Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кызларны фәнгә кызыксындырып үстерү җитми"


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татар галимәләре ничәү? Мондый статистика юк, әмма аларның күпчелеге һуманитар фән өлкәсендә хезмәт итә. Без бүген берничәсе белән фән өлкәсендә тигезлек, көндәшлек, хатын-кызга караш, мөнәсәбәт нинди булуы турында сөйләштек.

11 февральдә Хатын-кызлар фәндә халыкара көне билгеләнә. Бәйрәм — яңа, аңа 11 генә ел. Бу көн фән өлкәсендә гендер тигезлек булсын өчен булдырыла. Хатын-кызлар фән өлкәсендә казанышка ирешер өчен, аларга да шартлар булдырылырга тиеш дигән максат белән эш ителә. Әмма әлегәчә бу мәсьәләгә элекке караш сакланып кала бирә.

Мәсәлән, 2022 елдагы тикшеренүләргә күрә, һәр икенче галимә ирләр тарафыннан үзенә карата җенси бәйләнүгә дучар булган. XXI гасыр булса да, фәнни тикшеренүләр белән идарә итү — башлыча ирләр кулында. Фән тармагында идарә вазифаларда хатын-кызлар белән ирләрне санаганда хатын-кызлар бик аз. Ясалма фәһем өлкәсендә һәр бишенче галим — хатын-кыз. Бу — 22% дигән сүз. Технология өлкәсендә белгечләргә кытлык булса да, инженер, информатика белемгә ия булучылар арасында кызлар һаман да аз.

Без төрле илләрдә яшәүче татар галимәләре, докторантурада белем алучылар белән аралашып, аларның фән өлкәсендә үзләрен ничек хис итүен, ирләр белән көндәшлеккә чыдау никадәр авыр булуын сораштык. Әлеге хатын-кызлар төрле илләрдә яши, төрле фәнни өлкәләрдә эш итә.

"Фән өлкәсендә сексист карашлар күренми диярлек"

Чулпан Хисмәтова АКШның Дюк университетында эшли, филология фәннәре кандидаты. Психология, педагогика фәннәре юнәлешендә тикшеренүләр алып бара.

Аныңча, фәннәр тармакларында ир-атлар, хатын-кызларның нисбәтләре тәрлечә, чөнки ике гендерның төрле психологик мотивацияләрен да исәпкә алырга кирәк, ә алар төрле, ди ул. Фән белән шөгыльләнү кайда кемгә авыр дигәндә дә Русия белән Американы чагыштыру да читен, чөнки АКШта фәнни тикшеренүләр, эзләнүләрне хатын-кызлар да, ирләр дә гаилә корганчы ук башлый, дип аңлата ул.

Фәнни эшләр белән шөгыльләнергә этәрер өчен, Франциянең Сорбонна университетында белем алучы беренче татар хатын-кызы Сара Шакулова турында да күбрәк белергә, өйрәнергә кирәк. Мине ул канатландыра.

— Статистика буенча АКШта һуманитар, жәмгыять фәннәрендә якынча 70% хатын-кыз эшли, ләкин тарих фәнен яки медианы алсак, монда нишләптер ирләр күбрәк. Минемчә, Русиядә дә шул тирәдер дип чамалыйм. Төгәл фәннәрдә эшләр ничек булганын, статистикасын белмим, бәлки, ирләр күбрәктер анда, — ди ул.

Татар галимәсе АКШта фән өлкәсендә сексист карашлар күренми диярлек ди, әмма Русиядә башка хәлләр күзәтелә ала, ди.

— Хатын-кызлармы, ирләрме — аерма юк; белемең төпле икән, фәнни макаләләрне язарга көчең, теләгең бар икән — ишекләр ачык. Һәрхәлдә АКШта шулай. Галим яки галимәнең фәнни өлешенә карыйлар: кем күбрәк, көчле, сыйфатлы макаләләр яза — шуңа хөрмәт. Русиядә, бәлки, кешеләргә охшарга тырышу, галимнәр белән уртак тел таба алу осталыгы да кирәктер. Шуңа күрә Русиядә хатын-кызларга сексист мөнәсәбәт күбрәктер дип чамалыйм, — ди ул.

Хисмәтова әйтүенчә, һуманитар фәннәр төгәл фәннәрдән финанслау ягыннан калыша. Бу Русиядә дә шулай, көнбатышта да мөнәсәбәт шулайрак. Бу грантларга да, хезмәт хакларына да карый. АКШта хатын-кыз галимәме, ирме — аермасы юк: бер үк дәрәҗәдәге исеме бар икән, алар бер үк хезмәт хакын алачак.

Чулпан Хисмәтова татар хатын-кызларына күбрәк фәннәрдә үзләрен күрсәтүләре кирәк дип саный. Кайсы тармакта булуы мөһим түгел, фәндә татарлар үз урыннарын алырга, кызыклы фикерләр, ачышлар белән чыгыш ясарга курыкмасыннар иде, ди ул.

— Татар хатын-кызларының фәнгә кызыксынуы, амбициясе, мотивациясе булса, алар, минемчә, фән дөньясында мөһим ачышлар ясый алачак. Бездә кызларны фәнгә кызыксындырып үстертү җитеп бетми. Галимәләр күбрәк булырга тиеш. Алар үз көчләрен аңлап, жәмгыятькә файда китерергә тиеш дип үссәләр, бу һәр яклап отышлы булачак — милләткә дә, җәмгыятькә дә, — ди ул. — Фәнни эшләр белән шөгыльләнергә этәрер өчен, Франциянең Сорбонна университетында белем алучы беренче татар хатын-кызы Сара Шакулова турында да күбрәк белергә, өйрәнергә кирәк. Мине ул канатландыра. Әнием математик булгач, аның да үрнәге миңа нык тәэсир ясады.

Казанда аспирантурада укыганда, профессор Роза Гали кызы Мөхәммәтдинова белән тыгыз аралаштым. Тирән кереп тикшерергә, анализ ясарга ул өйрәтте.

Хәзерге вакытта психология, психолингвистика фәннәре юнәлешендә татар галимәләрен, кызганыч, әйтә алмыйм. АКШта, мәсәлән, Барбара Фредриксен, Лера Бородски, Элен Биалсток кебек галимәләргә сокланып эш итәм.

"Хатын-кызга күбрәк тырышырга туры килә"

Америкада туган Мәрьям Рамазанова Калифорния университетында докторантурада укый. Тарихны өйрәнә. Советлар берлеге вакытында кече халыкларның тарихын тикшерә.

Ул да тарих фәне ни өчендер ирләр фәне булып санала дип сөйли, әмма соңгы вакытта докторантурага хатын-кызлар үзләре дә килә, аларны алырга да тырышалар, ди. Әмма хатын-кызларга — ирләр белән чагыштырганда — фән белән шөгыльләнү авыррак дип саный ул.

Менә аларның күзләрендә "хатыннар тарих фәне белән шөгыльләнәме инде, әле җитмәсә яулыктан!" дигән сүзләрне укырга мөмкин

— Минем гаиләм юк, балалар карамыйм. Әмма, мәсәлән, алар була икән — фән белән түгел, гаилә белән шөгыльләнергә тиеш булачакмын. Бер ел академик ял алсам да мине, мәсәлән, ир-ат галим тикшеренүләрдә узып китә ала. Мондый күренеш бар. Шуңа мин гаиләле, балалы булып фәнни тикшеренүләр алып барган хатын-кызлар бик батыр дип саныйм, — ди ул. — Элегрәк АКШта да элемтәләр күп нәрсәгә юл ача иде. Ирләр үзара таныша, кемдер кемгәдер ярдәм итә ала. Шуңа да тарих фәне арасында профессура арасында ирләр күбрәк түгелме икән дигән шик туа. Шуңа хатын-кызга уникаль белемгә ия булу өчен, күбрәк тырышырга туры килә.

Мин АКШта хатыннарга һәм ирләргә төрле шартлар булдырылган димим, соңгы вакытта барыбер — тарих фәнен алсак — хатын-кызларны алуга өстенлек бирелә. Урталык, баланс булсын диелә. Русиядә ул яктан авыррак, хатын-кызларга караш башкачарак. Аларга өстен караш та сизелә. Мин, мәсәлән, хатын-кыз буларак та, мөслимә буларак та АКШта үземә тискәре караш сизмим, ә Русиядә син тарихчы ирләр арасында булсаң, әле өстәвенә яулыктан булсаң — изеп карау бар. Аеруча хатын-кызлардан. Мин моны архив, китапханәләрдә сиздем. Анда әле гел өлкән яшьтәге хатыннар эшли, менә аларның күзләрендә "хатыннар тарих фәне белән шөгыльләнәме инде, әле җитмәсә яулыктан!" дигән сүзләрне укырга мөмкин.

Дөнья ачык дип саныйм, стереотиплар бар, аннан әкрен булса да арынырлар дип ышанам.

Менә тарих фәнендә гел ирләр булмасын. Миңа тарих кызык икән, ник мин үземне мәхрүм итәргә тиеш? Бәлки, үземнең тикшеренүләрем белән татар тарихында мөмкин кадәр мөһим ачышлар ясый алырмын. Татарга да, татарлар кызык булган кешеләргә дә — файдага гына ул.

Галимәләр, дөньясын онытып, фәнни хезмәтләр яза алмый

Илсөяр Рәмиева — лингвист, филология фәннәре кандидаты, Истанбулның Йедитәпә университетында эшли. Ул да галимәләргә авыррак туры килә, чөнки фәнне дә, гаиләне дә бергә тарту җиңел түгел ди.

— Хатын-кыз барыбер балаларга өстенлек бирәчәк, мәсәлән, авырып китте ди, бала яки башка мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк ди — ул фәнни хезмәтен туктатып торачак. Димәк, аңа көндәшлеккә чыдау авыррак. Аның аннан башка да фәнгә кагылмаган мең дә бер төрле мәшәкате бар. Ул ябылып, дөньясын онытып, фәнни хезмәтләр яза алмый. Ирләр аны эшли ала, — дип сөйли ул. — Авыр, әмма булдыра алырлык мәсьәлә. Төркиядәге татар галимәләрен генә алсак та, алар башлыча тюркология өлкәсендә эш итә, үз тырышлыклары белән фәндә үз исемен булдыручылар.

Соңгы елларда, минем күзәтүләргә караганда, кызлар моңа кадәр ирләр генә була торган өлкәләрне сайлый

Төркия белән Татарстанны чагыштырсак, мәсәлән, филология өлкәсендә күпчелек — хатын-кызлар. Галимәләр дә күп, студентларны да алсак, шул ук филология, педагогика фәннәрен алсак — гел кызлар керә бит укырга. Төркиядә исә ирләр дә бик күп. Һуманитар фәннәр өлкәсендә ирләр дә, хатыннар да шактый. Студентлар, аспирантлар да. Бу — минем күзәтүләрем.

Төркиядә хатын-кыз галимәләргә мөнәсәбәт әйбәт, алар тигез шартларда эшли. Бер-берсенә юл бирмәү, ирләрне генә күтәрү, хатыннарны аеру юк. Һәрхәлдә мин аның белән очрашканым булмады.

Мин — өч кыз әнисе. Соңгы елларда, минем күзәтүләргә караганда, кызлар моңа кадәр ирләр генә була торган өлкәләрне сайлый. Бу фән өлкәсендә дә күзәтелә. Физика, астрофизика, химия, математика, инженерия... Кызлар бу өлкәләрдә фәнни тикшеренүләр белән кызыксына. Алар фәнни ачышлар ясарга хыялланып, җиң сызганып эшли. Өлкән кызым — инженер. Икенче кызым икътисад белеме алды. Хатын-кызлар безнең буын белән чагыштырганда кыюрак, алар төрле өлкәләрдә үзләрен сынап, урыннарын эзли.

Галимәләр бер-берсен дошман итеп күрми

Гүзәл Йосыпова — социология фәннәре кандидаты. Ул Русиядә дә, Европада да фән белән шөгыльләнде. Европада хатын-кыз галимәләр бер-берсенә нык булыша, бу исә Русиядә күзәтелмәде, ди.

"Үзеңне ирләр кебек тот" дип киңәш итәләр

— Галимәләр арасында апалы-сеңелле мөнәсәбәтләр барлыгын Европада гына күрдем. Ярдәм итәләр, аңлаталар, сиңа уңайлы булсын өчен дөрес киңәш бирәләр. Фән дөньясында мондый хәл булуын мин белмәдем дә, күргәнем дә, ишеткәнем дә булмады. Русиядә барысы да — ирләр дә, хатын-кызлар да — бер-берсенә көндәш.

Әмма фәнни өлкәдә уңышка ирешү Европада да кыен. Барыбер абруйлы сүзне әйтүче, соңгы ноктаны кую ирләргә бирелә. Ирләр күбрәк ышаныч тудыра дигән хис кала. Хатын-кыз табигате белән — бик шикләнүчән, белсә дә — "моны тагын тикшерергә кирәк" дип уйлый. Ирләр үзләренә, әйткән сүзләренә ышана. Шуңа да эшкә урнашкандамы, ниндидер сынаулар узгандамы миңа: "Үзеңне ирләр кебек тот" дип киңәш итәләр.

Русиядә хатын-кызлар — фәнни эш язасыңмы син, аны якларга тиешсеңме — бала туса, эшең туктап кала. Европада, мәсәлән, гаиләдә бала туа икән — ир кеше дә декрет ялын алырга тиеш. Бу — хатын-кыз да үз эшен алып барырга тиеш дигән караш; ир генә түгел, хатын-кыз теләсә, аңа да карьера буенча үсәр өчен шартлар тудырылырга тиеш дип санала. Русиядә декрет ялына китүче ирләрне беләсезме? Булса да — бик сирәктер.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG