12-14 ноябрьдә Казанда "Акыл фабрикасы" белем бирү форумы уза. Аны татар телендә белем бирүгә юнәлдерелгән "Ачык университет" проекты оештыра. Чара берничә мәйданчыкта уза: IT һәм татар проектлары, заманча мәгариф, маркетинг һәм этномәдәни проектларны үстерү, мәдәният һәм урбанистика. Форум кысаларында лекцияләр, остаханәләр, кейсларны чишү, бәхәсләр һәм воркшоплар каралган.
12 ноябрь көнне "IT һәм татар проектлары" форумы узды. Чараны оештыручыларның берсе Райнур Хәсәнов мондый чара уздыру идеясе күптән туган иде диде. "Гомумән, татар теле һәм IT өлкәләрен берләштергән мәйданчык кирәк дип уйладык, башта һакатон оештырмакчы идек, ләкин бу эшне безгә кадәр оештырып өлгергәннәр. Шуңа мондый форум кысаларында җыелырга булдык", дип сөйләде ул Азатлыкка.
Пандемия чикләүләрен исәпкә алып, залга күпләп кеше җыю максаты куелмады, күпчелек кеше чараны онлайн карый алыр дигән карар кабул ителде. Катнашучылар арасында IT белгечләре дә, татар теле язмышына битараф булмаучылар да булды. "Максат – татар телле IT community (җәмгыять) булдыру. Алга таба да мондый очрашулар үткәрергә, платформа, бәлки, фонд булдыру теләге дә бар. Татар телендә күбрәк кызыклы һәм нәтиҗәле продуктлар булдырасы килә", дип белдерде Хәсәнов.
Азатлык "IT һәм татар проектлары" форумы чыгышларын тыңлап, укучыларына иң кызыклы 5 фикерне тәкъдим итә.
1. Дөнья дигитальләштерелә, татар теле ресурслар ягыннан чикле
Дөньяда бөтен нәрсә дигитальләштерелә. Шул исәптән тел дә. Татар теле технологик ресурслар ягыннан әлегә чикләнгән. Телне дигитальләштерүдә төп (база) һәм югары дәрәҗәләр бар дип карала. Төп дәрәҗәгә текстны компьютерга кертү, документларны бастырып чыгару һәм сканлау, шул телдә төрле програмнарны куллану һәм башка мөмкинлекләр керә. Югары дәрәҗәгә исә телгә өйрәтүнең төрле заманча чаралары, шул телдә техника белән аралашу ("акыллы йорт" мисалы), телне фәнни дәрәҗәдә тикшерү кебек мөмкинлекләр карый.
Смартфонда татарча язышу, китап уку, татарча видеолар карау гына хәзер кәнәгатьләндерми
Татар телен дигитальләштерүдә төп дәрәҗә тәэмин ителсә дә, югары дәрәҗәгә әлегә ирешелмәгән. Димәк, ресурслар ягыннан татар теле әлегә чикләнгән. Смартфонда татарча язышу, китап уку, татарча видеолар карау гына инде канәгатьләндерми. Хәзерге технологияләр һәм җиһазлар ярдәмендә кеше күпкә алдынгырак, катлаулырак мәсьәләләрне чишә ала. Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты нәкъ шуңа багышланган проектларны башкара: татар теленең гомум корпусы, машина тәрҗемәсе, сөйләм технологияләре һәм башкалар.
Без хәзер глобаль дигиталь мохиттә яшибез. Татар теле дә шул мохиттә яши, үсә яки артка тәгәри. Мәгълүмат күләме бик тиз арта, бу инде контрольсез процесс. Контентның зур өлеше хәзер автоматик рәвештә генерацияләнә, кайбер сайтларда хәзер гади текстлар машина тарафыннан языла. Бу башка телләрдә бар икән, татар телендә дә булырга тиеш. Автоматик синхрон тәрҗемәләр барлыкка килә, аудиолар текстка әйләнә, һәм киресенчә, сөйләм текстка әйләнә – тел хәзер башкача, "гибридлы" кулланыла.
Татарлар элек үз мохитендә яшәсә, хәзер барысы да зур глобаль мохиттә яши
Бу процессларның милли теләргә йогынтысы ике яклы: бер яктан, милли телгә зур глобаль дигиталь дөньяда яшәп калу авыр, караулар саны зур роль уйный. Татарлар элек үз мохитендә яшәсә, шул рәвешле исән кала алган булса, хәзер мондый аерым мохит юк, барысы да зур глобаль мохиттә яши, мондый мохиттә югалып калу күпкә җиңелрәк. Икенче яктан, бу дигиталь мөмкинлекләрне телне саклау һәм үстерү өчен куллану кулай, аларны кулланырга гына кирәк.
Булат Хәкимов, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты, Казан федераль университеты хезмәткәре чыгышыннан
2. Татар телен киберкиңлектә үстерү кирәк
Глобализация, информацион технологияләрнең тормышның бөтен өлкәләренә үтеп керүе, ясалма интеллект үсеш кичергән чорда туган телләрне, аерым алганда, татар телен ничек саклап һәм үстереп була? Моның юлы бер генә: аны киберкиңлектә үстерү, телнең "сөйкемлелеген" арттыру кирәк.
Татар теле яңа технологияләр һәм ясалма интеллект теле була алса, бу тел үсешен тәэмин итәчәк
Татар теле мәгълүмат туплау, алмашу теле булырга тиеш. Татар телендә текстлар, медиа, төрле ресурслар һәм контент күп һәм җитәрлек булырга тиеш. Компьютерның төрле системнар белән дә татарча "аралашырга" сәләтле булуы кирәк. Татар теле яңа технологияләр һәм мәгълүматны эшкәртү системнары теле булса, ул ясалма интеллект теле була алса, бу татар теле үсешен тәэмин итәчәк.
Бу эшне 1990нчы елларда Казан университетында эшләгән теоретик кибернетика кафедрасы башлап җибәрде. Аннары эшне Казан университеты һәм Фәннәр академиясе каршындагы Ясалма интеллект проблемнары лабораториясе дәвам итте, хәзер Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты алып бара. Башкарылган эшләр арасында татар теле өчен драйверлар, операцион системнарны татарчалаштыру, ABBYY продуктларын татарча әзерләүне атап була. Информацион технологияләр өчен татарча терминнар базасы да булдырылды. Алга таба да бу юнәлешләрне үстерү, татар телен киберкиңлектә яшәтү мөһим.
Җәүдәт Сөләйманов, академик, техник фәннәр докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының фәнни җитәкчесе, Казан федераль университеты профессоры чыгышыннан
3. Интернетта татарча күбрәк җырларны эзлиләр, татар теле "цитат" буларак кына еш кулланыла
2020 елда галим Булат Хәкимов Казан университеты студентлары белән "Интернетта татарча эзләүләр ешлыгы" дигән тикшеренү үткәрделәр. Нәтиҗәсе шулайрак:
- Иң еш эзләнгән темалар: концертлар, башкаручылар, фильмнар, ТВ програмнары, телеканаллар, радиолар, бәйрәмнәр, котлаулар (туган көннәр), уку-мәктәп, дин.
- Икенче урындагы темалар: төшләр (юрау), йолдызнамә, рецептлар, ризык-ашамлыклар, әдәбият-шигырьләр (мәктәп програмына бәйле булганнары).
- Сирәк эзләнә торган темалар: сәламәтлек, табигать, хайваннар, үсемлекләр, социаль челтәрләр, сәяхәтләр.
- Бик сирәк темалар: һава торышы, торак, автомобиль, финанслар, ремонт, җиһазлар.
Тикшеренү нәтиҗәсендә орфографик хаталар күплеге ачыкланды, кешеләр урыс хәрефләрен генә кулланып язалар. Татар теле еш кына "цитат" буларак кына кулланыла, мәсәлән, "слушать ...", "смотреть ..." кебек сүзтезмә язып, татар җырларын, клипларын эзлиләр. Нәтиҗә буларак, эзләү технологияләрендә, платформаларда татар теле исәпкә алынмый булып чыга. Ахыр чиктә, татар теле дигиталь мохиттән кысрыклап чыгарыла.
Булат Хәкимов, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты, Казан федераль университеты хезмәткәре чыгышыннан
4. Тел сүзлекләрдә барыбер сакланачак, ул кулланылсын өчен аны үстерү кирәк
Татар телен саклау турында сүз йөртү бик үк дөрес түгел, музейларда экспонатлар сакланган кебек, татар теле дә сүзлекләр, интернеттагы документлар ярдәмендә саклана. Тик тел кулланылсын, сөйләмдә яшәсен һәм киләчәк буыннарны да кызыксындырсын өчен аны үстерү турында сөйләргә, фикер йөртергә кирәк.
Дөнья дәрәҗәсендә Big data, белем бирү аналитикасы ысулларын да җәлеп итү мөһим
Татар телен үстерү өчен заманча тел өйрәтү кушымталарын, програмнарын булдыру мөһим. Алар күпмедер бар, ләкин бөтен заманча ысуллар куллана торган, персональләштерү, дигитальләштерү өстенлекләрен кулланган кушымталар юк диярлек. Дөнья дәрәҗәсендә Big data, белем бирү аналитикасы ысулларын да җәлеп итү мөһим.
Тел өйрәнү кушымталарын эшләү өчен зур финанслар кирәк, аларның дөнья күләмендә эшләп килгән кушымталар белән конкуренция мөмкинлеге дә шактый чикле. Бу проблемны чишүдә инде эшләп килгән танылган кушымталарга татар телен өстәү ярдәм итә ала. Мисал өчен, тел өйрәнүдә иң популяр кушымталарның берсе булган Duolingo платформасында үз телеңнең җәмгыятен булдырып, билгеле бер шартларны үтәп, ул телне өстәү мөмкинлегенә ирешеп була. Бу очракта сыйфат та аксамаячак, зур финанслар да таләп ителмәячәк.
Интернетта татар телен саклауга багышланган бәхәстән фикерләр
"Әйдә! Online" проекты
Азатлык радиосы 2018 елдан бирле татар телен өйрәнүчеләр өчен "Әйдә! Online" проектын алып бара.
Проект кысаларында татар телен башлангыч дәрәҗәдән өйрәнү, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби текстлар, грамматика дәресләре, файдалы материаллар, сынаулар һәм уеннар һәм башка кызыклы контент тәкъдим ителә.
Бу материаллар социаль челтәрләрдә таратыла: Вконтакте, Telegram, Instagram, Тикток һәм Instagram.
5. Татар теле үсеше өчен автоматик тәрҗемә, телне тану кебек проектларны үстерү кирәк
Глобаль дигиталь дөньяда татар теленең саклануы һәм үсеше турында сүз йөртәбез икән, ясалма интеллект, автоматик тәрҗемә, сөйләмне тану кебек технологияләр һәм проектларны актив алып бару кирәк. Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты бу эшне алып бара, аерым алганда Tatsoft машина тәрҗемәсе, татар сөйләм корпусы кебек проектлар башкарыла.
Татар телендә ясалма интеллект, машина өйрәнүе технологияләрен үстерү кирәк
Бу юнәлешне үстерү өчен алга таба ниләр кирәк? Тел үсеше өчен төрле өлкә белгечләре хезмәттәшлеге мөһим, IT-белгечләр белән тел белгечләре, башка галимнәрнең бергә эшләве кирәк. Татар телендә ясалма интеллект, машина өйрәнүе технологияләрен үстерү кирәк. Төрле аудиториягә юнәлгән продуктлар булдыру да мөһим.
Хәзерге вакытта Гамәли семиотика институты татарча сөйләмне сыйфатлы дәрәҗәдә тану өчен краудсорсинг проектын алып бара. Телеграмда @TatarVoiceBot дип аталган бот эшли, анда язылган текстны татарча әйтеп җибәрү тәкъдим ителә. Бу эшкә теләк белдерүчеләр катнаша ала, төрле кешеләр тавышы белән әйтелгән фразалар күбрәк булган саен, програм татар телен яхшырак аңлаячак. Хәзерге вакытта 10 сәгатькә якын материал яздырылган, галимнәр 500 сәгатьне максат итеп тота.
Булат Хәкимов, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты, Казан федераль университеты хезмәткәре чыгышыннан
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!