29 июнь Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында халыкара фәнни конференция узды. "XX гасырда – XXI гасыр башында милли төбәкләрдә тел вазгыяте һәм тел ландшафты" дип аталган чарада Татарстан, Мәскәү, Хакасия, Бурятия, Башкортстан, Тыва, Якутия, Чуашстан, Дагыстан кебек Русия төбәкләреннән генә түгел, Финляндия, Үзбәкстан, Азәрбайҗан һәм башка илләрдән галимнәр катнашты.
Локдаун аркасында онлайн форматта катнашучылар да күп булды. Програмда Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов чыгышлары да каралган иде, ләкин алар килеп тормаган, онлайн элемтәгә дә чыкмадылар.
Төшкә кадәр галимнәр гомум пленар утырышта катнашты, соңыннан өч секциягә бүленеп эшне дәвам иттеләр.
- Беренче секциядәге чыгышлар СССР шартларында тел сәясәте һәм тел вазгыятенә багышланган иде.
- Икенче секциядә хәзерге чорда телләр ландшафты һәм тел сәясәтенең актуаль проблемнары турында фәнни тикшерүләргә күзәтү ясалды.
- Өченче секциядә Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге территориясендә телләрне өйрәнү тарихы һәм хәзерге торышы турында сөйләштеләр.
Тарих институты бу конференцияне Татарстандагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырса, фәнни хезмәткәрләр җыелуның төп сәбәбе итеп ТАССРда телләр турында декрет кабул ителүгә 100 ел тулуны атады.
Тарих институты мөдире Радик Салихов сәламләү сүзендә нәкъ 100 ел элек шушы җирдә татар теленең ничә гасырдан соң кабат дәүләт теле статусы алуын билгеләп үтте.
— Бу чынлап та зур вакыйга: ничә гасырдан соң бу җирләрдә татар теле кабат рәсми рәвештә дәүләт теле статусына ия булды, республика халыклары телләре тигез хокуклар алды. Шул вакыттан башлап, дәүләт оешмаларында, профсоюзларда һәм корпоратив оешмаларда бар документ ике дәүләт телендә: татар һәм урыс телләрендә алып барылды. Шул декрет аркасында татар теле сәяси һәм иҗтимагый тормышка ныклап үтеп керде. Бу безнең бәяләп бетермәслек мирасыбыз! - диде Радик Салихов.
1921 елның 25 июнендә кабул ителгән ул декретның ни рәвешле тормышка ашырылуын педагогия фәннәре кандидаты, Тарих институтының фән эшләре буенча мөдир урынбасары Марат Гыйбатдинов сөйләде. Бүгенге вазгыятьтә ул сөйләгәннәр үзе бер чынга ашмас хыял төсле яңгырый.
— Декретта татар мәктәпләре, тел курсларын ачу, татар телен мәхкәмәдә куллану, тәрҗемәчеләр белән тәэмин итү мәсьәләләре дә каралган. Мәхкәмәдә генә түгел, һәр оешмада татар телен белүче кадрлар булдыру, тәрҗемәчеләр алу турында язылган. Татар телен почта, телеграфта куллану турында да сүз була. Татар телен гамәлгә ашыру буенча Үзәк комиссия дип аталучы махсус орган да төзелә. Аның дәрәҗәсе югары һәм вәкаләтләре киң була. Декрет - ул әмер генә булмаган, анда шул карарларны тормышка ашыру юллары да каралган. Татар теле белгечләрен тоту һәм башка чыгымнар министрлыклар сметасына кертелгән.
Декрет кабул ителгән 1920нче елларда ике дәүләт телен белүчегә хезмәт хакы 10 процентка артыграк түләнгән
Без XX гасыр ахырында, республикадагы дәүләт телләре буенча яңа дәүләт програмы әзерләгәндә бу иң мөһим момент булып чыкты: министрлыклар бу эшләргә акча юк дип җавап бирде. Бездә бит тел турындагы канун бар һәм ул тормышка ашырылырга тиеш, шуңа карамастан бу башкарылмый. Декрет кабул ителгән елларда ике дәүләт телен белүчегә хезмәт хакы 10 процентка артыграк түләнгән. XX гасыр азагында да 15 процент өстәмә түләү турында бүлек бар, әмма ул тормышка ашырылмый, - дип сөйләде Гыйбатдинов.
Әлбәттә, декрет кабул ителгәннән соң озак эшләми, Икенче дөнья сугышыннан соң урыслаштыру сәясәте киң җәелә. Урыс телендә укытуның сыйфатлы булырга тиешлеге хакында сәясәтчеләр дә сөйли башлый, документлар да бары урыс телендә генә алып барыла. Татар телендә әдәбият, дәреслекләр басылу кими. 1990нчы елларда янә татар теленең күтәрелеше була. Татар телен мәктәпләрдә укыту мәҗбүри итеп кертелә (1992), Татар дәүләт һуманитар институты ачыла (1996), югары уку йортларында татар төркемнәре ачыла, татар теле дәреслекләре күпләп басыла һ.б.
Марат Гыйбатдинов татар теле үсешендәге проблемнар дип тел турындагы канунның үтәлмәвен һәм аның үтәлешен күзәтүче орган булмавын, милли эшләргә халыкны җәлеп итү акрын баруын, аның күп милли чараларны белми калуын, күп очракта финанслау җитмәвен һәм башкаларны атады.
ЮНЕСКО програмының хөкүмәтара шурасы рәисе урынбасары Евгений Кузьмин Русия халыкларының проблемнары дөньядагы барлык халыкларга да хас дип белдерде.
21 гасыр азагына дөньяда 600-700 тел генә калачак
— Бүген дөньяда 7 меңнән артык тел бар, атна саен бер тел үлә. Бу объектив тарихи сәбәпләр: ассимиляция, иммиграция, модернизация, индустрилизация һәм башка сәбәпләр аркасында шулай. 21 гасыр азагына дөньяда 600-700 тел генә калачак. Бүген кечкенә җирле халыклар гына түгел, зуррак халыклар да үз туган телендә сөйләшмичә, чит телдә аралашуны кулайрак күрә. Урта һәм югары белем алып булган, милләтара аралашуны тәэмин итә алган телләр шуңа керә. Ата-аналар үз баласына белем ала торган телне сайлаганда нәрсә турында уйлый? Ул үз баласының яхшырак, уңайлырак яшәвен тели. Шуннан чыгып алар җирле телне түгел, ә төп дәүләт телен яки чит телне сайлый. Бу тенденция инде берничә дистә ел дәвам итә.
Киләчәктә бу күп телләрнең бары тик сөйләм теле булып кына калуына, ә аннары бөтенләй бетүенә китерәчәк. Миллионлап халкы булган милләтләр дә хәзер инглиз теленә күчә. Бүген мәгарифтә телләр өчен дөнья сугышы бара. 30 ел элек Вьетнамның 90 процентка якын өлеше икенче тел буларак урыс телен өйрәнә иде, ә бүген 99 проценты беренче чит тел итеп инглиз телен өйрәнә һәм нибары 0,03 проценты гына урысчаны сайлый, - диде Евгений Кузьмин.
Ул җирле халыкларның теле бетә баруның объектив һәм субъектив сәбәпләрен атады.
Мондый вазгыятьтә җирле телне саклауның әһәмияте нидә дигән сорау туа
— Русия хакимияте җирле халыкларны саклау өчен күпме генә көч куймасын, аларның саны кими бара. Милләтләрнең барысы да урысча яхшы сөйләшә. Мондый вазгыятьтә җирле телне саклауның әһәмияте нидә дигән сорау туа. Бигрәк тә җирле вак халыкларның теле турында сүз барганда бу актуаль: үзеңне шушы ил кысаларында теләсә нинди образда, теләсә нинди һөнәр иясе буларак тормышка ашыруда сиңа нибары бер тел – урыс теле генә кирәк икән, туган телеңне белү мәҗбүри түгел. Моннан тыш, телнең бетүендә субъектив сәбәпләр дә бар: җирле телләрнең пассивлыгы, аны саклауның мотивациясе җитмәү, артык күп интеллектуаль хезмәт таләп ителү, аны өйрәнү кыйммәтлеге һәм аны укуларның рәхмәтсез бер гамәл булуы, - диде Кузьмин.
Финляндиядән чакырылган галим Константин Замятин фин-угыр республикаларында җирле милли телләр буенча аерым програм булмавы, Татарстанда гына шундый програмның тормышка ашырылуы хакында сөйләде. Шулай ук ул Русия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләрнең дә илдә этник борылыш формалаштыруын һәм моның урыс файдасына эшләнүен искәртте.
Уфадан тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрәфыйков тагын бер кат татар-башкорт проблемына тукталып, аның сәбәпләрен атады. Ул сүзен 1897 елда Русия империясендә үткәрелгән гомум халык санын алудан башлады. Шул еллардагы күрсәткечләрдә Уфа губернасында 41 процент башкорт, 38 процент урыс һәм нибары 8 процент татар яши дип язылган икән. 1926 елга татарлар саны кискен арткан. Ул моны БАССР һәм ТАССР формалашу нәтиҗәсендә барлыкка килгән саннар дип исәпли һәм дә Татарстан җирләрендәге башкортлар да татарга кушылган.
— Еш кына уртак тел таба алмаучы ике як 17-19 гасырдагы архив документларына таянып сөйли һәм аларга үзенчә бәя бирә. Матбугат чаралары, социаль челтәрләр аша, татарлар ул ясалма милләт: мишәр, типтәр, керәшен, себер татары һәм башкаларны берләштергән уртак исем дигән хәбәр таратыла. Икенче яктан, башкортлар ул халык түгел, инкыйлабка кадәр ул сословие гына булган дигән хәбәр таратыла. Танылган шәхесләр тирәсендә дә бәхәсләр бара: генерал М.Шәймуратов, шагыйрь Ш.Бабич, мәгърифәтче Г. Чокрый, җырчылар Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдиновның да этник чыгышын тикшерәләр.
Үзеңне берничә милләт вәкиле итеп күрсәтү мөмкинлеген дөрес дип саныйм
Көнбатыш Башкортстандагы татарлар һәм башкортлар мисалында караганда, алар арасында этномәдәни аерма юк, алар арасында тел, мәдәният буенча чикләр уздырып булмый. Бу бүленеш аң дәрәҗәсендә генә бар. Ә менә республика дәрәҗәсендә караганда блогерлар, этноактивистлар һәм башкалар арасында үзара конкуренция бар. Безнеңчә, бу проблемга Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләре игътибар итеп, соңгы елларда формалашкан мәгълүмати яссылыкка позитив нокта куярга тиеш. Киләсе җанисәп вакытында Росстатның үзеңне берничә милләт вәкиле һәм телләреңне дә берничә итеп күрсәтү мөмкинлеген дөрес дип саныйм. Бу этник һәм тел өлкәләрендәге аерманы билгеләргә ярдәм итәчәк, киеренкелекне киметәчәк, - диде Илдар Габдрәфыйков.
Телләр ландашфты
"Хәзерге чорда телләр ландашфты һәм тел сәясәтенең актуаль проблемнары" дип аталган икенче секция утырышында төрле халыкларның проблемнары хакында сөйләштеләр.
Физика-математика фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр Марат Лотфуллин милли-төбәк компонентын укытуда Русия мәгариф системасы тарафыннан бирелгән мөмкинлекләр турында сөйләде. Алар бар да кебек, әмма асылда – юк. Шулай ук Русия Мәгариф министрлыгы расларга тиешле татарча дәреслекләр дә ике елдан артык расланмыйча ята икән.
— Федераль дәүләт мәгариф стандартларында (ФГОС) белем бирүдә милли-төбәк эчтәлеге хакында сүзләр бар, ләкин аны укытамы-юкмы – моны укытучы билгели. Гомумән, шул ук стандартлар буенча бүген укыту планын да, укыту телен дә, милли-төбәк эчтәлеген дә – барысын да мәктәп үзе билгели. Мәгариф министрлыгы яки читтән кемдер кысылса, аны шунда ук прокуратурага чакыртачаклар. Безгә шушы стандартларда язылган милли-төбәк эчтәлеген укучының белемендә тикшерү чараларын булдырырга кирәк. Ул стандартта бар икән, димәк, тикшерелергә дә тиеш. Шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгында Милли мәгариф бүлеген торгызырга кирәк. Күпме тел укытучысы, татарча укытырдай фән укытучылары әзерләргә икәнен исәпләп, милли мәгариф юнәлешендә эш алып баручы бүлек булырга тиеш. Тел ул генетик рәвештә бирелми, ул мәгариф системасы аша гына бирелә, - дип сөйләде Марат Лотфуллин.
Мәскәүдән килгән филология фәннәре кандидаты Светлана Кириленко, үз фәнни хезмәтенә нигезләнеп, карел халкының кискен кимүе хакында сөйләде.
— Карел теле үлеп баручы телләргә керә. 60 ел эчендә карел халкы өч тапкырга кимегән. 1959 елда алар 130 929 кеше саналса, 2010 елга 45 570 кеше калган. Бүген карел телендә сөйләшүче 25 мең кеше бар, шуның 15 меңе генә Карелия республикасында яши, - дип сөйләде Светлана.
Мәскәүдән филология фәннәре кандидаты Айса Биткеева һәм аның укучысы, шулай ук филология фәннәре кандидаты, Мария Каплунова таз халкын өйрәнгәннәр. Бүген нибары 82 таз кешесе калган, аларның телләре дә өлешчә генә кулланыла, телне торгызырлык дәрәҗәдә дәреслекләр юк, диде алар.
— Телләрнең үсешен фаразлау хакимият вәкилләренә кирәк, чөнки шуңа карап алар телләрне үстерү програмнары кабул итә ала. Бүген Русиядәге телләрне дүрт төргә бүлеп карап була:
- стабиль рәвештә үсүче телләр — урыс теле
- үсеш перспективасы булган телләр — чечен һәм татар теле
- стабиль үсмәүче телләр — Русиядәге күпчелек халыкларның телләре
- перспективасы булмаган, үлә баручы телләр — миноритар телләр, диаспоралар телләре
Улан-Удэ шәһәреннән онлайн катнашкан социология фәннәре кандидаты Дамдин Бадараев бурят халкының да кими баруын, тел мохите юклыгын һәм телне өйрәнергә мотивация булмавын сөйләде. Гомумән, конференциядә бурятлар күп катнашты. Икенче секциядә генә дә өч бурят чыгышын һәм аларның проблемнарын тыңладык.
— Бүген Русиядә 461 389 бурят яши (2010 җанисәбе – ред.) һәм алар барлык халыкның 0,32 процентын тәшкил итә. Бу, әлбәттә, тел мохите булмауга китерә. Бурятларда тагын шундый бер проблем бар: туган телең дип бурят телен санау һәм ул телдә сөйләшә белү – икесе ике әйбер. Үзен бурят дип санаучы да бүген бурятча белмәскә, урысча гына сөйләшергә мөмкин. Республикада соңгы елларда тел үсешенә бик зур көч һәм финанслар түгелә, - диде Дамдин Бадараев.
Хакаслар да чыгыш ясады. Алар Русиядә нибары 63 меңләп кеше калуы, аларның да бик азы гына үз телендә аралаша алуы, ассимиляциянең көчле булуы турында сөйләде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!