Үлем кара канатларын җәйде. Тирә-як кабер, ләхет, тере мәетләр белән тулды. Адәмнәрнең йөрәге моңа чыдамады. Алар төрле якка качты, Төркестан, Кавказ, Себергә киттеләр.
Галим карт ялгыз иде. Аның кечкенә улы ун көн элек югалды. Бәлки, шәһәргә киткәндер, бәлки, юлда үлгәндер – билгесез. Картның хәле тәмам бетте. Ул кар күмгән өйдә хәлсезлектән ауды. Бер көнне аның хәлен белергә танышы Гәрәй керде. Галимнең гәүдәсе янында бер кара эт Актырнак аның бавырын ашый иде...
Галимне абзарга салдылар. Монда мәетләр күп иде. Ирле-хатынлы карт белән карчык, ике кечкенә баланың зәңгәр туңып каткан мәетләре ята. Бер почмактан ыңгырашкан тавыш ишетелде. Бу калын чәчле, кара мыеклы яшь бер егет иде. Ул исән иде. Бу Миңлебай. Егетне үлгән дип уйлаганнар һәм мәетләр арасына салганнар.
Берничә минуттан авылның икенче башында көчле тавыш күтәрелде. Авылның бер карчыгы хәерче балаларын җыя, итләрен тозлый дигән сүз таралган икән. Гәрәй башта ышанмады. Ул сөйләгән башка кешеләр дә моңа ышанырга теләмәде. Әмма авылны курку басты. Халык карчыкның йорты янына җыелды. Алар тәрәзәләрне ватып өйгә керде. Алтмыш яшьлек карчык бик курыкты. "Балалар, мин нишләдем?", – дип елады ул. Авылдашлар аның мичен, сәке астын, келәтен актарды. Гәрәй кайнап торган казанны ачты. Анда вак-вак кызыл итләр йөзәләр иде.
– Бу нәрсә бу? – дип сорады Гәрәй карчыктан.
– Әй, балалар, картайган этем бар иде, аны суйдым, – диде.
Кемдер мич башыннан бер капчык сөяк чыгарды.
– Карагыз! Болар адәмнекенә охшаган! – дип куркыныч тавыш белән кычкырды ул. Карчык тагын елый башлады.
– Ни сөйлисез сез? Монда ат башы, эт кабыргасы, мәче сөякләре... Бер мин генәмени?.. Барыгыз да җыеп киптереп, он да ясадыгыз, шулпа да пешерәсез бит! Дүрт ай икмәк күрмәдем. Яфрак, үлән калмады... Балчык ашап карадым. Нигә миңа гына бәйләнәсез?...
Берничә хатын баздан бер-ике капчык, бер чүлмәк чыгардылар. Гәрәй чүлмәкне идәнгә бәреп ватты. Халык сүзсез калды. Аларның шикләнүләре юкка булмаган. Идәндә тозлы ит кисәкләре ята иде. Алар арасында кечкенә куллар, ботлар, бармаклар бар иде...
Слова и выражения
- канатларын җәйде – распустила свои крылья
- Тирә-як кабер, ләхет, тере мәетләр белән тулды. – Всё вокруг заполнилось могилами, нишами для могил, живыми трупами.
- хәлсезлектән ауды – упал без сил
- бавырын – его печень
- абзарга салдылар – положили в
- мәетләр – трупы
- туңып каткан – окоченели
- ыңгырашкан тавыш – бредивший голос
- хәерче балаларын җыя – собирает нищих детей
- курку басты – окутал страх
- сәке астын – под лежанкой
- келәтен актардылар – прошерстили клеть
- кайнап торган казанны – кипящий казан
- суйдым – зарезала
- бер капчык сөяк чыгарды – вытащила мешок костей
- адәмнекенә охшаган – похожи на человеческие
- кабыргасы – его ребро
- шулпа да пешерәсез – и бульон варите
- баздан – из погреба
- чүлмәк – горшок
- идәнгә бәреп ватты – разбил ударом об пол
- шикләнүләре юкка булмаган – их сомнения были не зря
- бот – бедро
***
Гәрәйнең хатыны тиф белән авырый һәм урын өстендә ята иде. Авыру хатынын һәм балаларын ашату хәзер Гәрәй өстендә иде. Гәрәй кулына балта тотты да урамга чыкты. Кешенең утын ярырга көче юк, абзарларын, сарайларын сүттеләр. Гәрәй мәрхүм күршесенең читәнен сүтә башлады. Вак такта кисәкләрен мичкә салдылар һәм ут яктылар. Гәрәй башын иеп озак вакыт утка карап утырды.
Менә инде өч ай ипи ашаганнары юк. Җәй көне тычкан, бака, йомран бар иде, хәзер алар да юк. Җыйган үлән-яфраклар бетте. Гәрәй казанны күтәрде дә авылдагы Намаҗан карт янына китте һәм казанны ике кадак онга алыштырды. Шул онны суда болгатып кайнаттылар. Балалар ризыкны түземсезлек белән көтте. Аларның күзләрендә ачлык хисе чагыла иде...
Төн җитте. Урамда көчле буран дулый иде. Гәрәйнең кызы йоклый алмый. Ул әтисен уятып: "Әткәй, әткәй, кара әле... Әнкәйгә нидер булды", – диде. Гәрәй хатынын карарга торды. Аның куллары ике якка сузылган, авызы кәкрәйгән, ә күзләре ачык иде. Әмма бу ачык күзләрдә тереклекнең чаткысы күренмәде.
***
Үлемнән калган Миңлебай нык йортын ун кадак онга сатты. "Ачтан үлсәң, йортның кирәге юк", – диде ул.
– Мин китәм, Гәрәй абзый. Үлсәм юлда үләрмен. Син олы кызыңны минем белән җибәр. Ике кешегә җитәрлек ризык табарбыз әле, – диде ул Гәрәйгә. Гәрәй кызын Миңлебайга кияүгә биреп җибәрде. Бу аны ачлыктан коткарыр диде ул.
Нәфисә киткәч, йорт кабер сыман тын калды. Гәрәйнең ике кечкенә баласы ябыкты, картайды. Аларның чәчләре коела, тешләре төшә иде.
Айлы бер кичтә Гәрәй балтасын алды да урамга чыкты. Ул чоланда куркып утырган Актырнакны күрде. Берничә мизгелдән Актырнакның башы инде чабылган иде...
Эт бик ябык иде. Аның кабыргалары тиресен ертканнар иде. Гәрәй аның сөякләрен, итләрен турады. Ул савытка су салды да, аны мичкә утка куйды. Балаларга бераздан тагын хәл керде.
***
Берничә атнадан Гәрәй тәмам сөйләшмәс булды. Әйтерсең, теленә таш элгәннәр. Улы аның карашларыннан курка башлады. Бер көнне Гәрәй хәлсез, уйсыз тәрәзә төбенә килеп утырды. Көннәр җылына башлады. Яз якынлаша иде. Еракта кыр, аның артында урман күренә. "Ай, берәр сынык икмәк бирсәләр иде... Ай, үләм. Эчем, йөрәгем авырта... Болар кемнәр? Ә, Нәфисә белән Зәйни яталар икән. Боларның кайсы итлерәк икән? Кыз кечкенә, тире дә сөяк кенә. Ә менә малай зуррак булыр..." Гәрәй шул уйлар белән балаларга карады. Аның улы Зәйни нәрсәдер сизенде. Атасының куркыныч карашыннан коты очты аның. Малай урыныннан сикереп торды.
– Әткәй, нишләтәсең безне?! – дип ачы тавыш белән кычкырды. Гәрәй торды да баланы тотарга тырышты. Әмма тота алмады. Аның чабарлык көче юк иде. Гәрәй кызы Нәфисә янына барды. "Тор, кызым, җитәр йокларга", – диде ул. Кыз һавада пычакның ялтыраганын гына күреп өлгерде...
Слова и выражения
- Гәрәй мәрхүм күршесенең читәнен сүтә башлады. – Гарай начал разбирать плетень покойного соседа.
- бака, йомран – лягушка, суслик
- ике кадак онга алыштырды – променял на да пуда гвоздей
- тереклекнең чаткысы юк иде – признаков жизни не было
- ачтан үлсәң – если умрёшь от голода
- кабер сыман тын калды – остался тихим будто могила
- инде чабылган иде – уже была отрублена
- нәрсәдер сизенде – что-то почувствовал
- коты очты – испугался
- пычакның ялтыраганын – отблеск ножа
- күреп өлгерде – успела увидеть
*****
Это был отрывок из мрачного произведения Галимджана Ибрагимова "Адәмнәр" (Люди). В этом году исполняется 100 лет голоду в Поволжье. Подробнее об этом можно почитать здесь на русском, и здесь на татарском.
Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:
Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.
Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!