21 февраль — ЮНЕСКО тарафыннан билгеләнгән Халыкара туган телләр көне. Бу көн дөньяда туган телләрнең әһәмиятен һәм саклау кирәклеген хәтерләтү өчен кертелгән.
Нейрочелтәр язган нәрсәгә 100% ышанырга ярамый, барыбер тикшерергә кирәк
Соңгы берничә елларда дөньяда барлык телләргә тәэсир иткән мөһим фактор — ясалма интеллект (фәһем) үсеше. Берничә ел эчендә төрле IT-ширкәтләр бик зур үсеш кичереп, моңарчы әле хыялланып та булмаган дәрәҗәгә җиткән. Бизнес, блогерлар, төрле контент җитештерүчеләр инде даими рәвештә ясалма интеллект продуктларын куллана, бу аларның эшен җиңеләйтә һәм күпкә нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирә.
Бу яктан милли телләр үсеше дә ясалма интеллект хезмәтләренең аларны белү, аңлау һәм куллануга бәйле. Бу хакта моңарчы Азатлык Радиосына күпсанлы белгечләр сөйләгән иде иде.
Ә бүген нинди хезмәтләрдә рәхәтләнеп татар һәм башкорт телләрен кулланып була соң? Аларны ни рәвешле кулланып була? Азатлык Радиосы бу хакта ике IT-белгечтән сорашты. Иминлек сәбәпләре аркасында аларның исемнәрен атый алмыйбыз.
Chat GPT – иң популяр чат-бот
Ясалма интеллект нигезендә эшләүче чат-бот нәрсә ул? Бу — кулланучылар белән текст яисә тавыш ярдәмендә аралаша торган виртуаль ярдәмче. Ул сорауларга җавап бирә, мәгълүмат таба, хезмәтләр күрсәтә, шулай ук кайбер эш процессларын автоматлаштыра. Мондый ботлар кеше телен аңлау һәм өйрәнү сәләтенә ия, шуңа күрә кулланучы белән табигый сөйләшү алып бара ала. Чат-ботлар банк, сәүдә, медицина кебек тармакларда киң кулланыла. Максаты — кешеләргә тиз һәм уңайлы ярдәм күрсәтү.
Иң танылган чат-бот Chat GPT дип атала. Аны АКШның OpenAI дип аталган ширкәте ясады һәм камилләштерүен дәвам итә. Chat GPT йөзләрчә телләрдә эшли, аралаша. Шул исәптән, татар һәм башкорт телләрен дә яхшы белә. Аның милли телләрдә продуктлар булдыруына уңай нәтиҗәсе турында язган идек, мәсәлән, башкортча сөйләшүче "Һомай" акыллы колонкасын булдыруда ул зур роль уйнады.
— 2023 елга кадәр акыллы колонкаларны Яндекс, Google, Apple, Amazon кебек акчалары, ресурслары күп булган ширкәтләр генә булдыра алды. Хәтта аерым дәүләтләре булган казакълар, төрекләр дә моны башкарып чыга алмады, мондый колонканы эшләү элек бик авыр иде. Ләкин 2022 ел ахырында Chat GPT барлыкка килгәч, бу эш бик җиңеләйде һәм тизләнде.
Безнең кечкенә генә стартап булса да, Chat GPT ярдәмендә без шулай ук башкортча акыллы динамикны эшләтә алдык. Күпчелек сорауларга аның аша җавап бирелә. Шул ук вакытта, без бер төркем сорауларга җавапларны үзебез әзерләдек, — дип сөйләгән иде Азатлык Радиосына 2024 ел башында "Һомай"ны уйлап табучы һәм җитәкләүче Айгиз Кунафин.
Ул чакта Chat GPT башкортча инде бик яхшы белә иде. Ә менә татар телендә ул зур авырлык белән сөйләшеп килде, еш кына төрки телгә охшаган "уйдырма телдә" язышты, дип әйтә Азатлык Радиосы белән сөйләшкән IT-белгеч. (Иминлек сәбәпле без аның исемен атамыйбыз.)
Бүген Chat GPT татар телендә бик яхшы сөйләшә, син булдырган хаталарны да төзәтә
— Әмма 2024 елда аның татарчасы яхшырды. Һәр яңа версиясе белән ул камилләшә. Бүген Chat GPT татар телендә бик яхшы сөйләшә, син булдырган хаталарны да төзәтә. Камиллек 100% дип әйтә алмыйм, хаталары да булгалый аның, әмма аны көнкүреш тормышта инде актив кулланып була, һәм күп кеше аны татарча куллана да, — дип сөйләде ул.
Chat GPT һәм башка чат-ботлар куллану очрагында IT-белгеч бер проблем булуын кисәтә. Ул "ясалма интеллект галлюцинациясе" дип атала. Кайчак нейрочелтәрләр уйдырма нәрсәләр яза башлый. Моның сәбәбен нейрочелтәр авторлары да аңлап бетерми һәм аны чишү юлларын эзли. Шуңа нейрочелтәр язган нәрсәгә 100% ышанырга ярамый, барыбер тикшерергә кирәк, ди белгеч.
— Әмма бу ниндидер катлаулы, бәхәсле мәсьәләләрдә килеп чыга. Гади мәгълүмат биргәндә, гадәттә, Chat GPT шактый төгәл җавап бирә, үзенең белемен дәлилли. Шулай да, доклад өчен аны кулланасыз икән — төп фактларны тикшерергә онытмагыз, — дип кисәтә Азатлык Радиосы белән сөйләшкән белгеч.
Татарча һәм башкортча Chat GPTның ни рәвешле сөйләшүен сез үзегез сынап карый аласыз, моның өчен теркәлү генә кирәк, чат-ботның бушлай версиясе бар (бушлай версиядә көненә аны куллану вакыты чикле).
Без исә аның хәтта катлаулы иҗади биремнәрнең ничек ясавын күрсәтергә телибез. Азатлык Радиосының "Әйдә! Online" татар теле порталы аңа шундый бирем биргән: Тукайның "Шүрәле" әкиятен 3 буын вәкиле (бумерлар, миллениаллар һәм зумерлар) исеменнән сөйләп бир. Нәтиҗәсен үзегез укый аласыз:
Иң кызыгы: зумерлар буыны (Z-буыны, шулай дип гадәттә 2000 елдан соң туучыларны атыйлар) мисалында Chat GPT нигездә урыс телен куллана, әз-мәз генә татар сүзләрен кыстыра. Ясалма интеллект яшь буын татарча начар белә дигән ишарәме бу — сорау ачык булып кала.
Башка чат-ботлар
Chat GPT — татар һәм башкорт телләрен яхшы белгән бердәнбер чат-бот түгел. Азатлык Радиосы сөйләшкән белгеч тагын берничә охшаш нейрочелтәрне атады. Без барысына да бертөрле бирем бирдек: Азатлык Радиосы укучыларын Туган телләр көне белән котларга һәм татар теле киләчәген тасвирларга.
- Яндекс GPT — Русиянең Яндекс ширкәте булдырган чат-бот
Күргәнегезчә, чат-бот татарча җөмлә төзелешен һәм гомуми мәгънәне бирә, әмма кайбер сүзләрне уйлап таба яки дөрес кулланмый. Эчтәлек ягыннан да ул күбрәк гомуми сүзләр белән чикләнә, анализ күренми.
- Claude.ai — АКШның Anthropic оешмасының чат-боты
Яндекс белән чагыштырганда, нейрочелтәрнең теле шактый яхшырак, әмма хаталар очрый. Шулай да Claude анализ ягыннан яхшырак эшли, әйтик, милли телләрнең киләчәген сценарийларга бүлеп анализлый.
- Copilot — Microsoft ширкәте чат-боты
Тел ягыннан хаталар күбрәк. Башка нейрочелтәрләрдән аермалы буларак, телләрнең киләчәген төрле өлкәләрдә үсешкә бәйли, тел үсеше өчен конкрет юнәлешләрне билгели.
- Deep Seek — Кытайның күптән түгел чыккан һәм зур игътибар җәлеп иткән нейрочелтәре.
Кайбер хаталар очраса да, югарыдагы нейрочелтәрләрдән (Chat GPTны санамаганда) иң яхшы һәм тулы җавап биргән хезмәт. Тел үсеше өчен мөһим өлкәләрне билгели, киләчәк сценарийларны фаразлый, нәтиҗә ясый.
Шулай да IT белгече нәкъ DeepSeek белән сак булырга киңәш итә. Эш шунда ки, аның коды ябык була торып, ул кулланучыларның шәхси мәгълүматны ничек куллануы билгеле түгел. Шуңа күрә аның белән аралашканда шәхси темалар белән сак булырга, үзең турында мәгълүматны бирмәскә киңәш ителә.
DeepSeek Кытайда уйгырларга карата булган басым кебек темаларны читләтеп уза
DeepSeek хезмәтенең тагын бер аяныч ягы — цензура. Бу аның Кытай тарафыннан эшләвенә бәйле, бу нейрочелтәр Кытайда уйгырларга карата булган басым кебек темаларны читләтеп уза, сәяси мәсьәләләрдә Кытай хакимиятенә якын фикерләрне белдерә. Аның белән эш иткәндә, сәяси тарафдарлык мәсьәләсен дә уйларга кирәк, дип кисәтә Азатлык Радиосы укучыларын белгеч.
Бу нейрочелтәрләрнең барысын да бушлай кулланып була (еш кына тагын да яхшырак эшләсен өчен түләүле вариантлары да бар). Моның өчен теркәлү таләп ителә.
Suno — татарча һәм башкортча җырлар иҗат итү
Татар һәм башкорт телләрендә яхшы эшләүче тагын бер хезмәт Suno дип атала. Ул текст нигезендә җырны иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Моның өчен аңа бары тик текстны һәм җырлау стилен генә тәкъдим итү кирәк. Кирәкле жанрда музыканы да нейрочелтәр үзе уйлап таба, кеше тавышын да үзе симуляцияли.
Бу нейрочелтәрне хәзер блогерлар актив куллана. Социаль челтәрләрдә кече бизнесның кайбер сатып алучылар белән мәзәк язышу видеоларын, бәлки, күргәнегез бардыр. Аларны блогерлар җыр рәвешендә яңгырата, бу җырларны аларга Suno эшләп бирә.
Татар һәм башкорт телләрен Suno таный, әмма әлегә акцент белән җырлый. Азатлык Радиосы сөйләшкән белгеч моны вакытлы проблем дип атый, киләчәктә ул татарча акцентсыз сөйләячәк дип әйтә.
Бу хезмәтне дә сезнең өчен сынап карарга булдык. Башта без Chat GPTдан татарча һәм башкортча туган телләр турында җыр язарга сорадык. Шуннан соң аны Sunoга биреп, җыр яңгыратуны куштык.
Нейрочелтәр ясаган җырларны бүген Азатлык Радиосының Telegram-каналында тыңлый аласыз.
***
Сөйләшү азагында Азатлык Радиосы сөйләшкән белгеч ясалма фәһем продуктларын бүген татарча һәм башкортча да киң кулланып булуын әйтә. Алга таба алар камилләшәчәк кенә, әмма моннан куркырга кирәкми: аларны эшне җиңеләйтү өчен куллана белергә кирәк, ди ул.
Азатлык Радиосы исә алга таба да бу өлкәдәге тәрәкъкыят белән укучыларын таныштыруын дәвам итәчәк.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум