Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТАИФ һәм СИБУР уртак ширкәт булдыра


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (с) һәм ТАИФ ширкәте җитәкчесе Альберт Шиһабетдинов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (с) һәм ТАИФ ширкәте җитәкчесе Альберт Шиһабетдинов

СИБУР нигезендә аерым ширкәт төзеләчәк.

Көнчыгыш Европаның иң зур нефть химиясе холдингы булган СИБУР ширкәте һәм Татарстанның химия, нефть химиясе һәм нефть-газ эшкәртү тармакларының зур өлешен үз кулында тотучы ТАИФ ширкәтләр төркеме (аның төп хуҗалары арасында Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шаймиев уллары да бар) нефть-газ химиясе бизнесын берләштерүгә кереште. Бу хакта СИБУР һәм ТАИФ сайтларында урын алган уртак хәбәрдә әйтелә.

Берләшү кысаларында, СИБУР нигезендә аерым ширкәт төзеләчәк, анда ТАИФ акционерлары нефтехимия һәм энергетика ширкәтләреннән торган акцияләр пакетын алмаштыру хисабына 15%ка ия булачак. ТАИФ җәмгыяте акцияләренең калган пакеты соңыннан берләшкән ширкәт тарафыннан сатып алынырга мөмкин.

Барлык инвестиция проектлары тәмамланганнан соң, берләштерелгән ширкәт полиолефин һәм каучук җитештерүдә дөньяда беренче бишлеккә керәчәк дип хәбәр ителә.

СИБУР — Русиядәге 23 меңнән артык хезмәткәре булган иң эре нефть химиясе ширкәте. Дөнья нефть химиясе сәнәгатендә иң динамик үсеш алган ширкәтләрнең берсе.

ТАИФ — 1995 елның августында оешкан, төп юнәлеше — нефть һәм газ эшкәртү, химия, нефть химиясе, энергия, инвестиция эшчәнлеге. ТАИФ төркеменең химия һәм нефть химиясе өлкәсендәге ширкәтләре 581 әйбер җитештерә, аерым алганда синтетик каучук, полиэтилен, полипропилен, поликарбонат һәм стирол пластмассы. ТАИФ поликарбонатлар, севилен һәм полимер эшләнмәләренең популяр төрләрен җитештерүче Русиядә бердәнбер оешма. Төркем хезмәткәрләренең гомуми саны — 36 мең кеше.

Узган ел ТАИФ-НК ширкәтендә эшкәртү 12 процентка төшкән, "Казаноргсинтез" оешмасында полимерлар җитештерү 1,6 прцентка кимегән иде. Соңгы биш ел эчендә полиэтиленны Татарстан базарында сату 30 процентка азайганы әйтелде.

Forbes журналы мәгълүматларынча, ТАИФ ширкәтенең җитәкчеләре Альберт Шиһабетдинов һәм Рөстәм Сүлтиев узган елда байлыкларын 200 миллион долларга арттырган. Узган елда алар берешәр миллиард долларга ия булса, быел һәркайсы 1,2 миллиард доллар күләмендә байлыкка ия диелә.

2020 елда Русиядә иң бай хатын-кызлар исемлегенә ТАИФ ширкәтләр төркеме баш мөдире урынбасары Гүзәлия Сафинаны 15нче урында булды.

2020 елда Гүзәлия Сафина 300 миллион доллар керем алган диелә. 2019 елда ул 270 млн доллар керем белән 16нчы урында булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG