Бу - Татарстандагы керешен татарларының иң зур бәйрәмнәренең берсе. Төрле авыллардан килүче керәшеннәр көнозыны сәхнә тотачак, уеннар уйналачак, Питрау гүзәле сайланачак, кояш бату белән учаклар өстеннән сикерүләр оештырылачак, әйлән-бәйләннәр йөреләчәк. Питрау – җәй белән саубуллашу бәйрәме, аны зурлап озатуның да үз йоласы бар. Бәйрәмдә "Бәрмәнчек" ансамбле дә катнаша. Питрау алдыннан Азатлык аларда кунакта булып кайтты.
"Бәрмәнчек" бүген аерым бинада көн күрә. Биючеләр өчен дә, хор өчен дә аерым бүлмәләр бар. Сәхнә юк, бу күңелне кыра", ди "Бәрмәнчек" ансамбле мөдире Артур Поляков. "Тамаша алдыннан сәхнәле бина эзлибез, арендага алырга туры килә, шунда репетицияләр уздырабыз. Әмма бу моңа кадәр өйдәш булып йөргән чаклардан күпкә яхшырак, аерым бинада көн күрү җиңелрәк", ди ул.
Бүген "Бәрмәнчек"тә 34 кеше эшли, монда биючеләр дә, җырчылар да, музыкантлар да, аларның җитәкчеләре дә керә. Пандемия аларга да кагылмыйча узмады. Әмма ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Элвира Кашапова "ул вакытта без туплаган мирасны тәртипкә керттек, күп җырларга яңа сулыш өрелде, биюләрне сәхнәләштердек" дип сөйләде.
Азатлык "Бәрмәнчек"нең репертуары нинди җырларга баеганы, керәшен авыллары бетү ягында булу-булмавы һәм ни өчен керәшеннәр күпләп яшәгән Башкортстанның Бакалы районына фәнни экпедицияләрнең оештырылмавы турында сәнгать җитәкчесе белән сөйләште.
— Элвира ханым, "Бәрмәнчек"кә пандемия нинди йогынты ясады? Югалтулар, табышлар булдымы?
— Бөтен дөнья ничек яшәде, без дә шулай кичердек аны. Әлбәттә, кинәт кенә гастрольләр туктап калды, ә без – мобиль коллектив, күп булмагач, тотабыз да юлга чыгабыз. Бу бетеп торды берара. Югалып калу булды, әмма аңа карап эш тукталмады. Без моңа кадәр кул җитмәгән җырларны барладык, аларга аранжировкалар ясадык, биюләрне яңарттык. Безнең эшнең фәнни ягы да бар бит. Авылларга йөреп җыйган материаллар бар, алар шулкадәр күп, өйрәнеп, эшкәртеп, заманча итүгә дә вакыт уза. Менә шул эшләр башкарылды. Берничә яңа җырны яздырдык.
Әле инде тормыш әкренләп үз җаена кайтты бит. Без авылларга гастрольләргә йөрибез. Атна саен диярлек районнарга чыгып китәбез, мәдәният йорты булган авыл икән, концерт, тамашабызны куябыз. Узган ел дәвамында "Гөргери кияүләре плюс" тамашасын әзерләдек, премьерасы гыйнвар башында булды, Казан аны күрде, ә авыллар күрмәде. Ул Туфан Миңнуллинның үлмәс әсәренең дәвамы, мәрхүмә Нәҗибә Ихсанова үз фатихасын бирде. Барыбыз да ул спектакльне белә, ул мәхәббәт, кавышу белән бетә, ә туй, аннары хәлләр ничек дәвам итә – берсе белми. Без Микуш белән Үринәнең туен күрсәттек. Керәшеннәрнең этник туе ничек узуын күрсәтә алдык. 26 августта без аны Казанда тагын күрсәтәчәкбез.
— Экспедицияләргә кая йөрисез? Бу эшне башлыча кем башкара?
Керәшен татарларының мәдәниятләре шулкадәр бай, андагы хазинә тагын бер гасырга җитәчәк
— Башлыча Татарстан буйлап. Музыкант, галим Геннадий Макаров җитәкчелегендә башкарыла бу эш. Ул бит "Бәрмәнчек"не оештырды. Аның сандыгында әллә нинди мирас бар! Исән-сау булсын гына. Әмма кая гына барсак та, материалсыз кайтканыбыз юк. Керәшен татарларының мәдәниятләре шулкадәр бай, андагы хәзинә тагын бер гасырга җитәчәк. Кайбыч, Питрәчтә еш булабыз. Тукай районында да булдык. Җыр текстлары да өлешләп җыела, бию элементларын да яздырып, аңларга да кирәк бит. Әмма, шөкер, нәкъ менә керәшеннәр үз мәдәниятләрен яхшы саклый. Киемнәре дә бар. Киләсең берәр авылга, ә әбинең сандыгында милли күлмәге ята. Гаҗәп! Дөрес, өлкән буын картая, аларның хәтере дә начарая. Әмма "Питрауга, Покрауга, туйда нинди җырлар җырлый идегез?" дип үгетли торгач, алар, бер куплетын булса да исенә төшерә. Шунда ялт итеп диктофонга, видеога яздырып та алабыз. Әле дешифровка ясалмаган, ноталарга салынмаган җырлар бик күп.
Наилә Альмеева Петербурда яши, ул да гомерен керәшеннәрнең җыр сәнгатен өйрәнүгә багышлады. Аның белән дә тыгыз эшлибез. "Кама арты керәешеннәр җырлары" китабы чыгарга тиеш. Бу инде дүртенче китап. Аның хезмәтләрен ачасың, күпләр әле сәхнәдә җырланмады. Тагын 20 елга эш бар безгә.
—Шулай да соңгы елларда табылган нинди җыр, бию белән мактана аласыз?
— Аерым җырны әйтә алмыйм, әмма без моңа кадәр өйрәнмәгән мираска алындык. Ул рекрут озату җырлары. Алар шулкадәр күп булып чыкты. Татарларда бу бар, сугышка китү, сугыш белән бәйле җырлар, гореф-гадәтләре бар. Әле дә сакланган ул. Кайбыч районында егетләрне армиягә озатуны үзем күрдем. Егет җилкәсенә сөлге салына, әни кеше икмәк бирә, солдатка китүче егет ашап бетерми икән, ул икмәк изге сурәтләр почмагына куела. Солдат кайткач кына ул икмәк алына. Озатканда авыл капкасына кадәр барган солдат артка карарга тиеш түгел һәм кешеләр ул егетнең эзләренә басып озатып барырга тиеш. Һәм, әлбәттә, җырлап озатканнар. Менә шуларны туплыйбыз һәм алар безнең репертуарга да керер дип ышанам.
— Татарстан буйлап кына йөрүнең сәбәбе нидә? Башкортстанның Бакалы районында керәшен татар авыллары күп, аларның мирасы өйрәнеләме?
— Татарстан белән генә чикләнмибез. Чиләбе өлкәсенә, нагайбәкләр янына барганыбыз бар. Бу хәрбилек белән бәйле татар телле христиан динендәге милләт. Нагайбәкләр күп тавышлар белән җырлый, аларга урыс мәдәнияте дә тәэсир иткән. Алар белән тыгыз элемтәдә, гастрольләргә дә йөрибез.
Кызганыч, әйе, Башкортстанга барып җиткән юк, аларның авылларында керәшен гореф-гадәтләре нык сакланган. Геннадий Макаров ярдәме белән бездә Бакалы керәшеннәренең берничә җыры бар. Шулай да репертуарны баетасы иде. Элемтәләрне тыгызрак урнаштырасы бар. Анда да без белмәгән җырлардан торган хәзинә сандыклары күп.
— Әйтүегезчә, керәшен авыллары да бетә, өлкән буын югала бара, хәтерләре кыскара. Бу да бит проблем, яшьләр татарча белми, бу мирасны белүчеләр чылбыры өзелә. Нәрсәдер югалтканнардыр бит алар да.
— Керәшеннәр бик сәнгати милләт. Аларда 90 яшьлек әби дә, 3 яшьлек бала да җырлый. Алар бөтен эшен җырлап башкара. Керәшен авылларына да бетү яный, анысы дөрес, балалар саны аз, мәктәпләр ябыла, мәдәният йортлары җимерек яки юк, инфраструктура юк. Яшьләр шәһәрдә калырга тырыша. Әмма менә барыбер яшьләр бар бит, алар чыга. "Туым җондызы" – балалар бәйгесе, шулкадәр күп бала анда, шулкадәр талантлы алар! Ягъни буыннан-буынга күчә. Җырлар саклана. Үзебезнең кызлар да авылга кайта, әниләре, әбиләре җырлаган бишек җырларын алып кайта. Су юлы җырларын да яшьләр үзләре эзләп таба. Аз гына хореография белән авырлык бар, әмма хәрәкәтләр сакланган.
— Керәшен татарларының биюләренә нәрсә хас?
—Гәүдәләре төз, бары тик аяклар гына хәрәкәтләнә. Аяклар да шуышып кына йөри. Бары тик чулпылар тавышы гына чыга. Йомшаграк басалар. Бу да һәр районда аерыла. Мәсәлән, Кайбыч районындагы керәшеннәр чуашлар белән нык тыгыз бәйле, җырлар бер, киемнәрдә охшашлык бар. Ә татарларда ислам дине белән бәйле булганга күрә, аларга тыйнаклык хас, хатын-кызлар күзләрен күтәрми, битен яшерә.
— Питрауга хас булган җырлар нинди?
—Әйлән-бәйлән йөрү һәм җырлау. Бу вакытта егетләр үзенә хатынлыкка алырлык кыз күзләгән, кызлар үз чиратында егетләргә күз салган. Бу да җырларда чагыла. "Питрау гүзәле" дә оештырыла бит.
— Питрауны заманчалаштыру мәсьәләсе бармы? Сабантуйда сумо, раллилар оештырган кебек, Питрауда аңа ихтыяҗ бармы, кирәк дип уйлыйсызмы?
— Юктыр, ничек бар, шулай калсын ул. Ә җырларны заманчалаштыру кирәк. Заманчалаштырылган бәйрәмнәр күп. Хәзер монда да төрлесен кертсәк, бүген-иртәгә югалачак ул. Халыкчан булып калсын ул!
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!