Карасубазарда күренекле кырымтатар җәмәгать эшлеклесе Абдурешид Медиев һәйкәлен урнаштыру өчен җаваплы кырымтатар эшче төркеме утырыш уздырды. Җирле хакимият урын аеру карарын тагын үзгәртмәсен дип, активистлар эшне тизләтергә карар итте.
Хакимияттә һәйкәл өчен урын билгеләү карары дистә елга сузылды. "Илери" ("Алга") кырымтатар этно-мәдәни үзәге рәисе Мемет Кемалетдинов мин бу эш белән инде 12 ел, ягъни 2008 елдан бирле йөрим, диде Азатлыкка.
"Аллаһ бирсә, быел без Абдурешит Медиевка һәйкәл куячакбыз, ләкин бу мәсьәлә еллар буе сузылып килә. Халкыбызның танылган шәхесләренең исемнәрен торгызу һәм мәңгеләштерү өчен бу мәсьәләне күтәргән идек. Тик Медиевның исемен мәңгеләштерү мәсәләсен хәл итү өчен 12 ел вакыт кирәк булды. Нигә алай булды дисәгез, бу хакимияткә бәйле, чөнки алар безне ишетми. Әмма башка халыкларның мәсьәләләренә килгәндә, алар тиз хәл ителә, чөнки хакимият аларның тарафдары, аларга ярдәм итә. Безнең эшләр исә халык муенына кала һәм халыкның бердәмлегәнә бәйле. Аллаһга мең тапкыр шөкер, халык Карасубазар җәмәгате белән бергә Абдурешит Медиевның исемен яңадан торгызыр һәм без аның һәйкәлен куярбыз", диде Мемет әфәнде.
Шәһәр хакимияте һәйкәл өчен Мемет әфәнде күрсәткән урыннарга риза булмыйча, урыннарны берничә тапкыр алыштырып торды. Башта Абдурешит Медиев шәһәр башы булып эшләгән бинаның каршында булган Кызыл Октябрь мәйданына Медиев исемен биреп аның һәйкәлен куярга, аннары исеме булмаган район хакимияте алдындагы мәйданга Медиев исемен бирергә хакимияттәгеләр риза булмадылар. Бу язышулар еллар буе дәвам итә. Соңгы карар нигезендә кырымтатар эшмәкәре шәһәрдә төзегән сәүдә-күңел ачу үзәге янында һәйкәл өчен бер мәйданчык аерганнан соң шәһәр хакимияте моңа каршы чыкмаган.
Шунда Абдурешит Медиевның бронзадан 2 метр биеклектәге һәйкәле 1,5 метр биеклектәге нигездә урнаштырылыр дип көтелә. Шәһәр хакимияте ниһаять урынны билгеләсә дә, һәйкәлгә бюджеттан акча аерылмаячагы, чыгымнарны активистлар үзләре каплаячагы хакында карарны да активистлардан алдан имзалаткан. Абдурешид Медиев һәйкәлен кырымтатар сынчысы Эскендер Эдимов ясарга алынды.
Карасубазар хакимияте кырымтатарлар һәйкәл куярга планлаштырган, хәтирә ташлары белән билгеләгән урыннарны да башка урынга күчерү омтылышларын дәвам итә.
Кырымтатарларның танылган шәхесләренә куелачак һәйкәлләрнең урыннарын Кырым хакимиятләре үзәк урыннарда урнаштырырга теләмәвен раслаган фактлар шактый. 2020 елда Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән хакимияте ике тапкыр Совет берлеге каһраманы, очучы Аметхан Султанның 100 еллыгына һәйкәлне аның исеме белән аталган мәйданда, 2009 елда билгеләнгән урында куйдырмыйча, Пионерский исемендәге бер почмакта гына куйдырды. Кырымтатар эшкуарлары акчасына ясалган һәйкәлдә кырымтатар телендә бер язу да юк.
Кырымтатар зыялылары, галимнәр, язучылар боларга ризасызлык белдереп Кырым башлыгына хатлар язды, һәйкәл ачылышында катнашмадылар. Кайберәүләр исә вакыты җиткәч һәйкәлләребезне үзәк урыннарга күчереп куярбыз дигән фикер дә белдерә.
Соңгы җиде елда Кырымда нинди генә урыс генераллары, монархлары сыннары өчен урыннар да, акча да табыла. Шул ук Карасубазарда 2015 елда 300 метр гына ара калдырып Александр Суворовның инде икенче һәйкәле куелды.
Абдурешит Медиев
Абдурешит Медиев (1880-1912) – Карасубазар шәһәре башлыгы (1907-1912), "Ватан хадиме" газетасы нәшире, II Дәүләт Думасына Таврия губернасыннан сайланган (1907) депутат булып "Иттифак эль-муслимин " мөселман фракциясе сәркатибе. Карасубазар шәһәр башлыгы булган чакта төнлә урамнарны яктыртуны оештыра, электростанция, суүткәргечләр, мәдәният йорты төзетә. "Җәмгыяте хәйрия" җәмгыятен төзеп, яңача эшләгән милли мәктәпләр ачып, алдынгы укучыларны җәмәгать акчасына Истанбулга укырга җибәрә башлый.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!