Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Юлчылар иле" Британия кино академиясенең төп бүләген алды


Режиссер Хлоя Чжао.
Режиссер Хлоя Чжао.

Фильмның режиссеры Хлоя Чжао иң яхшы режиссер дип танылды.

Бүгенге Америка буйлап сәяхәт итүче өйсезләр язмышын сурәтләүче "Юлчылар иле" (Nomadland) фильмы Британиянең кино һәм телевидение сәнгате академиясе (BAFTA) оешмасының дүрт бүләгенә лаек булды. Шул исәптән ул иң яхшы фильм дип тә танылды. Фильмны төшергән Хлоя Чжао иң яхшы режиссер эше буларак бүләкләнде.

BBC язганча, академиянең 53 еллык тарихында бу ханым режиссер номинациясендә җиңгән икенче хатын-кыз.

Баш рольне башкарган Фрэнсис Макдорманд иң яхшы хатын-кыз роле, фильмның операторы Джошуа Джеймс Ричардс иң яхшы оператор эше өчен бүләкләнде.

Моңа кадәр "Юлчылар иле" Венеция фестивалендә "Алтын арыслан" бүләген алды һәм "Алтын глобус"та да иң яхшы фильм дип танылды. Ике атнадан узачак "Оскар" тапшыру тантанасында да бу фильм беренчелек өчен төп көрәшүчеләрдән булачак диелә.

Иң яхшы ир-ат роле номинациясендә 83 яшьлек Америка актеры Энтони Хопкинс җиңде. Ул "Ата" фильмында уйнаган. Иң яхшы анимация фильмы дип Pixar студиясенең "Җан" (Soul) фильмы аталган.

BAFTA премиясе 1948 елдан Лондонда бирелә. Быел коронавирус чикләүләре сәбәпле бүләкне тапшыру тантанасы онлайн узды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG