Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәйфелмөлек дастаны (татарский эпос о любви)


Сәйфелмөлек (Сайфульмулюк) – известный фантастический дастан (эпос) о трагической любви. Он восходит по сюжету к арабской "Тысяче и од­ной ночи". Был широко распространён у татар в рукописной, устно-фольклорной и книжной формах. Мы адаптировали и сократили текст, добавили аудио, перевод фраз и тест.

Сәйфелмөлек дастаны
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:50 0:00

Бер патшаның Сәйфелмөлек исемле улы була. Бер көнне Сәйфелмөлек төш күрә. Төшендә аңа патша кызы Сәхибҗамал күренә. Егет Сәхипҗмалга гашыйк була. Ул төшне әтисенә сөйли:

– Мин төштә патша кызы Сәхибҗамалга гашыйк булдым. Дөньяда матуррак кыз юк. Мин аны эзләргә китәм, – ди.

Патша каршы булмый, әмма:

– Балам, кайсы якта икән соң ул Сәхибҗамал? Кайсы патшаның кызы икән ул? – дип борчыла.

Әтисе улын юлга әзерли. Кием, ашамлыклар, кораллар бирә. Шулай ук илле кол солдат та җибәрә. Сәйфелмөлек шулай сәфәргә чыга.

Баралар болар, баралар, кая барганнарын үзләре дә белмиләр. Һәр шәһәргә, һәр авылга керәләр дә:

– Патша кызы Сәхибҗамалны кем белә? Кайда яши икән ул? – дип сорыйлар.

– Без андый патшаның кызын белмибез, ишеткәнебез юк, – диләр аларга.

Сәйфелмөлек өметен өзми. Чүлдән, ком бураны эченнән баралар болар. Илле дөянең яртысы гына кала, илле кешенең яртысы сусызлыктан, эсседән үлә. Авыр юлда ике ел йөриләр. Соңыннан егетнең ике иптәше генә кала. Аннары бер якын дусты гына кала. Аларның ризыклары бетә, киемнәре туза.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
гашыйк була – влюбляется
борчыла – беспокоится
юлга әзерли – готовит в дорогу
Шулай ук илле кол солдат та җибәрә. – Также отправляет пятьдесят наёмных солдатов.
сәфәргә чыга – выходит в дорогу
өметен өзми – не теряет надежду
чүлдән, ком бураны эченнән – по пустыне, песчаной буре
илле дөянең яртысы половина пятидесяти верблюдов
киемнәре туза – одежда изнашивается

Бер көнне болар бер шәһәргә керә. Монда аларны яхшы каршы алалар. Ике дус шунда яши.

Бервакыт шәһәрнең патшасы егетләрне янына чакыра. Патшаның кызы Сәйфелмөлеккә гашыйк булган икән.

– Бу егетне тотыгыз, беркая да җибәрмәгез, мин аңа гашыйк, – дигән патшаның кызы.

Ә патша җеннәр патшасы Зәнки булган. Зәнкинең кызы озын буйлы, ябык, бик ямьсез кыз икән. Сәйфелмөлекне һәм аның дустын аерым бүлмәләргә бикләп куялар. Сәйфелмөлек янына Зәнки патшаның кызын кертәләр. Аның алкалар урынына сарымсаклар, суганнар эленгән, өстендә ямьсез күлмәк киелгән була. Чын җен кызына охшаган була ул.

Кыз Сәйфелмөлекне яратуын әйтә. Әмма егет бирешми.

– Патша кызы булсаң да, мин сине яратмыйм, – ди ул кызга.

Кызның бик ачуы килә. Ул:

– Мин сиңа җәза бирермен. Әтигә әйтәм. Ул чарасын табыр, – дип куркыта.

Патша Сәйфелмөлекне дусты белән караңгы төрмәгә яба.

Әмма дуслар төрмәдән кача. Боларның сәфәрләре дәвам итә. Баралар, баралар һәм ниндидер бер сихри диңгезгә киләләр. Ярда саламнан салынган бер йортта карт яши икән. Ул егетләрне яхшы каршы ала, ашата-эчертә, кая барганнарын сорый.

– Сәхибҗамал кыз турында ишеткәнем юк, – ди карт. – Әмма диңгез төбендә Дию пәрие бар, ул анда бер кызны урлап тота. Җир астына төшә торган бер юл бар. Дию пәрие янына илтәдер ул юл. Менә шунда таба алмассыз микән? – ди ул.

Егет диңгез төбенә төшә. Бер ишек күрә. Ишек артында кемдер ыңгыраша.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
каршы алалар – встречают​
озын буйлы – высокий
алкалар урынына сарымсаклар, суганнар эленгән – вместо серёг висят чеснок, лук
җәза бирермен – накажу
чарасын табыр – найдёт выход, решение
караңгы төрмәгә яба – закрыл в тёмной тюрьме
сихри диңгезгәв таинственное море
ярда саламнан салынган бер йортта – в доме, построенном на берегу из соломы
урлап тота – держит взаперти
җир астына төшә торган – ведущая под землю
ыңгыраша – стонет

Караса – аяк-куллары бәйләнгән, йөзе саргайган бер гүзәл кыз утыра.

– Син кем? Нигә диңгез төбендә болай утырасың? – дип сорый Сәйфелмөлек.

– Минем исемем Мәликә. Унбер яшемдә күлдә коенганда Дию пәрие урлады да су төбендә яшерде. Мине качар дип уйлый. Шуңа чылбырга утырта. Шулай инде сигез ел яшим, – дип сөйли кыз.

Ул Сәхибҗамал кызны да белә икән.

– Без бергә уйнап үстек. Ул патша кызы. Миңа моннан чыгарга кирәк. Сине Сәхибҗамал белән күрештерер идем, – ди ул.

Сәйфелмөлек кызга ярдәм итәргә сүз бирә. Әмма кинәт күк күкрәгәне ишетелә. Дию пәрие кайтып килә икән. Егет тизрәк кача. Качканда аның бер башмагы төшеп кала. Дию аны күрә һәм бик ачулана.

– Бу нинди башмак? Каян алдың моны? Кем дә булса монда килдеме? – дип кычкыра һәм кызның чылбырын ашаганда да ычкындырмый башлый.

Сәйфелмөлек кызга Диюнең җаны кайда икәнен белергә куша. Ничек тә булса Диюне сөйләштерергә кирәк ди ул.

Икенче көнне кыз авыру булып кылана.

– И Дию пәрие, – ди ул. – Мин ничә еллар синдә яшим. Синнән башка беркемем дә юк. Син үлсәң, мин нишләрмен инде, – ди.

– Юк, юк, мин мәңге үлмим, – ди Дию пәрие. – Минем җаным бик еракта. Аңа беркем дә менә алмый.

– И дустым, кайда соң синең җаның?

– Ярар, беркем белмәгән серемне сиңа әйтәм. Минем җаным диңгез төбендә. Анда зур сандык бар. Сандыкта кечкенә сандык. Кечкенә сандыкта күгәрчен. Шул күгәрчен эчендә минем җаным яшерелгән. Аның муенын сындырсалар, минем җаным да үлә.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
йөзе саргайган – лицо пожелтело​
күлдә коенганда – когда в озере купались
су төбендә яшерде – спрятал под водой
чылбырга утырта – сажает на цепь
бергә уйнап үстек – вместе выросли
башмагы төшеп кала – башмак выпал
кем дә булса – кто-нибудь
ашаганда да ычкындырмый башлый – перестаёт освобождать и во время еды
ничек тә булса – как-нибудь
авыру булып кылана – притворяется больным
мәңге үлмим – вечно не умру
җаным яшерелгән – душа (моя) спрятана
муенын сындырсаларесли сломают шею

– Әмма сандыкны диңгез балыгы гына тартып чыгара ала. Ә ул балык Сөләйман балдагын кигән кешене генә тыңлый. Дөньяда андый кеше юк. Ул бер патша кулында йөри. Тик ул аның көче турында белми. Шулай мине беркем дә үтерә алмый, – диде Дию.

Мәликә бик елый.

– И Сәйфелмөлек! Мин моннан мәңге чыга алмыйм. Син дә Сәхибҗамал белән күрешә алмыйсың. Диюнең җанын беркем ала алмый икән! – ди.

Әмма кыз шуны белми: Сөләйман балдагы Сәйфелмөлекнең кулында була. Егет кулын суга тыга да балыкны чакыра. Балыкка сандыкны чыгарырга куша. Балык егетне тыңлый. Сәйфелмөлек сандыкны ача да күгәрченнең муенын бора. Су өсте канга тула. Бу Диюнең каны була. Шулай Сөйфелмөлек Мәликәне дә, шәһәрдә яшәүчеләрне дә коткара.

Сәйфелмөлек, аның дусты һәм Мәликә юлга чыгалар. Өч ай баралар. Ниһаять, Мәликәнең шәһәренә киләләр. Кызның әнисе кайгыдан сукырайган була. Кызын күргәч, аның күзләре бераз күрә башлыйлар. Мәликә белән Сәйфелмөлекнең дусты өйләнешәләр.

Сәйфелмөлек патша кызы Сәхибҗамал белән дә очраша. Әмма кызның атасы аларның туйларына каршы була һәм егетне үтерергә әмер бирә.

Сәйфелмөлекнең үле гәүдәсен күргәч, Сәхибҗамал әти-әнисенә соңгы сүзен әйтә:

– Әти-әни, сез мине үстердегез. Ләкин мине яратмыйсыз икән. Бу минем мәхәббәтем. Ул булмагач, мин дә яшәмим, – ди һәм үзен үзе үтерә.

Әти-әнисе бик үкенәләр, ләкин инде соң була.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
Сөләйман балдагын кигән – надевшего кольцо Соломона​
җанын ала алмый – не может взять его душу
суга тыга – кладёт в воду
муенын бора – сворачивает шею
Су өсте канга тула. – Поверхность воды покрывается
ниһаять – наконец​
кайгыдан сукырайган – ослепла от горя
өйләнешәләр – женятся
каршы була – будет против
үтерергә әмер бирә – даёт приказ убить
үле гәүдәсен – мёртвое тело
үзен үзе үтерә – убивает сама себя
үкенәләр – жалеют

***

Как вам текст эпоса, всё ли понятно? Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Сәйфелмөлек дастаны

Тест: Сәйфелмөлек дастаны

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG