Польшаның төньяк-көнчыгышындагы Подляски төбәгендә урнашкан Крушиняны авылында яшәүче Җәннәт Баһданович гаиләсенең бөтен илгә данлыклы Татар йорты май башында янган.
Татар йортын яңадан торгызу өчен акча җыю максатыннан инде берничә тапкыр хәйрия чарасы узды. Халык ярдәм йөзеннән рәсемнәр, китаплар, башка бүләкләр китерде, аларны аукцион ясап саттылар, шулай ук пикник, концерт оештырылды.
Татарстан мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый шура әгъзасы Рәйсә Сафиуллина белдерүенчә, Крушиняны татарларына ярдәм итүчеләр кулдан чигелгән сөлге, баш киеме дә китергән.
"Җәннәт бу йортны үз куллары белән булдырып, ире Мирослав ярдәмендә аякка бастырып, үзенчәлекле Татар мәдәнияте үзәге иткән иде. Польшада татарлар 600 елдан артык яши, аларның монда кабатланмас кызыклы тарихлары бар", дип яза үзенең Facebook сәхифәсендә Сафиуллина.
"Җәннәт Баһданович Татар йорты эшчәнлеген бик бөртекләп, кадерләп бер эзгә салды, монда милли төсмерләргә бай булган агротуризм элементлары да керде, милли ашлар белән танышу мөмкинлеге дә булдырылды. Татар йортын татарлар гына түгел, бөтен Польша халкы белә һәм ярата иде, Җәннәт Баһданович бу хезмәте өчен күпсанлы мактауларга лаек булды. Шушы Үзәк аркылы Польша халкы һәм чит ил кунаклары татарларның тарихы, мәдәнияте, милли ашлары белән танышты. Йортта хәтта Уэльс шаһзадәсе Чарлз да булып китте", дип өсти ул.
Йортны татар көнкүреш әйберләре белән яңадан тутыруда Татарстан халкыннан ярдәм сорыйлар.
"Татар өендә, әлбәттә, милли йорт әйберләре – сөлгеләр, шамаилләр, ашъяулык, чигелгән әйберләр, баш киемнәре, милли кием үрнәкләре, самавыр һәм татар тормышы, аның гореф-гадәтләре турында сөйләүче башка бик күп нәрсәләр булырга тиеш. Кайсыгызның да булса безнең Польшадагы милләттәшләребезгә кушылып Крушиняныдагы татар йортын торгызырга ярдәм итү теләге һәм мөмкинлеге бар икән, менә шундый әйберләрне аларга бүләк итеп бирсәгез яхшы булыр иде", дип яза Сафиуллина.
Янгынның нидән чыгуы әлегә билгесез. Татар йорты хуҗаларының бар мөлкәте, шул исәптән татар костюмнары, альбомнар, гаилә архивлары да янып көл булган. Янгыннан күргән зыян якынча миллион ярым злоты (17 миллион сум) дип бәяләнә. Акча җыю pomagam.pl порталында да бара. Акчаны төрле ысуллар белән күчереп була.
Татар йорты Подляски төбәгенең бер символы булып тора иде. Җәннәт һәм Мирослав Баһдановичлар ата-бабаларына 1679 елда ук Польша патшасы Ян Собиецки бүләк итеп биргән җир кишәрлегендә ресторан ачканнар. Монда борынгы ысуллар белән әзерләнгән татар ризыкларын ашап карарга, татар мәдәнияте һәм тарихы хакында кызыклы мәглүмат алырга була иде.
Крушиняны – өч меңгә якын кешедән торган Польша татарлары мәхәлләсе өчен бик әһәмиятле урын. Бу авылда мөселман зираты да, XVIII гасырда төзелгән мәчет тә бар. Бүген авылда 30 гаилә яши, шуларның дүртесе – татар гаиләсе.