Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һава аланында 219 турист 10 сәгатьтән артык Төркиягә очыш көтә


"Урал һава юллары" очкычлары
"Урал һава юллары" очкычлары

Анталияга очыш 00:50 сәгатькә ниятләнгән булган, әмма кешеләр әле дә очып китә алмыйча һава аланында утыра.

Казан һава аланында 219 турист 10 сәгатьтән артык Төркиянең Анталья шәһәренә очып китә алмыйча утыра. Рейсны башкаручы "Урал һава юллары" ширкәте бу тоткарлык очкычның төзексезлеге белән бәйле дип хәбәр иткән. Казанга резервтагы очкыч җибәрелгән, ул якын арада килеп җитәргә тиеш.

Казан һава аланы сайтыннан күренүенчә, очыш 17 сентябрьдә 15:50 сәгатьтә башкарылырга тиеш. Тоткарланган рейсның бөтен юлчылары да көткән вакытта барлык кирәкле хезмәтләр белән тәэмин ителгән дип ышандыралар.

Пандемиягә сылтау белән Русия Төркиягә очышларны 15 апрельдән туктатып торганнан соң, 22 июньнән ике ил арасында даими очышлар кабат ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG