын" исәпкә алып кабул итте диелә.

Русиянең юстиция министрлыгы әлеге таләпне үтәргә җыенмыйбыз диде. Министрлык вәкиле Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең әлеге карарын "суверен дәүләтнең мәхкәмә системы эшчәнлегенә нигезсез һәм тупас тыкшыну" дип атады.

2 февральдә Мәскәүнең Симоново районы мәхкәмәсе Алексей Навальныйны колониягә җибәрү карары чыгарды. Аның 2014 елда "Ив Роше" эше нигезендә бирелгән шартлы җәзасы 3,5 ел гомуми тәртипле колония белән алыштырылды. Өй сагында торган вакытын исәпкә алып, оппозиция вәкиле төрмәдә ике ел сигез ай утырырга тиеш була.

2017 елда Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе "Ив Роше" эше нигезендә беренче хөкем карары 2014 елда Навальныйның хокукларын бозып чыгарылган дип таныды. Аңа компенсация дә түләнде. Ләкин Русиянең Югары мәхкәмәсе хөкем карарын кануни дип тапты һәм аны үзгәртмәде.

  • Навальныйны колониягә җибәрү карары әле үз көченә кермәде. Адвокатлар мөрәҗәгатьләре Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә хөкем карары чыкканчы җибәрелгән булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG