Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный Татарстанда "Акыллы тавыш бирү" системын куллануны "бик катлаулы" дип саный


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Сәясәтче фикеренчә, әгәр русияләр "Акыллы тавыш бирү" системыннан файдаланса, хакимият фиркасе намзәтләре Русия думасына үтә алмаска мөмкин.

Ирегеннән мәхрүм ителгән оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный Инстаграмында "Акыллы тавыш бирү" һәм хакимиятләрнең аны ни өчен томалавы турында пост язды.

Ул мондый төр тавыш бирүне куллану Татарстанда "бик катлаулы", Чечняда "мөмкин түгел" дип саный.

"Округларның 225 булуы аңлашыла. Алар төрле. Чечняда "Акыллы тавыш бирү" эшләмәячәк. Анда нәтиҗәләрне үзләре теләгәнчә ясыйлар. Татарстанда да бик катлаулы. Ә менә Мәскәүдә, Петербурда, Екатеринбурда, Новосибирскта һәм башкаларда барысын да үзгәртергә мөмкин әле", дигән Навальный.

"Акыллы тавыш бирү"не томалауларының төп сәбәбе - "Бердәм Русия" намзәтләренең һәм хакимиятләрнең куркуы, дип саный ул. Навальный фикеренчә, әгәр русияләр "Акыллы тавыш бирү" системыннан файдаланса, әлеге сәясәтчеләр Русия думасына үтә алмаска мөмкин.

7 сентябрьдә "Акыллы тавыш бирү" сайтын һәм аның "көзгесен" Роскомнадзор тыелган сайтлар реестрына керткәннән соң, аларга сылтамалар "Яндекс"ның эзләү нәтиҗәләреннән юкка чыккан иде.

Роскомнадзор сайтны Баш прокуратура таләбе белән бу исемлеккә кертте. Сайтны Коррупциягә каршы көрәш фонды (Русиядә тыелды һәм эшчәнлеген туктатты) белән бәйле дип таптылар. Күзәтүче оешма "Акыллы тавыш бирү" сайты "экстремист оешманың эшчәнлеген дәвам итү һәм чаралар үткәрү өчен" эшли дип саный.

  • Акыллы тавыш бирү" проектын Алексей Навальный 2018 елгы сайлаулардан соң "Бердәм Русия монополиясен җимерү" максаты белән эшләтеп җибәрде. Проект авторлары сайлауларга берничә көн кала "Бердәм Русия"дән булмаган берничә намзәткә тавыш бирергә чакырачак. Шулай итеп хакимият фиркасенең җиңүгә шансларын киметмәкчеләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG